Актаныш

Ял итү өчен яшеллек зоналары булдырыла

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәгънә ягыннан да, мәйданы буенча да киң масштаблы программа гамәлгә куела. Ул халыкка ачык һавада күңелле ял итү урыннары булдыруны күздә тотып планлаштырылды. Республика лидерының әлеге тәкъдимен кешеләрнең культуралы ялын яңача формалаштыру дип кабул итәргә...

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәгънә ягыннан да, мәйданы буенча да киң масштаблы программа гамәлгә куела. Ул халыкка ачык һавада күңелле ял итү урыннары булдыруны күздә тотып планлаштырылды.
Республика лидерының әлеге тәкъдимен кешеләрнең культуралы ялын яңача формалаштыру дип кабул итәргә кирәк. Чөнки яңартылган, яки яңадан төзелгән паркларга, ял итү урыннарына килүчеләр аннан җаннарына рәхәтлек алып, тирә-якның матурлыгына сокланырлык, саф һавада ял итәрлек мөмкинлекләр тудыруга басым ясала. Яшеллек кочагына сыенган җәмәгать урыннарында кешеләргә уңайлы да, күңелле дә булырга тиеш. Табигать кочагында ял итүне шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге уңайлы атрибутлар белән берләштереп, яшәү урыннарына якынайту нәрсә бирәчәк соң? Әлбәттә, җирлек кешеләренең яшеллек, чәчәклек, фонтан яннарында ял итүләре, беренчедән, рухи азык бирсә, икенчедән, яшел зонада иҗтимагый тормышның яңа учагы тергезелә.
Быелның мартында Рөстәм Миңнеханов республика башкаласының паркларында төзекләндерү проектлары белән танышты. Әлеге идеяләрне яклап чыкты, ләкин реконструкция эшләре башланганчы, иң әүвәл, халыкның фикерен тыңларга кушты. Җәмәгать тыңлаулары башланып китте.
2015 елда 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга республика район шәһәрләренә һәм районнарына бюджеттан 1 миллиард сум акча бүлеп бирә. 800 гектар мәйданда яңа яшел зоналар булдыруга, яки элеккеләрен төзекләндерүгә йөз тотыла.
Җәмәгать тыңлаулары безнең районда да уздырылды. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә район халкының фикере тыңланды. Игътибарга паркларны яңарту проекты тәкъдим ителде. Шуның нигезендә Актаныштагы Җиңү паркында, тәүгеләрдән булып, колачлы яңарту-төзекләндерү эшләре башланып китте.
- Актанышта, район авылларында өмәләрне ел дәвамында оештырабыз. Оешмалар актив катнашалар, шуңа күрә безнең җирлегебез матур, чиста; моның өчен район халкына рәхмәтлебез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов.
- Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районыбыз үзәге һәм авылларыбыз зур әзерлек белән килделәр. Җиңү паркында яңа брусчаткалар җәелде, стеналар гранит белән тышланды, яңа хәрби техника кайтартылды, ветераннар белән бергә исемле агачлар утыртылды, мәңгелек ут, билгесез солдат һәйкәле икенчегә алыштырылды. Тыл һәм хезмәт ветераннарына багышланган монумент куелды. Бу паркта реконструкция ясала башлаганчы үзебезнең сугыш һәм хезмәт ветераннарын, халык активын җыеп, башта киңәшләштек. Төрле-төрле вариантлар тәкъдим иттек. Казаннан дизайнерлар чакырдык. Алар үзләренең эскизлары белән таныштырдылар.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында 14 авылда яңа монументлар төзелде, һәйкәлләр төзекләндерелде. Моңа бюджеттан акча бирелмәде. Халыктан, шушы җирлек эшмәкәрләреннән, якташлардан, иганәчеләрдән җыелган финанс ярдәмендә һәйкәлләр куелды, скверлар ясалды, агачлар утыртылды.
Илнар Фәттахов ярдәм кулы сузган, үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәтле булуын белдерде.
Нурулла Нурлыев, район ветераннар оешмасы җитәкчесе:
- Районыбыз халкы элек-электән табигатьне саклауга, Актанышны һәм авылларны матурлауга һәрвакыт игътибар бирә. Бу эштә бөтен халык катнаша. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, мәктәп укучылары да. Шуңа күрә кайлардан гына килмәсеннәр, Актанышның матурлыгын мактап сөйли. Быел да без район үзәгендәге ветераннар йорты янында парк булдырырга уйладык. Актаныш үзәге ветераннары көче белән анда агачлар утырттык. Үзебезгә охшаган туя агачлары, зәңгәр чыршылар бик матур булып үсеп киттеләр. Алар район ветераннар оешмасының күз алдында булыр, башка авылларда да бу мәсьәләгә зур игътибар биреләчәк.
Актанышта өч парк бар иде инде. Җиңү паркы, Мәдәният паркы һәм Ленин паркы дип атала. Аларны ел дәвамында район үзәге мәктәпләре, "Коммунсервис" оешмасы эшчеләре карап, тәрбияләп торалар. Җәйге чорда чүп үләннәреннән арындырыла, коймалары, эскәмияләре буяла, чәчәкләр үстерелә, кышын тротуарлар кардан чистартыла. Актаныш халкының зәвыгы артканнан-арта. Чәчәк үстерә башлаган елларны яхшы хәтерлибез әле. Кичтән утырткан үсентеләр иртәнгә югалган вакытларны күрдек. Үсеп утырган чәчәкләрне өзеп алып китәләр иде. Ләкин хәзер андый ямьсез күренешләр күзәтелми, диярлек.
Ел саен 5000 төп агач утыртыла. Быел да 5 меңнән артык агач утыртылды.
Илнар Фәттахов:
- 2014 елда МТС һәм үзәк бистә белән тоташтыручы җәяүлеләр күпере төзелде. Бизәкле басма аша чыкканда утырып ял итәргә эскәмияләре дә бар. Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында быел районга 8 миллион сумнан артык акча бирелә. Шушы акчага әлеге буаны яшел зонада ял итү урыны итү планлаштырылды. Кырыйларына брусчатка җәеп, утыргычлар ясау, агачлар утырту ниятләнә. Фонтаны да булыр дип уйлыйбыз.
Узара салым акчасы җыю буенча гамәлгә кергән республика программасы нигезендә икенче ел инде 18 яше тулган һәркем үзара салым акчасы кертә. Ул республикадан дүртләтә арттырылып, безгә кире әйләнеп кайта. Без шул акчага халык сораган 1миллион сумнан артыграк акча җыелган. Республикадан ул 5 млн. булып кайтачак. Район авылларындагы кебек үк, район үзәгендә дә бу акчага планлаштырылган эшләрне ел азагына кадәр башкарып чыгарга исәплиләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: