Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшь егет аерылган хатынга өйләнә аламы? (СОРАУ-ҖАВАП)

«Мәхәббәтнең күзе юк, диләр. Мин кияүдән кайткан кызга гашыйк булдым. Иптәшләрем: «Ул синнән күпкә өлкәнрәк бит, яшь кызлар беткәнмени?..» - дисәләр дә, исем китми. Әти-әни дә ачулана. Шуңа гына борчылам... Яшь егетнең аерылган хатынга өйләнүе гөнаһ түгелме? Бу уңайдан, дин белгечләре нәрсә киңәш итә?». Айзат исемле егет биргән әлеге сорауга...

«Мәхәббәтнең күзе юк, диләр. Мин кияүдән кайткан кызга гашыйк булдым. Иптәшләрем: «Ул синнән күпкә өлкәнрәк бит, яшь кызлар беткәнмени?..» - дисәләр дә, исем китми. Әти-әни дә ачулана. Шуңа гына борчылам... Яшь егетнең аерылган хатынга өйләнүе гөнаһ түгелме? Бу уңайдан, дин белгечләре нәрсә киңәш итә?».
Айзат исемле егет биргән әлеге сорауга Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт МИҢНЕГАЛИЕВ җавап бирә:
- Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Һәр очракның үз хикмәте була, әлбәттә. Бу егет үз мөхтәсибәтендәге мулла белән сөйләшсә, хәерлерәк. Аларның нәселен якыннан белгән мулла гына егеткә төпле киңәш бирә ала. Егет кешенең өйләнеп җибәрүе ислам динендә, әлбәттә, хуплана. Гаилә кору - һәркем өчен җитди адым, шунлыктан әти-әни сүзен дә аяк астына салырга ярамый шул. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) дә үзеннән олы яшьтәге хатынга өйләнгән. Гомумән алганда, бу хәл тыелмый. Әмма хатын беренче иреннән мотлак аерылганмы - шуны ачыклау мәслихәт.
чыганак: http://intertat.tatar/din/yash-eget-aerylgan-khatynga-yl-n-alamy-sorau-avap/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев