Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Якты кояш кебек иде (Байсар кызы Эльмира Әхмәтхановага багышлана)

Их, бу сагыну-юксынулар, бу сагыш үтәр микән берәр... Үзәкләрне өзеп, бәгырьләрне телеп китеп бардыгыз бит, кызлар... Барыбызны ятим иттегез. Их... Театрга килеп керү белән бүлмәләрне яктыртып, рәхәтләнеп, күз яшьләрен агызып көлә белүче, эчкерсез Эльмирабызның юклыгы сизелә. Ул һәркемгә тигез карый белде. Ярдәмчел, җитез бу ханым янындагы бар кешегә дә йомшаклык,...

Их, бу сагыну-юксынулар, бу сагыш үтәр микән берәр... Үзәкләрне өзеп, бәгырьләрне телеп китеп бардыгыз бит, кызлар... Барыбызны ятим иттегез. Их...
Театрга килеп керү белән бүлмәләрне яктыртып, рәхәтләнеп, күз яшьләрен агызып көлә белүче, эчкерсез Эльмирабызның юклыгы сизелә.
Ул һәркемгә тигез карый белде. Ярдәмчел, җитез бу ханым янындагы бар кешегә дә йомшаклык, назлылык йоктыра сыман иде. Чөнки аның янында күңелгә бер дә начар уйлар, ямьсез фикерләр килми. Якты кояш янында караңгылык юкка чыга сыман. "Әти-әниең ничек тәрбияләделәр сине?" - дип сорый идем мин аннан. Чөнки яхшылык үрнәге итеп күрдек без аны. Һәркайсыбызга мисал итеп куярлык сыйфатлары күп иде бу гади авыл кызының. Татар кызларына гына хас сөйкемлелек, авыл кызларында гына сакланып калган тугрылык бар иде анда.
Кулына тальян гармунны алып, уйнап җибәрсә, дөньяң түгәрәкләнә. Күңелләрем җилкенеп: "Аллага шөкер, менә нинди осталар эшли безнең театрда", - дип куана идем. Күпме туйлар, мәҗлесләр уздырдык без аның белән. Рәхәт иде орчык кебек бөтерелеп торган бу ханымның янда булуы. Ышанычлы, сине беркайчан да кыен хәлдә калдырмасын белеп яшәү үзе бер бәхет иде. Баян уйнап, җырлап җибәрсә, бар да авызына гына карап торалар. Өстәвенә, биюче дә. 40ны узса да, 20 яшьлек кызлардан калышмый, күмәк биюләрдә бии, концертларда теләп катнаша иде.
Вакытсыз гүр иясе булган ире Илдар Әхмәтхановның җирле шагыйрь Азат Мәрдән сүзләренә язган җырлары белән район сәхнәләрендә дә еш чыгыш ясый. Алар иҗатын халыкка таныштыруда да Эльмираның өлеше зур.
36 яшендә ике бала белән тол калган яшь ханымга яшәү өчен көч табарга күпме тырышлык, булганлык кирәк булгандыр. Илдар белән Эльмира театрда табышып кавыштылар. Икесе дә булдыклылар. Йорт, гараж, мунча салып керделәр. Бу эшне озак гомер иткән кешеләр дә булдыра алмый. Эльмираның әти-әнисе Халидә белән Илфак бик төпле, ныклы гаилә булганга, үрнәк алыр кешеләре булды. Энеләре дә Минзәләдә Эльмираларда торып укыдылар. Бу гаиләдә туганлык хисе бик көчле. Берсенә-берсе ярдәм итеп яшәү тәртибе нык, белешеп, йөрешеп кенә яшиләр.
Илдарын югалткач, бар дөнья мәшәкате ишелеп үз өстенә өелде. Нык булды Эльмира, зарланып, кызгандырып, мескенләнеп йөрмәде. Башта шоферлыкка укып, машина алды. Балаларын укытканда әле берәр оешмага ремонтка бара, стена сылый, буйый, мәҗлесләрдә гармун тарта, акча эшләү ягын карый. Нәзек кенә куллары олаеп, каты куллыга әйләнде. Нечкә генә билләре тагын да нәфисләнде, әмма эш авырлыгы аны бөгә алмады, көннән-көн сылуланды гына үзе. Җомга көнгә еш кына иртән тәбикмәк, пироглар пешереп алып килер иде эшкә. Илдарыма хәер булсын, дия иде. Яратты инде Илдарын, "матурым" дип битләреннән сөяр, чәчләреннән сыйпар иде. Сөешеп туймыйча калдылар, бәгырькәйләрем. Дөньяга сөенеп, балаларына куанып яшәп бетерә алмадылар шул. Үкенечле булды гомерләре, фаҗигале.
Эльмира театрда иң тырыш, карусыз артистка булып хәтердә калды. Нинди роль бирсәләр дә, сүзләмәде, нинди эш кушсалар да, холыксызланмады. Тырышып, җиренә җиткереп, җырлый-җырлый башкарып чыгар иде. Әз генә куанычларга да шатланып, бәләкәй генә кызыкка да тәгәрәп китеп рәхәтләнеп көлеп яшәде. Кемнең нинди үтенече бар - аңа йөгерде, беркемгә дә караңгы йөз күрсәтмәде. Ничек шулай түзем була алды икән, дип уйлыйм.
Ул балаларына һава кебек кирәк иде. Ике кызы - ике куанычы, өмете булдылар. Акыллы булып үсеп җиттеләр. Әниләре кебек төпле, булдыклылар. Алсу югары белем алып, эшли, үзе дә ир хатыны хәзер. Сеңлесе Айсылуны да яннарына алдылар. Сеңлесенә ул - әни. Раббым, бәхетләрен, сәламәтлекләрен арттырсаң иде аларның.
Эльмира юл һәлакәтендә харап булгач, аны соңгы юлга озатучыларга, театрларга, тамашачыларга рәхмәтле булды газиз әти-әнисе. Сабырлыклар телибез сезгә, кадерле ата-ана. Үлем үкенечсез булмый. Үкенечләр, күрсәтелмәгән кадер-хөрмәт, тиешенчә түләнмәгән хезмәт, әйтелми калган мактаулар, рәхмәтләр күңелне тырный. Дәү әни булып, онык сөясе калды... Көткән иде бик. Бергәләп 45 яшен уздырган булыр идек, нишләмәк кирәк...
Үкенечләр тулы күз яшьләре аша, өзелеп сагынырга гына калдың, Байсар кызы Эльмира...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев