Актаныш

Яшьлекне урлаган сугыш

- Сез кемнәр? Әйбәт кешеләрме, әллә начар ният белән йөргән "тегеләрме"? - дип каршы алды, бүлмәнең иң түрендә инвалид коляскасында утыручы Факия апа. Бөек Ватан сугышы ветераны Әбүзәр абыйның ишеген кагып хәл белергә дип кереп барышыбыз иде. Мәскәү-Уфа юлыннан ерак түгел урнашып, урман куенына сыешкан Чиялек авылында гомер кичерә алар....

- Сез кемнәр? Әйбәт кешеләрме, әллә начар ният белән йөргән "тегеләрме"? - дип каршы алды, бүлмәнең иң түрендә инвалид коляскасында утыручы Факия апа. Бөек Ватан сугышы ветераны Әбүзәр абыйның ишеген кагып хәл белергә дип кереп барышыбыз иде.
Мәскәү-Уфа юлыннан ерак түгел урнашып, урман куенына сыешкан Чиялек авылында гомер кичерә алар. Бергә тормыш корып яши башлауларына да быел 64 ел булган. Яшьли утны, суны кичкән Әбүзәр абыйның да, кечкенәдән хуҗалык эшенә җигелеп эшләгән, бүгенге көндә I төркем инвалид Факия апаның да сәламәтлекләре мактанырлык түгел. Шөкер, икесе дә әле нык, үз-үзләрен карыйлар.
Түргә узып, аңлашып хәл-әхвәл белешкәч, яшьлек еллары хатирәләрен яңарттык.
- Без күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын, күкләребез тыныч, тормышыбыз имин булсын иде, - дип башлады сүзен Факия апа. Әлеге сүзләрне Бөек Ватан сугышының михнәтен, юклык ачысын татыган өлкәннәребез тарафыннан еш ишетергә була. Һәм бу сүзләргә сыенган мәгънәне бәлки шул чорда яшәгән кешеләр генә яхшы аңлыйдыр. Хәер, күрәчәк итмәсен. Әбүзәр абый белән Факия апаның яшьлеген урлаган сугыш ул.
Әбүзәр абый сугышка бик яшьли алына. Аның дәһшәтен күрмәгән яшь солдатларны поезд белән туры сугыш кочагына, бүген дә гражданнар сугышы кабынып китәргә торган утлы Украинага ташлыйлар. Белоруссия фронтында яраланып кире авылга кайту бәхетенә дә ирешә ул. Тик сугыш бетү хәбәрен Саратовтагы хәрби частьтә каршылый. Туган авылы Чиялеккә 1946 елда гына әйләнеп кайта. Авылда юклыкның тәхеттә утырган чагы бу. Азмы-күпме акча юнәтү нияте белән Казан тимер юлына эшкә урнаша, составлар бушата.
Кире әйләнеп кайткач, авылга тәүгеләрдән кайткан тракторга утырырга тәкъдим итәләр аңа. Шул чордан алып Әбүзәр абый 1985 елда лаеклы ялга чыкканчы хуҗалыкта механизатор булып эшли. Аннан 6 елга якын сөт җыючы булып хезмәт куя. Бөек Ватан сугышында яулаган бихисап орден-медальләреннән кала атказанган механизатор, "Хезмәт ветераны" исеменә дә лаек кеше ул.
Сугыш башлану хәбәре таралган 1941 елның җәендә Факия апага әле нибары 11 яшь кенә булган. Әтисе сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китеп, дәһшәтле Сталинград сугышында башын сала. Яшүсмер кыз 30 чакрым җәяү йөреп почта тарата башлый.
- Ике кешенең башта "үлгән" хәбәрен, аннан шул ук кешеләрнең "исән" хәбәрен алып килдем. Баштан кичмәгәннәр калмады инде,- дип хәтер йомгагын сүтте ул. Шөкер, үзе төшеп калганнардан түгел, әйтәсе сүзен туры бәреп әйтә. 24 ел буе авыл Советы депутаты да булып торган. 48 ел буе хат ташып, лаеклы ялга чыккач та, хуҗалыкта завхоз вазифаларын башкара. Әбүзәр абый кебек үк "Хезмәт ветераны" исеменә лаек.
Иңгә-иң терәп ярты гасырдан артык гомер кичергән Садертдиновлар бүгенге көндә уллары Рафис салып биргән зур гына бура йортта гомер кичерәләр. Авылда яшәсәләр дә бар уңайлыклары да бар: бәдрәф тә, юыну бүлмәсе дә йорт белән бер түбә астына кертелгән. Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә озакламый Чаллы шәһәрендә дә фатир алмакчылар.
- Алла боерса, быел көзгә шунда барабыз, - дип уртаклашты Факия апа ниятләре белән.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: