Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшь авыл хуҗалыгы эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары - 2020» конкурсында катнаша алалар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар.

 Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: molpred-116.ru шулай ук анкета тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: molpred2020rt@mail.ru.

Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 28 август.

Гариза бирү һәм катнашу өчен 8 номинациянең теләсә кайсын сайларга мөмкин: “Интернет-эшкуарлык” “Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы” “Франчайзинг”, “Социаль эшкуарлык”, “Җитештерү”, “Инновацион эшкуарлык”, “Сәүдә” һәм “Хезмәт күрсәтү өлкәсе”.

Төбәк этап финалы бу елның 1 сентябрендә узачак. Җиңүчеләргә бизнесны үстерү өчен 15 мең, 25 мең һәм 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша алалар һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә күрсәтә алалар. «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсының финалы Уфада узачак.

 Исегезгә төшерәбез, «Россиянең яшь эшкуары» конкурсы ике этапта — төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уза. 2019 елда финалистларны бүләкләү тантанасы Казанда узган иде. Татарстан Республикасы башкаласына бөтен илдән 400гә якын эшкуар килде, ә республика халкы берьюлы дүрт номинациядә җиңү яулады.

Төбәк этап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм “Эшкуарлык фабрикасы” проекты ярдәмендә үткәрелә. “Россиянең яшь эшкуары – 2020” конкурсы “Эшкуарлыкны популярлаштыру” илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Конкурсны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм “Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев