Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯНГЫН БАЛАЛАРНЫ ДА АЯМЫЙ: Балаларның гомере өчен өлкәннәр җаваплы

Янгын нәтиҗәсендә бер яшьлек малай һәлак булган, 4 яшьлек абыйсы һәм 10 яшьлек апасы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә янгын вакытында 5 бала һәлак булган, 26 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу-  3 бала, олылар тәмәке тарткан вакытта саксызлык  2 бала үлеменә сәбәп булган. 


 Ут белән балалар шуклыгы 7 балага травма алу, электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 3 бала, ут белән саксыз эш итү – 11 бала, статик электр разрядлы – 1 бала, газ җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 бала, көнкүреш бензин җайланмаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 1 бала, пиротехника әйберләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу - 1 бала. 


16 декабрь көнне Казан шәһәренең бер фатирында  янгын чыккан. Аның нәтиҗәсендә бер яшьлек малай һәлак булган, 4 яшьлек абыйсы һәм 10 яшьлек апасы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм янгын шаһиты гамәлләре аркасында һәлак булган. Янгын чыккан вакытта өч өлкән кеше дә исерек хәлдә булган. Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. 
Хөрмәтле ата-аналар, балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез:
- Балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз. 
- Балага шырпының уенчык түгел, ә ут чыгу сәбәбе булуын аңлатыгыз. 
- Балаларга көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. 
- Бала җиңел кабынган сыеклыкның куркынычлыгы турында да  белеп торырга тиеш. 
- Янгын чыккан очракта балага үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үзләренең адресларын һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качарга, нәрсә дә булса өйдән чыгарырга тырышырга яки берәр әйберне коткарып калырга кирәк түгеллеген аңлатыгыз. Балалар бары тик бер мәсьәләгә генә игътибар итәргә тиеш - зыянсыз өйдән чыгарга. 
- Әгәр балалар җылытылган фатирларда яки бүлмәләрдә кала икән, бик куркыныч. Янгын чыккан очракта алар ут белән капланган бинаның тышкы ягына да чыга алмый.
- Бала өчен уңайлы урында шырпы һәм зажигалка калдырмагыз. 
- Балага фейерверкларны мөстәкыйль рәвештә эшләтергә рөхсәт итегез.
- Балага учак куркынычы турында сөйләгез . 
Ашыгыч хезмәтләрне 112 телефоныннан чакыруның бердәм номеры – моны һәркем белергә тиеш! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев