Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшь әниләр һөнәр үзләштерә

Укуларны Чаллы шәһәрендәге квалификация күтәрү үзәге белгечләре укыткан

“Демография” милли проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша аерым төр гражданнарга өстәмә һөнәр үзләштерү мөмкинлекләре дәвам итә. Агымдагы елда гына да 50 һәм аннан югары яшьтәге 13 ир-ат газ казаннары операторлары һөнәренә укыган. Бүген 1 июнь көнне исә 7 кеше кулларына логопед һөнәре үзләштергәнлек хакында диплом алды.

Сер түгел, сөйләмнәрендә кимчелекләре булган балалар соңгы елларда аеруча күбәеп китте. Бу, мөгаен, балаларның кече яшьтән үк телефон, гаджетларда утыруларына бәйледер. Әти-әниләрнең дә балалары белән аралашырга вакытлары юк диярлек. Нәтиҗәдә балаларның бик күбе аваз һәм хәрефләрне дөрес әйтми. Менә шул вакытта логопед ярдәме кирәк була да. Ә районда андый белгечләр бик аз. Өйдә баласы белән утыручы яшь әниләр өчен әлеге һөнәрне үзләштерү менә дигән мөмкинлек.

-Әлеге һөнәрне үзләштерү өчен укучылар аерым төр критерийлар буенча сайлап алынды. Иң беренче таләп, өч яшькә тикле баласы булу, икенчесе югары белемле педагог булу, өченчесе инде бала ялы тәмамланып, быел эшкә чыгу вакыты җитү. Әлеге сайлап алынганнарның 80 проценты балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр. Бу үзләштергән һөнәр аларга киләчәктә файда китерер дип ышанабыз, - ди районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов.

Укуларны Чаллы шәһәрендәге квалификация күтәрү үзәге белгечләре укыткан. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, башка еллардан үзгә буларак,  укулар дистанцион форматта алып барылган.

-Әлеге төркем студентлары бик тырыш булдылар. Укулар онлайн рәвештә барса да, студентлар лекцияләрне тыңлап, гамәли күнекмәләр дә эшләделәр. 13 апрельдән 1 июньгә тикле барган курсларда алган белемнәрен алар имтиханнарда яхшы яктан күрсәттеләр. Киләчәктә алар бу һөнәрләрен эшләрендә дә кулланырлар, шулай ук өстәмә эшләү мөмкинлеге дә булыр дигән өметтә калабыз, - ди Чаллы шәһәрендәге квалификация күтәрү үзәге кураторы Гөлнара Салаватова.

Яшь әниләрнең барысы да әлеге укуларны оештырган, аларның укуларының финанс ягын күтәргәне өчен   халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Әлеге укулар хакында үзебезнең бакчаның ватсаптагы эш төркемендә белдем. Бакчабыз мөдире Йолдыз Сәет кызы теләге булган әниләр укыгыз дип хәбәр иткәч, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килеп документларны тапшырдым. Укулар дистанцион форматта булгач, бигрәк җиңел булды. Чөнки һәрвакыт бала янында буласың.  Атнага өч-дүрт тапкыр укыдык. Киләчәктә шушы юнәлеш буенча эшләү теләгем бар, - ди Айзилә Бәшәрова.

-“Каенкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Әлегә бала белән ялда утырам. Бүгенге көндә логопед һөнәре бик кирәклеләрдән исәпләнә. Чөнки бүгенге көндә  балаларның сөйләмнәрендә тел белән кимчелекләр бик күп. Әлеге һөнәрне киләчәктә эшемдә кулланырмын дип исәплим. Безнең бакчада бик көчле логопед Фәнирә апа Нуретдинова эшли. Без аннан да бик күп әйберләргә өйрәндек, - ди  Ләйсән Мөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев