Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшьләр җитәкләгән җирлектә

Аккүз авыл җирлеге утырышлары даими уздырыла, халыктан кергән сорау-мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр тарафыннан. Шуңа карамастан, җирлекнең хисап җыелышында катнашучы төп аудитория яшьләрдән җыелган иде. Аларның активлыгы авыл өчен яхшы фал ул. Киләчәк яшь буынга күчә бара. Аккүз авыл җирлеге башлыгын да яшьләр үз араларыннан сайлаганнар. 2016 ел урталарыннан биредә Резедә...

Аккүз авыл җирлеге утырышлары даими уздырыла, халыктан кергән сорау-мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр тарафыннан. Шуңа карамастан, җирлекнең хисап җыелышында катнашучы төп аудитория яшьләрдән җыелган иде. Аларның активлыгы авыл өчен яхшы фал ул. Киләчәк яшь буынга күчә бара. Аккүз авыл җирлеге башлыгын да яшьләр үз араларыннан сайлаганнар. 2016 ел урталарыннан биредә Резедә Әхмәтдинова җитәкчелек итә. Яшь кенә булуына карамастан, эшкә бик кыю алынган, авылдашларының хөрмәте дә сизелеп тора.
Алты авылны берләштергән җирлектә 372 хуҗалык исәпләнеп, аларда 875 кеше яши. Узган ел 15 кеше вафат булган, 4 бала дөньяга килгән. 1 яңа гаилә теркәлгән.
Аккүз җирлегендә Рафик Сәхабетдинов җитәкчелегендәге "Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эш урыны белән тәэмин итүче төп оешма булып тора. Кышкы авыл урамнарында карны эттерүдә, җәйге чорда юл буйларын чүп үләннәреннән арындыруда шушы хуҗалыкның булышлыгын тоеп яшиләр биредә. Югалтулар кичергәндә соңгы юлга озатуда, районкүләм спорт һәм мәдәни чараларын оештыруда да аларның ярдәме зур. 2016 елда "Чишмә" хуҗалыгы пай җирләре өчен халыкны 2 центнер бодай, 2 центнер арпа белән тәэмин иткән. Пай җиренең салымын түләү өчен 400әр сум акча өләшенгән.
Җирлектә 3 мәктәп исәпләнә, аларда төрле түгәрәкләр эшли. Мәктәп-хуҗалык-
авыл җирлеге арасындагы тыгыз элемтә саклану һәр төбәк өчен дә олуг мәртәбә. Аккүз - шундый бәхетле җирлекләрнең берсе.
6 авылга 3 фельдшер 875 кешегә медицина хезмәте күрсәтә.
Аккүз мәдәният йорты хезмәткәрләре район күләмендә үткәрелгән барлык чараларда да катнашкан. Җирлектә 2 китапханә бар, интернет эшли, яңа китаплар кайтып тора. Почта элемтәсе хезмәткәрләре газета-журналларга язылу планын үтиләр.
2 балалар бакчасы булып, алар уен-спорт мәйданчыкларыннан, яшелчә бакчаларыннан нәтиҗәле файдаланалар. Берсендә - 17, икенчесендә 11 бала тәрбияләнә. 3 һәм аннан күбрәк балалы 9 гаиләдә үсеп килүче 34 баланың 28е балалар бакчасына йөри.
4 авылда "Байсар" ҖЧҖнең 2 кибетендә һәм шәхси карамактагы 2 ноктада сәүдә хезмәте күрсәтелә. Яңа Кадермәткә автокибет килеп тора.
- Һәр елның 1-3 май көннәрендә 6 авылның да зиратында өмәләр оештырыла. Быел да шушы изге эштә катнашырга барлык авылдашларыбызны да чакырабыз, - ди Резедә Рәдис кызы.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча күпләп эре мал асрауга бернинди дә чикләүләр куелмый. Киресенчә, андыйларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Мини-ферма төзүгә бирелә торган 200 мең, 100 мең сумлык субсидияләр каралган. Аккүз җирлегеннән бер шәхси хуҗалык әлеге программада катнашкан.
Үзара салым акчасы урам утын яктырту, зират йорты төзү һәм юлларны карауга тотылган. 2017 елда җыеласы үзара салым акчасы урам юлларын карауга, чишмәне төзекләндерүгә, Яңа Кадермәтнең зират капкасын яңартуга, Меңнәрдә чүплекне бетерүгә, Михайловка күперен төзекләндерүгә ниятләнгән.
- Авылларыбызда халык бүгенге кебек тыныч тормышта яшәсен, барыбызга да сау-сәламәт булып, бәхетле булып, шат күңел белән матур итеп яшәргә язсын, - дип төгәлләде үз чыгышын Резеда Әхмәтдинова.
Җыелышта район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Сәхабетдинов, полиция участок хезмәткәре Илнур Дәүләтов, Чишмә, Меңнәр авылларының гомум гамәли табибәсе Кадрия Трегулова, Байсар табиблык амбулаториясе баш табибы Альберт Сафиуллин чыгыш ясадылар.
Халыктан кергән сораулар
Михайловка, Аккүз, Ахун, Меңнәр авылларындагы берничә урам юлларын каты өслек белән ныгытырга кирәк. Дәүләт программасына кертеп, һичьюгы берәр урамга вак таш җәяргә кирәк. Аккүздәге ярымҗимерек хәлдәге күперне дә төзекләндерәсе бар.
Актанышка бару безнең җирлек өчен авырлыклар тудыра. Көтеп торырга автобус тукталышыбыз юк. Автобус атнага бер генә килә, анысы да безгә җиткәндә пассажирлар белән тулы була. Олы кешегә урын бирүчеләр сирәк. Безнең бу проблеманы чишүдә ярдәм итсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев