Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Янгын сагалап кына тора

Ел башыннан районыбыз территориясендә 12 янгын чыгу очрагы теркәлде, узган ел бу вакытка шундый 14 очрак булган. Саннар кимүгә таба кебек, ләкин тынычланырга һич ярамый.


Практикадан күренгәнчә, күп янгыннар яз һәм җәйге чорга туры килә. Соңгы вакытта һава торышы бик тотрыксыз, көннәр бик җилле. Андый көнне чыккан ут тиз арада зур мәйданга таралырга сәләтле. Шуңа күрә, гражданнардан җилле көннәрдә мунча ягуны яки утлы эшләр алып баруны кичектереп торуны сорар идем. 

Янгын күрше-тирәнең дөньясына, мөлкәтенә дә зыян салырга бик мөмкин. 

Җәйге каникул чорында балалар катнашында янгын чыгу очраклары арта. Чөнки балалар үз иркендә, ата-аналар күзәтүеннән читтә калалар. Алар янгынның никадар зыян салырга сәләтле икәнен аңларга, белергә тиеш. Бу ата-анадан тора. Улларыгызны, кызларыгызны өйдә үзләрен генә калдырасы булса, өсләреннән бикләмәсәгез иде. Ул зур кайгылы хәлләргә китермәсен. 

Мисалга,  быелның 23 маенда Әлмәт шәһәрендә чыккан янгында өч бала аздан гына исән кала. 6, 4 һәм 2 яшьлек балалар янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән генә коткарыла. Тикшерү вакытында әни кешенең балаларны фатирда үзләрен генә калдырып, кибеткә чыкканлыгы ачыклана. Ул арада балалар ачык ут белән уйнап, фаҗига чыга. 

Реклама

Хөрмәтле гражданнар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Ут зур матди югалтуга гына түгел, кеше гомеренә дә зыян салырга сәләтле. 
 

 

фото:https://yandex.ru/images/searchtext=пожар&img_url=https%3A%2F%2Fpdf.gg12.ru%2Fsites%2Fdefault%2Ffiles%2Fimg%2Fnews%2F2016%2F05%2Fjpg_10.&pos=5&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев