Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшәү яме

Кояш керфекләрен күтәрү белән, кызгылт-алсу нурлар авылыбыз артындагы алма бакчасына үтеп кереп, агачларга җан өрә. Шуннан соң гына якты тасма, авылыбыз урамнарына сузылып, тәрәз төбендәге гөлләрне иркәләп татлы йокыларыннан уята башлый. Кешеләр дә, якты көнгә сөенеп, күзләрен ачалар. Якын әбием белән бабам Хәмидә һәм Дамир кул болгасаң күреп алырлык ераклыктагы...

Кояш керфекләрен күтәрү белән, кызгылт-алсу нурлар авылыбыз артындагы алма бакчасына үтеп кереп, агачларга җан өрә. Шуннан соң гына якты тасма, авылыбыз урамнарына сузылып, тәрәз төбендәге гөлләрне иркәләп татлы йокыларыннан уята башлый. Кешеләр дә, якты көнгә сөенеп, күзләрен ачалар.
Якын әбием белән бабам Хәмидә һәм Дамир кул болгасаң күреп алырлык ераклыктагы күрше авылда - Чирүдә яшиләр. Ә ерак әбием-бабам Зәлифә һәм Габдулла наратлар кочагына сыенган Качкын авылында гомер итәләр. Ике әби-бабамнарның кайсына гына барсаң да, капканы ачып керү белән, үзенә кояш җылылыгын сыйдырган алмагач каршылый, кергән һәр кешенең кесә төбенә күчтәнәч булып шуа торган алмаларның тәме искиткеч. Әйтерсең лә, аларга әбекәй белән бабыкайның җан җылысы күчкән. Өйгә илтүче сукмак янәшәсендә балкып утырган чәчкәләрдән дә әбиемнәрнең күз нурлары бөркелгән төсле тоела.
Чирү авылындагы әби-бабамнарга җәяүләп тә барып килеп була. Әбием Хәмидә әле дә яшь кызлар кебек. Ишек алдыннан башлап өйнең иң эчке почмагына кадәр булган пөхтәлек күзгә бәрелеп тора. Бүлмә буйлап тезелеп киткән гөлләрнең дә саны-хисабы юк. Тәрәзәдән кояшка үрелүче гөлләр өйгә генә түгел, урамга да ямь өстиләр. Намазлык өстендә дисбе тартып утырган әбиемнең яулыгы очында да аның чисталыгы, төгәллеге күренә. Бабам Дамир исә бик оста умартачы. Аның хуҗалыгындагы бал кортлары да безне үз итәләр. Ерак әбием белән бабам исә Качкын авылында яшиләр. Ерак дип әйтү дөрес тә түгелдер, мөгаен. Ярдәм кирәк булу белән, әле без аларга, әле алар безгә килеп җитәләр. Иртән киләбезме без, кичме - һәрвакыт өстәлдә әбиемнең тәбикмәге өелеп тора. Чәй янына менеп кунаклый торган чәкчәк тә өстәлдән өзелми. Вакыты никадәр тыгыз булмасын, әбиемнең йөзе һәрвакыт ачык, сүзгә дә кесәгә керә торганнардан түгел. Сөйләшкән чакта шаян бер сүз килеп чыкса, әбием белән бабам тиз генә кызыклы шигырь дә чыгарып куялар. Бакчага чыктың исә, бар җирдә бабыкайның кулы сизелә. Алмагачлар ышыгы астында карлыганны аның кебек "тәмләп" җыючы юктыр, бәлки. Без, оныклар да булышырга чыксак, карлыган куагы рәтләре уен-көлке, шаян тавышлар белән тула. Кыш көне, тәрәзә артында мамык кар яуганда, мизгел эчендә кире җәйгә әйләнеп кайту өчен, нибары әбиемнең бер балкашык карлыган кайнатмасы җитә. Тел очында калган әчкелт-баллы тәмнән кояшлы җәй тәме килә. Кич җиттеме, бабам кулына гармун алып өйне сихри моңга күмә. Бармаклары гармун телләреннән йөгереп кенә уза, шундук өйгә гаҗәеп нур тарала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев