Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яркәева: Күрше киңәше белән коронавирустан препаратларны күпләп сатып алырга кирәкми

Препаратларны авыруларны, яшьне һәм гәүдә авырлыгын исәпкә алып дәвалаучы табиб кына билгели ала.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотикка, вируска каршы препаратка, кан оешмасын өчен кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

«Коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотик, вируска каршы препарат, кан оешмасын өчен кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арткан. Халык аларны күрше киңәше белән запаска алып куярга тырыша», — дип хәбәр итте Фәридә Яркәева.

Запаска алып куярга кирәкми, препаратларны белгеч кенә билгеләргә тиеш, дип ачыклык кертте министр урынбасары. Күрше киңәше буенча препаратларны кабул итәргә ярамый, чөнки бу җитди нәтиҗәләргә һәм авыруны катлауландыруга китерергә мөмкин.

«Сезнең күршегезгә, туганыгызга һәм якыныгызга билгеләнгән дару башка пациент өчен бөтенләй туры килмәскә мөмкин, чөнки препаратларны авыруларны, яшьне һәм гәүдә авырлыгын исәпкә алып сайлыйлар. Шуңа күрә ихтыяҗ тудырырга кирәк түгел», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев