Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшен сугудан көтүче һәм бер көтү сарык һәлак булган

Казахстанда яшен сугудан көтүче һәм сарыклар һәлак булган. Җангельдин районыныӊ «Айдос» хуҗалыгыныӊ 56 яшьлек көтүчесенеӊ гәүдәсен һәм 1406 баш сарык калдыкларын хайваннар ябылган җирдә, чыккан янгынны сүндергәннән соӊ табалар. Бу янгын яшен сугудан килеп чыккан, дип фаразлыйлар. Тикшерү эшләре бара, дип яза Хезмәт. Ничек кенә булмасын, яшен сугу очраклары безнеӊ...

Казахстанда яшен сугудан көтүче һәм сарыклар һәлак булган. Җангельдин районыныӊ «Айдос» хуҗалыгыныӊ 56 яшьлек көтүчесенеӊ гәүдәсен һәм 1406 баш сарык калдыкларын хайваннар ябылган җирдә, чыккан янгынны сүндергәннән соӊ табалар.
Бу янгын яшен сугудан килеп чыккан, дип фаразлыйлар. Тикшерү эшләре бара, дип яза Хезмәт.
Ничек кенә булмасын, яшен сугу очраклары безнеӊ якларда да булгалады. Узган ел Әтнә районыныда яшь ир-атныӊ яшен сугуда һәлак булганын һәркем хәтерлидер. Шуныӊ өчен, һәркемнән дә сак булу сорала. Яшен булганда, бик биек агачлар астына качу да куркыныч. Кырда яисә басуда яшен вакытында калсагыз, басып торырга яисә җиргә ятарга ярамый, кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап, җиргә утырырга кирәк, дип кисәтәләр.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=19388
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев