Актаныш

Якыннары хакына...

Районда өлкәннәр декадасы бара. Бар җирдә өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтелә. Гаиләләрендә кадер-хөрмәттә, балаларының күңел җылысын тоеп яшәүче әби-бабайлар белән рәттән, үзләре кемнедер кайгыртып яшәүче өлкәннәребез дә юк түгел. Әлеге язмабызда районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова белән соңгылары хакында сөйләштек. - Безнең бүлектә төрле сәбәпләр аркасында ятим һәм караучысыз...

Районда өлкәннәр декадасы бара. Бар җирдә өлкәннәребезгә хөрмәт күрсәтелә. Гаиләләрендә кадер-хөрмәттә, балаларының күңел җылысын тоеп яшәүче әби-бабайлар белән рәттән, үзләре кемнедер кайгыртып яшәүче өлкәннәребез дә юк түгел. Әлеге язмабызда районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова белән соңгылары хакында сөйләштек.
- Безнең бүлектә төрле сәбәпләр аркасында ятим һәм караучысыз калган 38 бала исәптә тора. Аларны 24 опекун тәрбияли. Бу балаларның кайберләренең әти-әниләре вафат булган, кайберләренеке ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 5 баланы әти-әнисенең ризалыгы белән опекуннар карый.
- Язмыш сынаулары алдында калган мондый балаларга опекун булу өчен иң беренче чиратта кемнәрне тәкъдим итәсез?
- Әгәр дә яшьләре һәм сәламәтлекләре рөхсәт итә икән, иң беренче чиратта, әби-бабаларына мөрәҗәгать итәбез. Алар риза булмаса, туганнарын эзлибез. Шунысы сөендерә: чарасызлык алдында калган балаларны карау өчен күбрәк әби-бабалары риза була, хәтта кайберләре шушындый хәл, оныгымны карауга үзем алыныйм әле, дип киләләр.
- Өлкән кешенең үзенә кадер-хөрмәт, игътибар кирәк. Ә опекун әби-бабайлар өлкәнәйгән көннәрендә оныкларын, туганнарының балаларын кайгыртып, алар өчен борчылып гомер итә. Сезнең опекуннар арасында да андыйлар күпме?
- Аллага шөкер, андыйлар бик күп. Алар чын күңелләрен биреп, оныкларын, туганнарының балаларын тәрбиялиләр. Үзләре белән аралашу дәверендә минем алар тарафыннан зарлану сүзләре ишеткәнем булмады. Югыйсә, бала тәрбияләгәндә нинди генә проблемалар килеп тумый бит. Балаларга бирелә торган пособие генә ул балаларны тәрбияләргә җитми. Бу опекуннар үзләренең дә пенсияләрен куша-куша, аларны аякка бастырырга тырышып гомер итәләр.
- Үзләре белән якыннанрак танышсак...
- Өлкән яшьтәге опекуннар арасыннан Халисә Гикраминаны, Җәмилә Шәйгәрдәнованы, Гөлсәния Шәйхетдинованы, Нәсимә Җәмилованы, Сафия Әхмәтшинаны, Дәнифә Идрисова, Татьяна Юргинаны әйтеп үтәм. Мин алар белән һәрдаим аралашып яшим. Өйләренә барам. "Хәлләрегез ничек", - дип сорагач, алар һәрвакыт: "Әйбәт, Аллага шөкер", - дип җавап бирәләр.
- Сезнең опека бүлегендә суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип табылган гражданнар да исәптә тора. Аларны да опекуннар тәрбияли бит.
- Әйе, әлеге төргә кергән 86 кеше бездә исәптә тора. Аларны 84 опекун тәрбияли. Шундый апалар бар: алар 18 яшьләре тулып киткән, зур яшьтәге, үзләренең эшләгән гамәлләренә хисап бирми торган гражданнарны тәрбиялиләр. Бу опекуннар арасында үз балаларын караучылар да, туганнарын тәрбияләүчеләр дә, чит кешене караучылар да бар. Кайберләре икешәр шундый авыру бала карый. Әлеге опекуннарга хөкүмәт тарафыннан бернинди дә өстәмә акчалар түләнми. Алар бары тик авыруга билгеләнгән пенсияләрне генә ала алалар һәм ел ахырында ул акчаларны кайда тотканлыклары хакында безгә хисап бирәләр. Суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип табылган авыруларны караучыларга аеруча кыен. Аларның бер генә тыныч йоклаган төннәре дә юктыр, мөгаен. Бу авыруларны калдырып алар бер җиргә дә бара алмыйлар. Һәрвакыт күз-колак булып, кайгыртып яшиләр.
- Глүзә Нурлыгаяновна, өлкәннәр декадасы барышында әйтер теләкләрегез...
- Хуҗалык, җирлек, оешма-предприятие җитәкчеләре өлкәннәр, инвалидлар декадалары барышында опекуннарны да игътибардан читтә калдырмасыннар иде. Баргач, кереп хәлегезне белүче булдымы дип сорагач, юк, керүче дә булмады, диләр. Аларга әллә ни күп кирәкми, бер кап чәй белән хәлләрен белеп чыксалар да, күңелләре була. Ә гомумән, барлык өлкәннәргә теләгем - бала кайгылары күрмәсеннәр һәм безнең опекуннар хәлендә калып, ятим һәм караучысыз калган оныкларын карарга язмасын. Үзләрен генә карап, балалары, оныклары хөрмәтендә яшәсеннәр иде. Сау-сәламәт булсыннар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: