Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ялгызларны парлы итү, халык санын арттыру

Бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә райондагы демографик хәлне яхшырту мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

Әлеге эшлекле сөйләшүне район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова алып барды. Анда районның имам-мөхтәсибе  Руслан хәзрәт Мортазин, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Анжелика Хөсәенова, районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева, авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрдәге “Ак калфак”, хатын-кызлар советы, мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, мәдәният активы катнашты. 

Сөйләшүдә төп мәсьәлә – демографик ситуацияне ничек яхшыртырга дигән сорауга җавап эзләнде. Чыгыш ясаучылар аның сәбәпләрен һәм аннан чыгу юлларын күрсәтергә омтылды. Әлеге проблеманың бер кисәге булган буйдаклар санын киметү буенча да аерым эш башларга кирәк дигән тәкъдим яңгырады. Моның буенча хәрәкәт башланган инде. Бу хакта тулырак “Актаныш таңнары” газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев