Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯНГЫН СҮНДЕРҮЧЕЛӘР ИГЪТИБАРЫНДА- ЯЛГЫЗ ҺӘМ ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕЛӘР

Ел башыннан Актаныш районы территориясендә 25 янгын очрагы теркәлде, аларда 1 кеше зыян күрде, һәлак булучылар юк.

        Актаныш районы территориясендә торак секторда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшерү максатыннан «Торак- 2021» профилактик чаралары кысаларында йорт ишегалларында йөреп чыгу, җыеннар, ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. 

        Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге инспекторлары сентябрь аенда сайлаулар узачак биналарда да профилактик тикшерүләр уздырды.

Тикшерү барышында автоматик янгын сигнализациясенең төзеклегенә, беренчел янгын сүндерү чаралары булуга һәм эвакуация юлларының торышына аерым игътибар бирелде. 

      Татарстан Республикасында хәзерге вакытта урнашкан эссе һава торышы аркасында сулыкларда, урманнарда, торак йортларда янгыннар һәм һәлакәтләр килеп чыгу куркынычы арта. Төп сәбәп-ачык ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Коры чорда, озак кына явым-төшемнәр булмый торганда, урманнарда, паркларда һәм корыган үсемлекле участокларда учак ягу катгый  тыела.


 

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге инспекторы Илгиз Рәшитов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев