Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген Ямалыда уңыш бәйрәме узды (фотолар)

11 сентябрь көнне “Мәдәни шимбә” Бөтенроссия күләмле акция кысаларында Татар Ямалы авылында “Көзге уңыш бәйрәме” булып узды. Чара уздыру урыны да бик дөрес сайланган, һава торышы да нәкъ без теләгәнчә иде.

Кәефе тиз үзгәрүчән көзге көннәр... Вак  яңгыр сибәләүдән туктап җылы кояш чыккан арада авыл кешесе эшләнеп бетмәгән эшләрен тәмамларга, бакчасына  уңышын җыярга ашыга. Җәйнең бик эссе булуына карамастан уңышларыбызны җыеп алу сөенеченнән бакча нигъмәтләре белән уртаклашып бәйрәм уздырырга булдык. 


Халык “Көзге уңыш бәйрәме”нә  Тәтәй авылы коесы янындагы аланчыкка җыелды. Әле бу урында тәүге тапкыр бәйрәм уздырлса да, урын бик кулай күренде. Авылыбызның иң уңган хуҗабикәләре яшелчәләрдән төрле  пироглар, кышка әзерләнгән салатлар, чикләвек, виноград, алма кагы, шомырт чәкчәге һәм башка ризыклар белән уртаклашты.

Гөлфәрия Мусина, Вәрисә Шәрипова, Рузилә Шәрәфетдинова, Айсылу Нургалиева, Ирек Хурамшин һәм Гүзәлия Нургалиева көзге композицияләр ясап бәйрәмебезне бизәделәр. Габдуллина Раушания апаның иң  зур кабагы “аукционның  иң  шәп товары” дигән исмгә лаек булды. Нурмухаметова Рания апаның  кипкән шомырттан тарттырып ясалган шомырт чәкчәге һәм Варина Гөлназ апаның кабачки роллы, Нурия Хөбетдинова  пешергән  юалы (кыр суганы) бәрәнге шәңгәсе аеруча тәмнәргә ия иде. Урыс милләтеннән булган кунак ханымнар ризыклардан авыз итеп, татар халкы өстәлләренең муллыгына  игътибар иттеләр. Милләтара мөнәсәбәтләр дә, түгәрәк өстәлләр дә дуслыкны ныгыта.  
Бәйрәмбез көзге муллыкта тормыш юлына баскан Әлфис һәм Гүзәлия Мухтаровларны туй көне котлавы белән тәмамланды. 

Ализә Хурамшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев