Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Янгыннарны вакытында ачыклый алмау зур фаҗигаләргә илтә

Янгыннарны вакытында ачыклый алмау зур фаҗигаләргә илтә "Кызыл әтәч" бәйдән ычкындымы, яңа елга аяк басыр-басмас район җирлегендә атна саен диярлек янгыннар чыгып тора. Ут белән бәйле 5 фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелде, 2 кеше тән җәрәхәтләре алды. Шунысы аяныч, зур югалтулар алып килгән янгыннарда һаләк булганнарның 4се - балалар. 2013...

Янгыннарны вакытында ачыклый алмау зур фаҗигаләргә илтә "Кызыл әтәч" бәйдән ычкындымы, яңа елга аяк басыр-басмас район җирлегендә атна саен диярлек янгыннар чыгып тора. Ут белән бәйле 5 фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелде, 2 кеше тән җәрәхәтләре алды. Шунысы аяныч, зур югалтулар алып килгән янгыннарда һаләк булганнарның 4се - балалар.
2013 елда район җирлегендә 40 янгын чыгу очрагы теркәлеп, 8 кеше фаҗигале төстә вафат булган иде. Узган ел 36 фаҗига теркәлеп, 5 кеше һаләк булды. Быел янгыннарда ел башланмас 7 кешенең гомере өзелде.
24 гыйнвар көнне 02:38 сәгатьтә район үзәгендәге Ленин проспекты, 78 йортта чыккан янгында 10 айлык сабыйның гомере өзелә, аның ата-анасы тән җәрәһәтләре ала. Янгынның сәбәбен ачыклау буенча тикшерү бара.
28 гыйнвар көнне Актаныш авылы Бакый Урманче урамындагы шәхси хуҗалыкта мунчага ут каба. Сәбәбе: ясалма электр җылыткычында кыска ялганыш барлыкка килү.
30 гыйнвар көнне Такталачык авылында шәхси йортта янгын чыга. Җирлектәге янгын сүндерү машинасы фаҗига урынына килмәү сәбәпле, Актаныштан 2 машина җибәрелә. Алар килгәнче йортка шактый гына зыян салына. Янгынның сәбәбе: суыткычның электр линиясендә кыска ялганыш барлыкка килү.
31 гыйнвар көнне Усы авылындагы шәхси йортның мунчасына ут каба. Сәбәбе: электр линиясендә кыска ялганыш барлыкка килү.
9 февраль көнне 23:25 сәгатьтә Аеш авылының бер кибетендә янгын чыга. Ут тиз арада сүндерелә, түбәсе бераз януны исәпкә алмаганда, кибеткә зур зыян килми. Сәбәбе: ут төртү.
13 февраль көнне Пучы авылында иртәнге 3:41 сәгатьтә килеп чыккан котычкыч фаҗигадә 6 кеше һаләк була, шуның 3се 13, 10 һәм 3 яшьлек балалар. Янгын урынына Әнәк авылындагы аерым янгын постыннан - 2, Нур Баян исемендәге хуҗалыктан һәм район үзәгендәге янгын сакчылыгы бүлегеннән 1 шәр янгын сүндерү машинасы җибәрелә. Беренче машина янгын чыгу хәбәре кергәннән соң 5 минут вакыт эчендә килеп җитсә дә, йортны тулысынча ут камап алган була. Фаҗига буенча әлегә тикшерү бара.
P.S. Әлеге язманы әзерләгәндә янгын сакчылыгы бүлегеннән янә бер кайгылы хәбәр керде: 17 февраль иртәсендә Кәзкәй авылында янгын чыгып тагын 1 кешенең гомере өзелгән. Фаразлар буенча фаҗиганың төп сәбәбе: ут белән саксыз эш итү. Утның корбаннары көннән-көн арта...

Кагыйдә буларак, янгынга китерүче төп сәбәпләр - ут белән саксыз эш итү, электрүткәргечнең төзек булмавы, җылыту җиһазларыннан тиешенчә файдаланмау. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре даими искәртелеп торылса да (хәер, аларны һәркем кечкенәдән яхшы белә), күп очракта битарафлык аркасында фаҗигаләргә юл куела. "Янгын мине читләтеп узар, бар нәрсәм дә тәртиптә" дип берәү дә тулы ышаныч белән әйтә алмый. Җирлекләрдә янгын сүндерү өчен су алу урыннарының төзек булмавы да яхшыны өмет итми. Шул сәбәпле, мәсәлән, Кәзкәй авылында чыккан янгынны җиңү өчен янгын сүндерү машиналары су алырга дип кире Актаныштан урап йөргән очраклар да булгалаган.
Янгыннарны вакытында ачыклый алмау да зур фаҗигаләргә илтә. Гадәттә, аларның күбесе төнге вакытта яки төннең иртәнгә авышкан чорында килеп чыга. Кешеләрнең изрәп йоклаган чагы бу. Сер түгел, янгын корбаннарының күбесе фаҗига булганын аңламый да кала, яну нәтиҗәсендә бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне сулап, агуланып, аңына килми гомеркәйләре белән хушлашалар. Хәер, күрәчәк булмасын...
Янгыннарны кисәтү, аларны вакытында ачыклау мәсъәләсе, шушы көннәрдә район Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов, 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Равил Харрасов, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелек идарәсе башлыгы Ленар Хәбибуллин һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында узган түгәрәк өстәлдә дә көнүзәк мәсъәләләрнең берсе буларак каралды. Районда 74 күпфатирлы йортларның 5сенә янгын кисәтү җайланмалары белән җиһазландырылган (соңгы елларда төзелгән йортлар). Якын киләчәктә калган йортларның да подьездларына кую ниятләнә. Әмма һәр фатир, һәр шәхси йотрны да район хакимияте үз карамагы астына алалмый. Һәркем үз гомере, үз милке өчен үзе җаваплы.
Янгынны кисәтү җайланмаларының бүгенге көндә ниндие генә юк - кесәгә карап. Күпфатирлы йортларда бүлмә саен автоном рәвештә эшләгәннәре тәкъдим ителсә, шәхси йортларга урамга тавыш бирә торганны, ягъни күрше-күлән ишетерлек җайланмаларны кую хәерлерәктер. Районда әлеге кисәтү җайланмаларын сату һәм урнаштыру белән шогылләнгән эшмәкәрләр дә, оешмалар да бар. Читкә йөрисе юк дип әйтүем. Әлеге мәсъәлә буенча 3-09-29 яки 3-15-44 телефоннары аша безнең белән хәбәргә керә аласыз. (эшмәкәр Ралиф Фахразиевка, район электр элемтә үзәге җитәкчесе Ринат Хәернасовка яки ВДПОның Әлмәт отрядының район буенча вәкиле Айзат Сәлимовка мөрәҗәгать итәргә була. )
Һәркемнең иминлеге үз кулында, шуны онытмасак иде.
Янгыннарның күбесе тәртипсез тормыш алып барган гаиләләрдә чыга. Якын арада район җирлегендәге 34 шундый гаилә яшәгән йорт-фатирга янгын кисәтү җайланмасы кую ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев