Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яралы язмышлар

Уйламаска! Вакыт бар әле! Рейдка чыгасымны белә идем, алдан сөйләштек, килештек. Өч көн... Ике көн... Бер көн... Берничә сәгать... Сөйләшкән вакыт җитте, без - юлда. Авыр гаиләләргә кичке рейд. "Бик юка киенгәнсең әле," - дип каршы алдылар мине юлдашларым. Юкса, гадәти, көндәлек кышкы кием. Ә үзләре киез итек, җылы чалбар,...

Уйламаска! Вакыт бар әле! Рейдка чыгасымны белә идем, алдан сөйләштек, килештек. Өч көн... Ике көн... Бер көн... Берничә сәгать... Сөйләшкән вакыт җитте, без - юлда. Авыр гаиләләргә кичке рейд. "Бик юка киенгәнсең әле," - дип каршы алдылар мине юлдашларым. Юкса, гадәти, көндәлек кышкы кием. Ә үзләре киез итек, җылы чалбар, җылы курткадан. Кышкы салкын кичләрдә ишек ачканнарын көтеп шактый озак торган вакытлары була икән.
Авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның тормыш һәм яшәү шартларын, кичектергесез хәл итәсе җитди мәсьәләләрне район җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова җитәкчелегендә эшче төркемнәр төзеп, рейдларга чыгып өйрәнгән идек. Райондагы хәлнең торышын анализлап, җәмәгать тыңлаулары үткәреп, әлеге тармакта озак еллар дәвамында эшләүчеләрнең тәҗрибәләре белән таныштык, аларның да фикерләрен искә алып, районда эш оештыруда тәкъдимнәребезне район җитәкчелегенә дә җиткердек узган ел.
Җирлектә яшәп килүче, халыкны һәм җитәкчелекне борчыган сорауларны без һәр яклап өйрәнәбез, дәвамлы эшлибез. Авылларда халык белән еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясаучы хисап җыелышларында да катнашып, халыктан кергән сорауларны өйрәнеп, тәкъдимнәрне тыңлыйбыз, төп юнәлешләрдән булучы - балаларга төпле белем һәм тәрбия бирүдә аңлашып эшләү һәм яшәүдәге эшчәнлегебезне дә дәвам итәбез.
19 гыйнвар кичендә дә биш авылда - Актанышбашта, Әҗәкүлдә, Яңа Әлемдә, Илчебайда, Актанышта җиде гаиләдә булдык. Актанышбашта яшәүче хатын-кызны очрату ниятебез бикле ишеккә туры килү сәбәпле тукталып калды. Яңа Әлемдә өч гаиләдә булдык. Беренчесендә балаларны әбиләре карый. Әниләре эштә икән. Йөри торгач, кич эшләүче әниләр хезмәттән кайтып җитмәгәнме, әллә инде төнге тормышка, маҗара эзләп чыгып киткәнме - шик тә туа, бөтенләй кайтмыйча, вакытлыча башка җирдә яшәп торырга да мөмкиннәр. Икенчесе - ишле гаилә. Әти-әни эшне калдырмасалар да, эчүчелек белән шөгыльләнәләр. Әни кеше эш урынында да эчкән хәлдә тотылып, гаилә 12 гыйнвардан социаль яктан куркыныч гаилә буларак исәпкә алынган. Без килгәндә, әби кеше кунакка килгән, оныкларына күз-колак булып, ашарга әзерли иде. Әтиләре дә өйдә, әниләре эштән кайтып җитмәгән булып чыкты. "Мин барында тәртип инде монда", - дип әйтеп куйды әби кеше. Йортлары яңа, төзек, янгын куркынычсызлыгын кисәтү зарури. Өченче гаиләдә безне әби кеше белән әни кеше - аналы-балалы каршы алдылар. Һәркемнең үз борчуы. Сөйләшү барышында да ялгыз яшәүче кызына ярдәм итүче ана кеше үзенең кош-корт асрап, кызына, оныкларына ярдәм итеп яшәвен, алимент алырга теләмәүләрен белдерде - оныкларымның киләчәк тынычлыгын уйлыйм, диде ул.
Әҗәкүлдә яшәүче гаиләдә бәйрәм өстәленә туры килдек. Чит өлкәдә яшәүче энесе гаиләсе белән кунакка кайткан, табын корганнар. Гаиләдәге өч бала янына кунакка кайткан сабыйлар да өстәлгән. Бик шаяннар, терчәләр. Кыенсынып та тормыйлар, аралашырга да яраталар, кызыксынучаннар. Фотога төшерүемне күргәч, елмаерга кирәк, дип, бер-берсен төзәттеләр. Фотоаппаратның да кабызу, сүндерү тәртибен отып алып, капкачын ук үзләре ябарга ярдәм итә башладылар. Самими балачак! Аларның бәхетле мизгелләр кичерүләрен, шаярып, көлеп фотога төшүләрен, соңыннан үзләрен үк бер-берсен бүлдерә-бүлдерә карауларын күрү, алар белән аралашу үзеңә дә рәхәтлек бирә. Берсе укуга йөрсә, калган икесе өйдә генә икән, балалар бакчасына электрон чират җиткәнне көтәләр.
Бәйрәм мәҗлесенә туры килсәк тә, аңлашу, сөйләшү тыныч, тәртипле генә барды. "Гел килеп, карап, яшәү шартларын өйрәнеп, күзәтчелектә тоткач, хәзер бездән шөлләп торалар, закон бозмаска тырышалар, акылларына килеп, үзләрен кулга алып, матур гына яшәгәннәре дә, ара-тирә ычкынып киткәннәре дә, инде килеп, бөтенләй баш ташлап эчүчеләре дә бар. Сигнал кергәч, төнлә чыгып киткән очраклар була. Балаларын алгач, каргыйлар үзләре. Һәрчак ярдәм итеп, янәшәләрендә терәк буласың, үзләре дә тырышмагач, хәлгә кергәнне аңламагач, жәлләтүдән, ялган сүз сөйләүдән ни мәгънә?" - диләр рейдларда йөреп, әлеге өлкәгә күзәтчелек итүче комиссия вәкилләре.
- Балалар хокукын яклап, авыр гаиләләрне күзәтчелеккә алу - Татарстанда гына, башка җирдә юк ул. Күпме эчсәң дә, хәтта урамда җенси азгынлык кылсаң да сүз әйтүче юк, исләре дә китми, - дип, чит өлкәдән кунакка кайтучы энекәшенә, шул уңайдан - кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй - безгә дә аңлатасы итте мәҗлес үтүче йортның хуҗабикәсе. Чөнки энекәшенең хатыны, безне балаларны алып китәргә килгәннәр дип уйлап, бар гаепне үз өстенә ала башлаган иде. "Бу - рейд, безне шулай тикшереп торалар, күзәтчелеккә куелган гаилә без, мин сезне алдан ук кисәттем, сез ышанмадыгыз", - дип, аптырап калган кунакларына да ачыклык кертте ул.
Илчебай авылында яшәүче гаиләдә өч бала. Әни кешенең үз өстендә эшлисе, төзәләсе бар. Актаныштагы гаиләдә дә яшәү шартлары белән танышылды.
Гөлфия Фазлыева, районда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе:
- Эшчәнлегебез максаты - балаларның хокукларын яклау. 12 гыйнвар көнне комиссия утырышында авыр гаиләләргә рейдка чыгуның еллык планы расланды. Айга бер кичке алтыдан соң чыгып, билгеләнгән гаиләләрдә булабыз. Полиция вәкиле, социаль яклау үзәгеннән вәкил белән бергә балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары, опека, яшьләр, мәдәният бүлекләреннән, хезмәткә урнаштыру үзәгеннән, хастаханәдән белгечләр чиратлап рейдларда катнашабыз. Комиссия утырышлары айга ике тапкыр үтә. Исәпкә куелган бала, әти-әнисе, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчесе чакырыла. Административ чара күрелә, җәмәгать тәрбиячесе беркетелә.
Рәмилә Закирҗанова, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры:
- Бүгенге көнгә Актаныш муниципаль районы ведомствоара социаль-реабилитацион консилиумында 12 гаилә исәптә тора, аларда 25 бала тәрбияләнә. Төп факт - гаиләдәге эшсезлек, дөресрәге эшләргә теләмәү, алкоголизм һәм ата-аналарның амораль тормыш алып барулары, балаларны нормаль шартларда тәрбияләргә теләмәү.
Әлеге күренешләр кимесен өчен балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, муниципаль социаль-реабилитацион комиссиясе максатчан һәм системалы эш алып бара. Беренчедән, әлеге ата-аналарны алкоголизмнан арындыру, икенчедән, аларны эшкә урнаштырырга булышу, реабилитация уздыру. Һәм моны никадәр иртәрәк эшлибез икән, шулкадәр тизрәк баланы тәрбиягә яңадан ата-
анасына кайтарып булачак.
Социаль ятимнәр
Лена Фазлыева, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе:
- Эчкечеме ул, әйбәтме, юньсезме - нинди генә булса да, бала өчен әти-әни кадерле, алар - иң якын кешеләр. Шуңа күрә баланы ашыгып гаиләдән алганчы, башта бар чараларны кулланып, әти-әниләрне акылга китерү җаен карыйбыз. Бала үз гаиләсендә, ата-анасы янында тәрбияләнергә тиеш. Безнең сыендыручы гаиләләрдә дә, опека гаиләләрендә дә тәрбияләнүче балаларның күбесенең әтисе дә, әнисе дә исән. Алар әти-әниле килеш ятим булып йөрергә мәҗбүр. Төп сәбәп - эчкечелек. Татар халкында мәкаль бар: "Әтисез ятим - ярты ятим, әнисез ятим -тулы ятим". Бу бик дөрес. Ире эчкән хатын-кыз ничек тә гаиләсен сакларга, балаларын карарга, тормыш йөген үзе тартып, балаларын ятим итмәскә тырыша. Әгәр дә инде хатын-кыз эчсә... Узган ел районда тугыз бала ятим калды. Шуның икесе тулы ятим, бер баладан әнисе үзе баш тартты, алтысы әтисе, я әнисе хәмерне алардан артыграк күргәнгә башка гаиләләрдә яшәргә мәҗбүр. Шунысы куанычлы - балалар барысы да яхшы гаиләләрдә тәрбияләнә, берсе дә балалар йортына урнаштырылмады. Бүгенге көндә бер бала вакытлыча приютка урнаштырылды. Әти-әнисе акылына килеп, балаларына тиешле шартлар тудырсалар, ул бала да үз әти-әнисе кырында үсәр дигән өметтә калам.
Шулай ук, безнең төп эшчәнлекнең берсе - балаларга ата-ана сайлау, сайлаганда ялгышмау. Кандидатлар безгә килеп исәпкә басканчы, Чаллы педагогия институтында мәҗбүри уку узарга тиеш. Укуларын тәмамлагач, тиешле документларын алып безгә киләләр, без аларны төрле яклап тикшереп, йорт-җирләрен барып карап, үзебезгә дә, шул ук вакытта республикадагы балаларны уллыкка я кызлыкка алу үзәгенә дә исәпкә куябыз.
Судларда бала хокукларын яклап та күп катнашырга туры килә. Ата-аналар аерылыша башласалар, үзләрен генә уйлыйлар, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырталар бит. Кемгәдер үч итеп баланы әтисе, я әнисе белән очраштырмаска тырышалар. Балага әти дә, әни дә бер үк дәрәҗәдә кирәк икәнлеген, балаларның ата-анасы белән торасы килгәнлеген алар бу вакытта башларына да китермиләр. Торак мәсьәләсендә дә балаларга өлеш бирелгәнме, хокуклары кыерсытылмаганмы, балага яхшы шартлар тудырылганмы? Көн дә без шушы мәсьәләләрне күзәтчелектә тоту өстендә эшлибез. Ятим һәм караучысыз калган балаларның да, гомумән, бу дөньяга килгән бөтен сабыйларның да бәхетле булырга хакы бар, ә аларны бәхетле итү ата-аналардан тора. Алар битараф булмасалар, бу дөньяда караучысыз калган балалар да азрак булыр иде.
фото иллюстрация рәвешендә бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев