Актаныш

Якты юлда – якты эз

Ел тәмамланып килгәндә Чаллы каласына танылган язучы, публицист, актив җәмәгать эшлеклесе Ягъсуф ага Шафыйковка Татарстан Фәннәр Академиясенең Мактаулы Академигы исеме бирелүе турындагы күңелле хәбәр килеп иреште. Бу - олуг әдипнең күпьеллык иҗади һәм фәнни хезмәтенә югары бәя, әлбәттә, шул ук вакытта гомер бәйрәме уңаеннан олы бүләк буларак та кабул ителергә...

Ел тәмамланып килгәндә Чаллы каласына танылган язучы, публицист, актив җәмәгать эшлеклесе Ягъсуф ага Шафыйковка Татарстан Фәннәр Академиясенең Мактаулы Академигы исеме бирелүе турындагы күңелле хәбәр килеп иреште. Бу - олуг әдипнең күпьеллык иҗади һәм фәнни хезмәтенә югары бәя, әлбәттә, шул ук вакытта гомер бәйрәме уңаеннан олы бүләк буларак та кабул ителергә тиештер. Чөнки киләсе ел башында аңа 80 яшь тула. Узган тормыш юлына һәм яулаган үрләренә әйләнеп карарга, анализ ясарга, иң мөһиме, үз иҗатын барлап күздән кичерергә менә дигән мөмкинлек. Ә анысы һич тә йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Бу көнгә Ягъсуф ага Шафыйков - татар һәм рус телләрендә бердәй камил иҗат итүче сирәк әдипләребезнең берсе. Хәтта шул җәһәттән аны документаль прозада аерым жанр тудыручы буларак бәяләүчеләр дә бар.

Тынгысыз, эзләнүчән һәм төптән уйлап эш итүчән кеше ул Ягъсуф ага, кайберәүләр кебек юкка-барга ыгы-зыгы килеп, шау-шу куптарып йөрүчеләрдән түгел. Тик менә һич кенә дә тик тормый үзе. Кайчан карама юлда: бүген Казанда булса, иртәгәсен, языласы әсәрләре геройлары эзеннән Ижауга, Уфага яисә Мәскәүгә үк китеп барырга мөмкин. Шулай булмаса, берсеннән-берсе саллы 25 китап яза алыр идемени?! Ә инде төгәллекне, тарихи дөреслекне яратуы күбесенчә документаль әсәрләр тудыруга этәргеч бирә торгандыр, мөгаен. Иң мөһиме: барлык әсәрләрен һәм хезмәтләрен ике телдә бастыра. Бу, совет заманында әдәби тәрҗемә өлкәсендә дан казанган Казан мәктәбе тарихта калган чорда аерата әһәмиятле. Нәкъ шул мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәсендә без, ягъни совет чоры кешеләре - Михаил Шолоховның "Тын Дон"ын, "Күтәрелгән чирәме"н генә түгел, ә бәлки Джек Лондон, Марк Твен, Жюль Верн, Майн Рид, Уэллс Герберт, Роберт Льюс Стивенсон кебек чит ил язучыларының әсәрләрен дә татар телендә укып үскән буын. Хәзер исә андый тәрҗемә турында хыялланырга гына кала. Язучы һәм публицист Ягъсуф Шафыйков үз иҗаты белән шул бушлыкны да күпмедер тутыра бүген.

Язу эшенә Удмуртиянең Сарапул каласында яшәгән вакытта ук керешеп китә ул. 1965 елның март аенда заводның ОТКсында контролер булып эшләгән җиреннән, каләме шактый чарланган штаттан тыш хәбәрче егетне калада нәшер ителүче "Красное Прикамье" газетасына эшкә чакыралар. Вазыйфасы - әдәби хезмәткәр, соңрак - бүлек мөдире. 9 май көнне Ягъсуф Шафыйковның Бөек Ватан сугышында 756 нчы полкның штаб начальнигы булып хезмәт иткән һәм Рейхстагны алуда катнашкан подполковник Волгин турындагы саллы мәкаләсе республиканың "Удмуртская правда" газетасында дөнья күрә. Шахматчылар теле белән әйткәндә, дебюты шактый уңышлы башлана яшь журналистның: бер айдан СССР Журналистлар берлегенә үк кабул итәләр үзен. Анысы бер мәсьәлә. Тагы да мөһимрәге шунда: Петр Прокофьевич яшь журналистка хәрби бер серне ача. Бактың исә, Рейхстагка беренче булып байрак элүчеләр Егоров белән Кантария булмаган, ул батырлыкны кылучылар - бөтенләй башка яугирләр икән. Ә инде аларның берсенең татар булуы гомерлеккә күңеленә сеңеп кала Ягъсуф аганың.

Тагын төгәл бер елдан Рейхстагны штурмлауда катнашкан рота командиры гвардия өлкән лейтенанты Николай Петрович Печорских турындагы язмасы чыккач, республика газетасына ук кодалый башлыйлар танылып килүче каләм әһелен. Тик партиянең кадрлар өчен җаваплы түрәләре өлгеррәк булып чыга: 28 яшьлек Ягъсуф Шафыйковны Министрлар кабинетының Матбугат бүлегенә мөдир итеп куялар. Икътисадчыларның абруе үскән заман: Казан финанс-икътисад интитутына читтән торып укырга керә. Анысы да язмышына язылгандыр: биредә Рәис Беляев белән бер төркемдә булып чыга. Карьерасына сокланырлык: республикадагы теләсә нинди олы җитәкче вазыйфасына үстерелерлек дәрәҗәгә ирешеп килүче өметле яшь кадрларның берсе. Укырга да кара "Волга" белән генә китерәләр ВЛКСМ өлкә комитетының беренче секретарен. Казан дәүләт университетын тәмамлавы гына җитмәгән, инде икътисадчы һөнәрен үзләштерүе икән. Мәгәр эре бәрәңге ашап үсмәгән Аксубай егете, тамырлары Актаныштан булган һәм Удмуртиядә җаваплы урында эшләүче Ягъсуф Шафыйков белән бик тиз уртак тел таба. Соңыннан да аралары суынмый: Рәис Кыям улы Чаллы хуҗасы булып торганда, якташын калага чакырып кайтара, яхшы эш тәкъдим итә.

Кешеләрне язмышлары йөртә дигәннәре хактыр. Менә дигән эшләп йөргән җиреннән ерак Краснодар якларына барып төпләнүен башкача ничек аңлатасың! Мәгәр, кан тартмаса, җан тарта дигән әйтеме дә бар бит әле аның татар милләтендә: үзгәртеп кору җилләре исә башлауга "Татар иле" газетасының һәм бераз соңгарак "Татар-информ" агентлыгының үз хәбәрчесе булып эшли башлый Ягъсуф ага. Әмма туган төбәккә таба беренче адымын ясау белән чикләнми, егерменче гасыр тәмамланып килгәндә Чаллыга ук кайтып урнаша. Биредә инде иҗат офыклары тагы да киңәя. Нәкъ менә җитди басмаларда үз хәбәрче вазыйфаларын башкарган чорда үр арты үр яулый ул. Әүвәл "Мин бер могҗиза беләм" дигән китабы белән бик күпләрнең шул исәптән дин әһеләренең ихтирамын казана. Аннан, үзенә кадәр республикадагы бер журналист белән дә әңгәмә кормаган Фикрәт Табеевның ышанычын яулый, күпләрне гаҗәпләндереп һәм көнләштереп, ике дистә елга якын Татарстан "хуҗасы" булып торган олуг шәхес турындагы саллы язмасын республиканың төп басмалары "Ватаным Татарстан" белән "Республика Татарстан" газеталарында бастыра. Аннан инде, республиканы индустриаль сәнәгать үзәгенә әйләндерүгә саллы өлеш керткән Табеев турында гаҗәеп дәрәҗәдә җылы, белеп һәм бик ныклап эзләнеп язылган хезмәте туа. Бу исә аларның арасын тагы да якынайта төшә, танышлыклары олы дуслыкка әйләнә. Шул дуслык Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабинетына сукмак салырга да ярдәм итә.

Башкортстанны да чит итми Ягъсуф ага: аның республика башлыгы Мортаза Рәхимов белән интервью эшләве киң яңгыраш ала, әңгәмә ике республикадагы матбугат чараларында кат-кат басылып чыга. Калатасы районында Мәскәү мэры Лужковның әнисе яшәгән авылны эзләп табуы һәм зур мәкалә язып бастыруы да зур вакыйга буларак кабул ителә. Иң мөһиме, күптәнге хыялын тормышка ашыра: кат-кат Гази Заһитов авылына бара, каһарман милләттәшебез турында материал туплый. Әлбәттә, аның белән генә чикләнми: Саклану министрлыгының төп архивы урнашкан Подольск каласында эзләнүләр алып баруы үзе бер могҗизага тиң. Шул җитди эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, милләттәшебез Гази Заһитв турында моңарчы күрелмәгән саллы документаль әсәр туа. Геройның сугышта күрсәткән батырлыкларын җентекләп бәян иткән Ягъсуф ага ярты юлда туктап кала торган кешеләрдән түгел: инде ул Гази Заһитовка Россия Герое исемен бирү өчен зур тырышлык сала, үз тәкъдимен нигезләп Татарстан һәм Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр юллый. Шунысын да ассызыклыйк: нәкъ менә Ягъсуф Шафыйков тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән Кзанның бер урамы 2005 елдан алып, легендар шәхес Гази Заһитов исемен йөртә.

Реклама

Рәсемдә: Ягъсуф ага Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән легендар шәхес Фикрәт Табеев янәшәсендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: