Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Янгынны сүндергәнче булдырмый калу яхшырак

Ел башланып, нибары өч ай вакыт үтте, шул арада инде районыбызда 9 янгын чыгарга өлгергән. Узган ел исә бу чорга ут-ялкын 11 мәртәбә зыян салган, анда 2 кеше тән җәрәхәте алган, 8 кешенең гомере киселгән. Ут белән уйнау-шаярудан кызык тапкан ике бала янгынның сәбәпчесенә әверелгән. Уттан башка тормыш юк, әмма...

Ел башланып, нибары өч ай вакыт үтте, шул арада инде районыбызда 9 янгын чыгарга өлгергән. Узган ел исә бу чорга ут-ялкын 11 мәртәбә зыян салган, анда 2 кеше тән җәрәхәте алган, 8 кешенең гомере киселгән. Ут белән уйнау-шаярудан кызык тапкан ике бала янгынның сәбәпчесенә әверелгән. Уттан башка тормыш юк, әмма дошманыбызга әйләнмәсен өчен аның белән сак эш итү кагыйдәләрен кечкенәдән тәрбияләү зарур.
Иҗтимагый балалар оешмаларының республика күләмендә оештырылучы яшь янгын сүндерүчеләр бәйгесе нәкъ шул максатны - кечкенәдән ут белән дөрес мөгамәлә кылырга өйрәтү, янгын куркынычы булганда котылу һәм булдыра алганча башкаларга ярдәм күрсәтү, коткару эшләрен мәктәп укучыларына өйрәтү максатыннан оештырыла. Аның 103нче янгын сакчылыгы бүлеге хезмәткәрләре катнашында уздырылган районкүләм ярышы 11 апрель көнне Такталачык мәктәбе базасында үтте.
Яшь янгын сүндерүчеләр сәхнәдә үз отрядларын, башкарган эшләрен чагылдырган гәзит, фото, видеоязмалар тәкъдим иттеләр. Бәйгегә барысы 12 мәктәп командасы килгән.
- Төркемебез девизы: янгынны сүндергәнче булдырмый калу яхшырак. Янгынга каршы профилактика чараларын өйрәнгәндә, үзебез өчен бик күп кирәкле файдалы мәгълүмат тупладык. Мәктәптә махсус дәресләр уза. Тревога булганда, берәрсе калмаганмы, дип, кече сыйныфларны карап чыгабыз, паника булып, ыгы-зыгы тумасын өчен гардеробтан киемнәрне җыеп чыгарга бары тик бер укучы кереп китә - тормышка куркыныч яный калса, нишләргә икәнлеген шундый дәресләр аша өйрәнәбез, - дип сөйли Такталачык мәктәбе "Очкын" янгын сүндерүчеләр отряды әгъзасы Гүзәл Газетдинова.
Пучы мәктәбенең "Ялкын" ("Пламя" ) отряды командиры Илнар Мирзаянов:
- Пучыда урнашкан янгын сакчылыгы бүлеге хезмәткәрләре мәктәбебезгә килеп әңгәмәләр оештыралар, үзләренең һөнәрләре, эштәге вакыйгалар турында сөйлиләр. Бу ярышка әзерләнгәндә аларның булышлыклары зур.
Бәйгедә командалар стройда йөрү, җитезлек, лабиринтта тиз ориентлашу, баскычка асылынып хәрәкәт итү, янгын сүндерү шлангын эш өчен көйләү һәм янгын сүндерүче костюмын кию элементларын эченә алган эстафетада ярышу, аркан тартышу кебек бәйгеләрдә дә көч сынаштылар. Урта мәктәпләр арасында Актанышның 1нче мәктәбе Рим Мостафин исемендәге иҗтимагый балалар оешмасының "Алмаш" ("Смена") отряды җиңүче булып танылды һәм III турда республика бәйгесендә катнашу хокукын яулады. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында исә беренче урынны Такталачык мәктәбе "Таң" иҗтимагый балалар оешмасының "Очкын" отряды яулады.
Янгын сакчылыгы хезмәткәрләре кисәтә:
Яз - чистарыну вакыты. Күпләр, аны-моны уйламастан, кар астыннан чыккан чүп-чар һәм кипкән үләннәрне торак йорт яннарында, басуларда һәм яр буйларында яндыра башлый. Мондый коры чүп бик тиз яна, ул җәелеп киткән очракта утка каршы бер кеше генә көрәшә алмый. Торак йорт һәм урманнар янында чүп-чар яндырмагыз! Сүндерелмәгән тәмәке төпчеген кая җитте шунда ташламагыз!
Янгын чыгуда төп сәбәпләрнең тагын берсе электр линияләре белән бәйле. Алюмин һәм бакыр чыбыкларны берләштереп, үзләре генә ялгап куючылар колагына: аларның икесенең каршылыклары ике төрле, шуңа күрә кыска ялганыш барлыкка килә, янгын чыгарга мөмкин. Гомумән, күңел тынычлыгы һәм куркынычсызлык өчен өйдән озакка киткәндә көнкүреш техникасын - телевизор, микродулкынлы мич, заряд алырга куелган кәрәзле телефон һ.б. - сүндереп кенә түгел, электрдан аерып китәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев