Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яр Чаллыда “BMW” йөртүчесе автоинспекторны асфальт буенча сөйрәп алып барган

Яр Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәренә карата көч кулланган йөртүчегә хөкем карары чыгарылган. 37 яшьлек Булат Сәетов РФ Җинаять Кодексының 318нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган ("Хакимият вәкиленә мөнәсәбәттә көч куллану") җинаять кылуда гаепле дип табылды. 2 апрельгә каршы төндә "BMW" рулендагы Сәетов светофорның кызыл төсенә чыга һәм, кагыйдә бозганы өчен, полицейский тарафыннан...

Яр Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәренә карата көч кулланган йөртүчегә хөкем карары чыгарылган.
37 яшьлек Булат Сәетов РФ Җинаять Кодексының 318нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган ("Хакимият вәкиленә мөнәсәбәттә көч куллану") җинаять кылуда гаепле дип табылды.
2 апрельгә каршы төндә "BMW" рулендагы Сәетов светофорның кызыл төсенә чыга һәм, кагыйдә бозганы өчен, полицейский тарафыннан туктатыла. Автоинспектор автомобиль янына килгәч, йөртүчедән алкоголь исенең бик каты килүен сизеп ала. Полицейский чит ил машинасының кабыза торган ачкычын тартып алмакчы була, әмма йөртүче кисәк газ педаленә баса һәм хокук сакчысын асфальт буенча, ким дигәндә, 300 метр сөйрәп бара. Соңрак ир-ат тоткарлана, полицейский исә җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.
Суд утырышында Сәетов салынган зыянны түләп, гаебен тулысынча таныган, дип хәбәр итә Яр Чаллы прокуратурасы матбугат хезмәте. Суд аны гомуми режимлы төзәтү колониясенә 3 елга ирегеннән мәхрүм итте.
http://tat.tatar-inform.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев