Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Янгынга каршы махсус режим кертелә

Ел башыннан районыбызда 8 янгын чыгу очрагы теркәлгән, ут фаҗигасеннән 1 кеше зыян күргән. Язын, җир кардан арынып, тирә-якны чистарту, бакча эшләре башлангач, янгыннар ешаю куркынычы тагын да арта. Шуны күздә тотып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү турында 212...

Ел башыннан районыбызда 8 янгын чыгу очрагы теркәлгән, ут фаҗигасеннән 1 кеше зыян күргән. Язын, җир кардан арынып, тирә-якны чистарту, бакча эшләре башлангач, янгыннар ешаю куркынычы тагын да арта.
Шуны күздә тотып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү турында 212 санлы карарын игьлан итте. Бу вакыт аралыгында ачык һавада чүп-чар яндыру, ачык утта (мангалда, учакта) ризык әзерләү, пиротехника куллану катгый тыела.
Кагыйдәләрне үтәмәгән очракта административ жаваплылыкка тарту каралган: шәхси затларга 2-4 мең сумга; вазыйфаи затларга 15-30 мең сумга; юридик затларга 400-500 мең сумга кадәр, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Яр Чаллы отряды янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы кизү бүлеге җитәкчесе Илназ Миңнәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев