Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшь имамнарга грантлар бирелә

8 апрельдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актанышта эшлекле сәфәрдә булып, "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлеге башлыклары, имамнар, дини тәрбия бирүдә актив эшчәнлек алып баручы мөслимәләр белән очрашты. Сөйләшүдә район җитәкчесе Фаил Камаев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин катнашты. Очрашу мөфтинең Коръән укуы белән башланып...

8 апрельдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актанышта эшлекле сәфәрдә булып, "Яшьлек" мәдәни үзәгендә авыл җирлеге башлыклары, имамнар, дини тәрбия бирүдә актив эшчәнлек алып баручы мөслимәләр белән очрашты. Сөйләшүдә район җитәкчесе Фаил Камаев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин катнашты.
Очрашу мөфтинең Коръән укуы белән башланып китте. Имамнарыбызның да, хакимият башлыгының да, мөфтинең дә фикерләре уртак - яшь буынны әхлаклы тәрбияләү һәм дин юлында хезмәт итүче яшьләрне укытып, имамнарга лаеклы алмаш әзерләү. Нәзарәт тарафыннан яшь имамнар өчен грантлар бирелә башлады. Камил хәзрәт мөфтият тарафыннан оештырылган чаралар, бәйгеләр, проектлар белән дә таныштырды. Имамнарга дин эшләрен алып баруда уңышлар теләде.
Бүгенге көндә районда 45 мәчет эшли, ике яңа мәчет төзелә һәм тагын берсенә нигез салынган. Мөхтәрәм кунакларны Руслан хәзрәт райондагы бүгенге эшчәнлек белән таныштырды. 2015 ел - Татар дин галимнәре елы. Бу уңайдан Актанышның горурланырлыгы бар. Патша заманнарында ук безнең төбәк мәгърифәт юлында әйдәүче булган. Үткәнебезне барлау, тарихыбызны бүгенге буын яшьләргә дә дөрес аңлату максатында Руслан хәзрәт фикерләре белән уртаклашты.
- 25 ел мөфти булган Мөхәммәдъяр Солтановның вафатына 100 ел тула быел. Актаныш районының Мәчти авылында туган (бу авыл 70 елларда юкка чыга) Мөхәммәдъяр Солтанов Уфада мәдрәсәдә укыган, 1856 елда Казан университетын тәмамлаган. 1886 елдан мөфти вазыйфасын үти башлый. Аның дини эшчәнлеге гаять
киңкырлы була. Аның рухын искә алып, районда зур чара оештырырга ниятлибез, - диде ул.
Район мөселманнары белән аралашканда Камил хәзрәт дини сорауларга да җаваплар бирде. Очрашу Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил хәзрәт Вәлиевнең дога кылуы белән тәмамланды.
1 апрельдә Җәмигъ мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы да Коръән аятьләре уку белән башланып киткән иде. Анда Руслан хәзрәт Мортазин имамнарны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган "Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә" белән таныштырды. Әлеге нигезләмәне нәзарәтнең Голәмәләр шурасы ел дәвамында казыйлар белән берлектә әзерләде. Нигезләмәгә җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уздыру, мәетне юу, кәфенләү, мәетне җирләү, зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре, исем кушу, Коръән ашы үткәрү кебек йолаларны башкару тәртибе язылган. Хәзрәтләр менә шулар хакында җентекләп сөйләштеләр, киңәшләштеләр. Җеназа үткәрүгә һәм исем кушу йоласын башкаруга кагылышлы сораулар аерым каралды.
Җыелышта имамнарга "Хузур" нәшриятенең китаплары белән бергә "Шура" журналы да тапшырылды.
Республикада һәм районда динебезне саклап калуда һәм үстерүдә куйган хезмәтләре өчен район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Хәбибрахман кызы Закирова, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре - "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова, "Актаныш авазы" телевидениесе журналисты Ләйсән Глүс кызы Газизова, "Актаныш FM" радиосы журналисты Гөлназ Илгизәр кызы Хөҗҗәтова, "Нур" дини газетасы журналистлары Дилбәр Дильфат кызы Гәрәева, Гөлназ Мирзариф кызы Анамова Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев