Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яр Чаллыда 2020 нче елда беренче никах теркәлде.

Республиканың башка ЗАГСларында никахларны теркәү 3 гыйнвардан башлана.

 Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда, Татарстанның беренче никахлашу тантанасы узды. 
 
"Бик тиз әзерләндек. Тантанага иң якыннарыбыз: әти-әниләр, дуслар, туганнар килгән иде” - дип уртаклашты Рубин һәм Айгөл Магдановлар. 
 
Яшь парны шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады, аларга никах турында таныклык, ТАССР төзелүнең 100 - еллыгы уңаеннан күкрәк билгеләре, шулай ук көнкүреш техникасы сатып алуга сертификат тапшырды. 
 
«Яшьләр бик сөйкемле,яхшылар. Без аларга үз теләкләребезне теләдек, якын арада алар белән бергә исем кушу тантанасын да үткәрә алыр идек, дип әйттек» — дип билгеләп үтте ул. 
 
“Чаллының Никахлашу сарае 2008 елдан бирле эшли, һәм бу 1 гыйнварда үткәрелгән бердәнбер тантана” - дип билгеләп үтте ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова. 
 
Республиканың башка ЗАГСларында никахларны теркәү 3 гыйнвардан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев