Актаныш

Ярыгызны читтән эзләмәгез

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында Гаилә мәктәбенең чираттагы "дәресенә" Актанышның 2 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, өлкән психолог Фәһимә ханым Шәйгәрданова һәм район үзәк хастаханәсеннән гинеколог-табибә Анжелика Хөсәенова килгәннәр иде. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды. Бик хикмәтле хикәят...

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында Гаилә мәктәбенең чираттагы "дәресенә" Актанышның 2 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, өлкән психолог Фәһимә ханым Шәйгәрданова һәм район үзәк хастаханәсеннән гинеколог-табибә Анжелика Хөсәенова килгәннәр иде. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева алып барды.
Бик хикмәтле хикәят сөйләп башлады сүзен Фәһимә ханым, яшьләргә генә түгел, һәркем өчен дә гыйбрәтле хикәят:
- Улы ямьсез гамәл кылган, авыр сүз әйткән саен әнисе тактага кадак кага икән. Моны күреп, улы беркөн, әни, әгәр мин гел игелекле эшләр эшләсәм, кадакларны суырып алырсыңмы, дип сораган. Ярар, улым, дип җавап биргән әнисе. Шул көннән егет көн саен нинди дә булса күркәм эш кыла, әнисе исә кадакларны берәм-берәм суырып ташлый икән. Ниһаять, тактадан соңгы кадак та алынган. "Улым, син бик күп яхшылыклар эшләдең, ләкин кадаклардан калган шушы тишекләргә кара әле. Кешеләргә авырлык китергән саен син алар күңеленә шул тишекләргә охшаш яра саласың. Соңрак күпме генә гафу үтенсәң дә, ярасы кала. Күңел ярасы, тән ярасы кебек үк, авырта, йөрәкне елата", - дигән әнисе. - Психолог сүзләреннән бу мизгелдә күпләрнең күзләре дымланды.
Гаилә мәктәбе, иң элек, әлбәттә, ныклы гаилә кору серләрен аңлату-төшендерү максатын алга куя. Әмма әле әти-әни кочагында канат ныгытып кына килүче кыз-егетләрнең яшьлек дулкынында тибрәлә, тәүге мәхәббәт бөреләнә, рәхәтләнеп кич чыга, таңнар аттыра торган чоры бу. Шуңа бу очрашуларда әти-әнигә хөрмәт, егет-кыз мөнәсәбәтләре, үз-үзеңне дөрес күрсәтә-тота белү, намус һәм сафлыкны, саулыкны саклап кала алу, һөнәр сайлау, алга максатлар кую һәм аңа ирешү кебек темалар да күтәрелә. Гаилә мәктәбе, шул рәвешле, яшьләргә тәрбия мәктәбе ролен дә үти.
- Яшьли салынган караш, фикер, сыйфатлар кешене гомере буе озата бара. Һәр кешенең гомере исә сәламәт, уңышлы булырга тиеш. Мөстәкыйль зурлар тормышына сау-сәламәт булып керү үзегездән генә тора. Бүгенге көннең бик актуаль проблемасы - иртә җенси тормыш. Табиб буларак эш тәҗрибәмнән дә чыгып шуны гына әйтә алам: ул бер яхшы нәтиҗәгә дә китерми, - дип нәсихәтен бирде табибә Анжелика Хөсәенова. - Иртә җенси тормыш, организм аңа әзер булмаган очракта, үзенең җимешләрен соңрак күрсәтә: ана булу бәхетен, теләп тә, белә алмый хатын-кыз. Элегрәк көтмәгәндә, теләмичә авырга узу очраклары күп булса, бүген бәбигә узу - ул зур байлык, зиннәт. Шуңа сәламәтлеккә бик игътибарлы булу кирәк. Җенси юл белән күчүче чирләр бик күп - алар турында ишеткәнегез бардыр - иртә җенси тормышка аяк басканда эләгеп, алдагы бар гомер юлыгызны бозарга сәләтле алар. Соңгы елларда шуңа игътибар итәм: кызлар әниләре белән бар серләрен бүлешә, консультациягә дә әниләре белән киләләр. Бу бик яхшы. Әнидән дә акыллы, сизгер итеп аңлата, проблеманы чишү юлын күрсәтә алучы зат булмый.
Яшьлек чоры - ул трамплин. Алдагы тормыш юлыңны ничек үтәргә, нинди сукмак сайларга, кем белән узарга икәнен төптән уйлый, хәл итә һәм алга - билгесезлеккә ыргыла торган вакыт. Киләчәгең бәйләрлек, үзеңне багышларлык һәм тормышыңны алып барырлык һөнәр сайлау, үзеңә ышанычлы терәк, балаларыңа әти яки әни булырлык пар сайлау - менә шушы төп ике мәсьәләдә ашыкмау һәм ялгышмау зарур. Башкалар кушкан өчен генә ниятләү, кемгәдер иярү, яки, киресенчә, кемгәдер үч итеп күңелеңә ят гамәл кылу, тормышыңны ят кавем кешесе бәйләү... Еллар узгач, болар үкенү газабы булып әйләнеп кайтучан.
- Никахның, иң элек, нияте дөрес булырга тиеш. Шуңа күрә никахка Аллаһ ризалыгы өчен, дип ниятләп керү зарур, - дип сөйләде Руслан хәзрәт Мортазин. - Безнең татар бабаларыбыз - горурланырлык халык. Зур эшләр, ислам динен куәтләү өчен бик күп хезмәтләр эшләп калдырганнар. Ничәмә-ничә гасырлар кулдан күчереп таратылган Коръәни Кәримне нәкъ менә татарлар дөньяда иң беренче мәртәбә Санкт-Петербургта Әби-патша типографиясендә бастырганнар...
Менә шушы тәвәккәл, зирәк, тормыш көтә белүче милләтнең кыз-егетләре гомер юлдашларын башка милләттән сайлаган очраклар аз түгел. Гомумән, катнаш никахлар - үзе бер зур аерым тема. Бөтенләй башка менталитет, гореф-гадәтләр, башка тормыш рәвеше... Өстәвенә, гаиләдә туган балага милләтен кем дип кую, исем сайлау һәм кушуда, дини мәсьәләдә каршылыклар килеп туа.
- Минем биш еллык хезмәт тәҗрибәмдә катнаш гаиләдән бер егет инде дүрт мәртәбә килеп, әле татарчага, әле русчага я исемен, я фамилиясен алыштырды, - ди ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәмәдиева. - Мин мәктәптә укыганда, сыйныф җитәкчебез ипләп кенә үгет-нәсихәтен бирә, "егетләрне читтән эзләмәгез, кызлар, кечкенәдән уйнап үскән, ниндилеген, аннан кайчан нәрсә көтәсен белеп булган егетләрне сайлагыз", - ди торган иде. Безнең сыйныфтан, шул рәвешле, алты пар үсеп чыкты. Никахлашасы кешегезне белеп, сынап барсагыз, гаиләдә мондый проблемалар тумас.
Гүзәл Газетдинова: Гаилә төшенчәсенең соңгы вакытта кадере кимеде кебек. Кеше үзенең матди байлыгын, тормышын кайгырта бүген, гаилә турында уйлар икенче планга күчә. Бу очрашуга килеп, бүген без гаилә коруга карата дини яктан, медицина күзлегеннән, психолог тарафыннан бик акыллы, безгә тормыш алып барганда кирәкле сүз-киңәшләр, гыйбрәтле мисаллар ишеттек. Гаиләнең репродуктив функциясе бар - анда яңа буын барлыкка килә. Яңа буын - ул дөньяны алып барачак киләчәк дигән сүз. Балаларыбыз тәрбиясеннән безнең киләсе тормыш тора. Димәк, балаларны әхлаклы, тәрбияле итеп үстерү кирәк, аның өчен исә гаилә кеше тормышында беренче урында торырга тиеш.
Рузил Заһертдинов: Иртә җенси тормышның зыяны турында табибә Анжелика Эдуардовна әйткәннәр белән тулысынча килешәм. Гаилә кору мәсьәләсенә килгәндә исә, бу хакта 23 яшьтән соң гына уйлана башлармын, мөгаен, чөнки укуны тәмамларга кирәк, һөнәр сайларга, эшкә урнашырга, яшәр өчен торак булдырырга кирәк. Минем өчен бүгенге чара файдалы һәм кызыклы булды, күп мәгълүмат алдым.
Алинә Нуриәхмәтова: Мондый чараларны күбрәк үткәрү кирәк. Бик актуаль тема. Кайбер кыз-егетләрнең кеше арасында үзләрен әти-әниләре белән ничек тотарга белми аптырауларын күзәткәнем бар. Ә әти-әнигә карата мөгамәлә, хөрмәт тәрбиясе турында монда сөйләнгән сүзләр йөрәккә үк үтеп керә. Мондый кичәләрне мәктәпләрдә, таррак аудиторияләрдә, бәлки кызлар - аерым, егетләр аерым җыелып, дәвам итү әйбәт булыр иде. Бирәсе килгән сорауларыбыз, сөйләшәсе килгән сүзләр күп.
чарадан фотолар монда

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: