Актаныш

Яши-яши ныграк юксындыра

Тышта карлы яңгыр ява. Күзләремнән бер туктамый яшем ага, йөрәкне сагыш били. Әнием белән бергә яшәгән мизгелләрне барлыйм. Күз яшьләремне эчкә йотып, аның фотоларын сыйпыйм. Киң күңелле, изге җанлы булуы өчен дә Ходай Тәгалә аңа кыска гомер насыйп иткән, күрәсең. Әниебез иртән эшлисе эшләрен барлап уяныр, кичен эшләгән эшләренә куанып...

Тышта карлы яңгыр ява. Күзләремнән бер туктамый яшем ага, йөрәкне сагыш били. Әнием белән бергә яшәгән мизгелләрне барлыйм. Күз яшьләремне эчкә йотып, аның фотоларын сыйпыйм. Киң күңелле, изге җанлы булуы өчен дә Ходай Тәгалә аңа кыска гомер насыйп иткән, күрәсең.
Әниебез иртән эшлисе эшләрен барлап уяныр, кичен эшләгән эшләренә куанып йокларга ятар иде. Нәкъ менә шулай яши белүе, рухының ныклыгы, яшәү дәртенең көчлелеге безне әле дә гаҗәпләндерә. Төгәллеге, пөхтәлеге белән ут бөтерчегедәй тынгысызлыгы сокландыра иде.
Тормыш әнигә нинди генә сынаулар бирмәсен, ул горур булды. Юк-бар борчуларга игътибар итмәде. Үзе турында бөтенләй уйламады. Гаилә өчен бөтен көчен бирде.
Их! Әнине югалту ачылары... Әниемнең башын артка чөеп көлгән авазларын ишетеп, төннәрен сискәнеп уянам. Ул каядыр шунда гына, авыз эченнән көйли-көйли, аш саладыр яки коймак пешерәдер кебек тоела.
Әниебез Рәсимә Мөсифуллина үзенең чисталыгы, пөхтәлеге, хезмәт сөючәнлеге, ихласлыгы белән күп кенә кешеләрдән аерылып тора иде.
Кечкенәдән күңеленә иҗат орлыклары салынган әниебез күп укыды, эзләнде, өйрәнде, белем, тәҗрибә туплады. Журналист эшен бик тә яратты ул.
Иртән һәрвакыт юрганымны ябып, битемнән үбеп эшкә чыгып китә иде. Үземнең ике балам бар, әнинең кадерен үзең әни булгач бигрәк беләсең икән лә. Аны бик сагынабыз. Үкенечкә калды - әни оныкларын күрә алмады, и сөенгән булыр иде, яратып туймас иде ул аларны.
Әниебез бик тә хыялый иде. Без кечкенә вакытта, кичләрен йокыга яткач, ул "Мең дә бер кичә" китабындагы әкиятләрне сөйли иде. Кайбер әкиятләр өчәр кичкә сузыла. Көн буе кич җитүен көтеп ала идек Сирин белән икәү.
Әниебез белемле шул, сүз байлыгы искитмәле иде аның, шуңа күрә дә төрле статустагы кешеләр белән тиз арада әңгәмәгә кереп китә алуы, туры сүзле, дөрес, гадел булуы белән кешеләрне таң калдыра иде.
Ул балалар бакчасында тәрбияче, хуҗалыкта профсоюз рәисе, укытучы һәм журналист булып эшләде. Кайда гына эшләсә дә, намуслылыкны, гаделлекне яклады, гади халыкның тормышын, хезмәтен яктыртты. Ул кешеләргә һәрвакыт ярдәмчел булды, беркайчан да югалып калмады. Әни турында бик күпләр хәзер дә: "Тынгысыз, һәр эшенең тәмен белеп эшләде, бик тә олы җанлы иде", - диеп искә алалар.
Безне, әтине бик яратты, вакыт белән хисаплашмыйча төрле темага сөйләшергә, әңгәмә корырга яратты. Әнинең киңәшләрен бервакытта да исебездән чыгармыйбыз, нәрсә генә эшләсәк тә: "Әни ни әйтер иде икән?" - дигән сорау куябыз. Сагынабыз, матур балачагыбыз, яшьлегебез өчен әниебезгә рәхмәт укыйбыз. Иң зур үкенечебез шул: әнине сөендерә алмадык.
Аны җирләгән көнне сабан туе чаклы халык җыелды. Яраталар, аңа хөрмәт зур иде.
Әниемнең караңгы гүрләре якты, рухлары шат булсын. Бу язмам аның рухына хәер-дога булып барып ирешсен. Амин!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: