Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яр Чаллыда яшәүче 16 ел бергә гомер кичергән күршесен үтергән

Агымдагы елның 10 нчы гыйнварында Яр Чаллы торак йортларының берсендә баскыч мәйданчыгында баш сөяге урыныннан күчеп үлгән 48 яшьлек ир-ат гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше...

Агымдагы елның 10 нчы гыйнварында Яр Чаллы торак йортларының берсендә баскыч мәйданчыгында баш сөяге урыныннан күчеп үлгән 48 яшьлек ир-ат гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең 52 яшьлек күршесе тоткарланган. Үтерүгә катнашы булуын ир-ат тулысынча таныган һәм 16 ел дәвамында гаиләләренең бергәләп ике бүлмәле фатирда яшәве турында әйткән. Ир-атлар арасында даими рәвештә ызгышлар булып торган. Фаҗига көнне, алкоголь исереклелеге халәтендә, алар янә мөнәсәбәтләр аңлаша башлаган һәм подъездга чыккан, биредә шикләнелүче күршесенең башына чүкеч белән суккан. Зыян күрүче баскыч буйлап тәгәрәп киткәч, ул аның артыннан төшеп, тагын берничә тапкыр суга. Нәтиҗәдә, зыян күрүче урынында җан бирә.
Якын арада тикшерү судка шикләнелүчегә карата сак астына ябу чарасын сайлау үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев