Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак

Дәүләт автоинспекциясе таныклыкларны алмаштыруны һәм бирүне дәвам итә, ләкин дәүләт хезмәтләрендә алдан язылу һәм коронавирус инфекциясе таралудан саклануга юнәлтелгән чараларны үтәү шарт булып тора.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

РФ Президенты үзенең указы белән гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыга торган мөһим документларның гамәлдә булу вакытын озайтты.

Шулай итеп, агымдагы елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан машина йөртү таныклыклары өстәмә белешмәләр һәм документларсыз автомат рәвештә озайтылды. Алар ведомство норматив хокукый акты белән алыштыру тәртибе билгеләнгәнгә кадәр  гамәлдә булып санала.

Реклама

Мондый чара кешеләр коронавирус инфекциясе йоктырмау максатыннан инстанцияләргә барып йөрмәсен өчен кабул ителде.

Шуңа да карамастан, Дәүләт автоинспекциясе таныклыкларны алмаштыруны һәм бирүне, шулай ук транспорт чараларын теркәүне һәм имтиханнар кабул итүне дәвам итәчәк, ләкин дәүләт хезмәтләрендә алдан язылу һәм коронавирус инфекциясе таралудан саклануга юнәлтелгән чараларны үтәү шарт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев