Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшьләр өлкәннәр үрнәгендә үсә

- Бары тик үз көч-куәте, үз осталыгы белән генә көрәште Илфат. Тренер белән шөгыльләнгән булса, әле тагын әллә нинди чемпион исемнәрен яулаган булыр иде. Чиста көрәште, хәрәмләшүне белмәде, бер очко алдым, дип туктап кала торганнардан түгел, барыбер егам, дип ахыргача тырыша иде. - Әлем җирлегеннән өлкән яшьтәге көрәш батыры Фәндил...

- Бары тик үз көч-куәте, үз осталыгы белән генә көрәште Илфат. Тренер белән шөгыльләнгән булса, әле тагын әллә нинди чемпион исемнәрен яулаган булыр иде. Чиста көрәште, хәрәмләшүне белмәде, бер очко алдым, дип туктап кала торганнардан түгел, барыбер егам, дип ахыргача тырыша иде. - Әлем җирлегеннән өлкән яшьтәге көрәш батыры Фәндил Фәррахов якын дусты, сыйныфташы, мәйдан батыры Илфат Әнвәровка кыска гына итеп шундый сыйфатлама бирде. РСФСРның спорт остасы, милли көрәш буенча ТАССР чемпионы, элекке "Социалистик Татарстан" газетасының Муса Җәлил призына уздырылучы турнирлар җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә мәктәп укучылары арасында көрәш бәйгесе 18 ноябрь көнне "Актаныш" спорт комплексында үтте. Бу көнне аңа 65 яшь тулган булыр иде.
Атаклы көрәшченең туган көнен шул рәвешле искә алып, зурлап үткәрү олыгайган көрәшчеләр белән үсеп килүче яшь буын арасындагы дәвамлылыкны саклау өчен үтемле чара.
- Яшьләр олы көрәшчеләрне белеп, алар үрнәгендә үсәргә тиеш, мондый ярышлар - бик әйбәт күренеш, - ди Россиядә ике тапкыр чемпион, дүрт мәртәбә призер калган Наил абый Хаков. - Илфатны 1980 еллардан беләм. Сабантуйларда, республика бәйгеләрендә бергә көрәшеп йөрдек. Хәтерлим, шул 1980 елда район Сабантуена Каракалпак республикасыннан кунаклар да килгән иде. Көрәшнең финалында Марсил Гыйлаевны җиңеп, Илфат абсолют батыр калды. Бик оста иде.
Үзлегеннән шөгыльләнеп, мәйдан батыры исемен яулаган гаярь көрәшче үзенең дүрт улының гына түгел, Әлем авылының бик күп егетләренең дә остазы булган.
- Безгә мондый затлы спорт сарайлары эләкмәде. Чирәм ачылуга бакча артында көрәшә башлый идек. Илфат абый безне өйрәткән чорда Иске Әлем командасы әллә ничә ел рәттән район кубогы алды, һәр авырлык үлчәвенә көрәшер егетебез бар иде, - дип искә алды остазын укучысы һәм бергә басуда тир түккән хезмәттәше Фларит Солтанов. - Илфат абыйның сүзе бер булды: җиңгәнче тырыш, дия торган иде.
Мәйданнарда бил тоткан бу батырлар бүген инде бирелеп, һәм, Наил абый Хаков әйтмешли, бәйләп куйган ат хәлендә, күңелләрендәге кайнар бер алгысу хисен басарга тырышып, келәмдәге яшь көрәшчеләрне күзәтә. 25 кг га кадәр авырлык үлчәвендәге бөтерчек кадәр генә малайлардан алып 75 кг нан авыррак үлчәмдәге егетләр - барысы 140 ка якын яшь көрәшче бил алышканда йөрәк тә сикерми калмас шул! Узган ел беренче мәртәбә уздырылган бәйгедә үзебезнең район мәктәпләре генә катнашкан булса, быел Азнакай һәм Башкортстанның күрше Бакалы районнарыннан да килгәннәр. Илфат Мингалиев - Азнакай командасыннан, Актанышка моңарчы Президент кубогы ярышында көрәшкән булган.
Анысында беренче әйләнештә үк төшеп калган идем, бу юлы җиңеп кайтып китәм: 36 кг авырлык үлчәвендә биш егетне җиңдем, - ди келәмдә соңгы көндәшен чистага салып чыккан Илфат, маңгай тирләрен сөртә-сөртә зур горурлык белән.
Пучыдан Раил Имамов бу ярышта узган ел III урынга ия булган. Әле икенче елын гына шөгыльләнүче малай 28 кг га кадәр үлчәүдә быел батыр калды.
- Яшь көрәшчеләребез күп. Пучы мәктәбендә, Ямалы, Богады, Аккүздә, Әлемдә үсеп килә бәләкәйләр, - ди бу нисбәттән ярышларның баш хөкемдары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Илфир Әнвәров. - Көрәшчеләрне техник яктан, тактик яктан үстерү, тәҗрибә туплау өчен ярышлар күбрәк, һич югы айга берәү кирәкы. Тренировкалар белән генә булмый. Шуңа күрә дә йөрергә, катнашырга тырышабыз. Менә бу ярышларда кем үзен күрсәтә, шулардан җыелма команда төзибез. Чакырган районнарга бармый калган юк: бу уку елы башлангач кына ике тапкыр Азнакайга, Әлмәткә бардык, 26 ноябрьдә Зәйгә, декабрьдә Яр Чаллыга җыенабыз.
Ярышта катнашучылар саны артуы сөендерә, тик әле кайбер мәктәпләр - Чалманарат, Зөбәер, Чуракайдан бер генә көрәшче дә алып төшмәгәннәр, -дип сүзгә кушыла абыйсы Илфир сүзләренә Актанышның 1нче мәктәбендә физкультура фәнен укытучы Шәфкать Әнвәров. - Димәк, анда шөгыльләнүче дә юк. Байсарда быелдан Ришат абый Нургалиев эшли башлады - алга китеш нык сизелә. Мин мәктәптән үзем 10 кешелек команда алып килдем, шуларның 5се финалга үтте.
Командалар арасында урта мәктәпләрдән Актанышның 1нче мәктәбе - I, Пучы - II, кадет-интернат мәктәбе - III; төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Богады - I, Иске Байсар - II, Уразай мәктәбе III урыннарны яуладылар.
Бик күп тапкырлар Сабантуй батыры калган, Рәсәйнең спорт остасы, көрәш буенча Татарстан чемпионы Илфат Әнвәров истәлегенә багышлап 16 ноябрь көнне Актанышның Туган як музеенда үткәрелгән кичә исә көрәшченең тууына 65 ел тулган көннәрдә нур өстенә нур булгандыр. "Мәйдан тоткан әтиебез исеменә шундый күләмле чаралар оештыручыларга рәхмәтебез чиксез", - диләр көрәшченең үзе салган юлын лаеклы дәвам итүче уллары.
Келәм батырлары булып исә Раил Исламов, Ришат Мәрдәнов (Пучы), Әмир Әхмәтов (Уразай), Заһит Шәйхәйдәров (гимназия), Илназ Сәйфетдинов (Аккүз), Рафил Галиев (техникум), Раббани Нургалиев (1нче мәктәп), Денис Муллахмәтов (2нче мәктәп), Фарис Хуҗин (Теләкәй) калдылар. Бертуган Әнвәровлар гаиләсе исеменнән өметле көрәшчегә дип әзерләнгән бүләккә берьюлы ике егет - Татар Суыксуыннан Зәет Шәйхәйдәров һәм Такталачыктан Раян Хановлар ия булды. Җиңүчеләрнең һәммәсенә Илфат Әнвәровның уллары тырышлыгы һәм дуслары, якыннары, көрәштәшләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев