Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшьләр синнән үрнәк алып, күркәмлектә сиңа тиңләшә

Табигатьтә салкын кыш. Акрын гына, салмак кына кар ява. Ул агачларга, өй түбәләренә, коймаларга, каядыр ашыгучы кешеләрнең киемнәренә, керфекләренә ята. Ә тирә-як тып-тын. Әнә җай гына басып кемдер килә. Аяк астында күңелле генә кар шыгырдый. Шаян кар бөртекләре аның белән шаяралар, бөтерелә-бөтерелә я битенә, я өстенә куналар. Ә ул ашыкмый,...

Табигатьтә салкын кыш. Акрын гына, салмак кына кар ява. Ул агачларга, өй түбәләренә, коймаларга, каядыр ашыгучы кешеләрнең киемнәренә, керфекләренә ята. Ә тирә-як тып-тын. Әнә җай гына басып кемдер килә. Аяк астында күңелле генә кар шыгырдый. Шаян кар бөртекләре аның белән шаяралар, бөтерелә-бөтерелә я битенә, я өстенә куналар. Ә ул ашыкмый, кышның, табигатьнең гүзәллегенә сокланып, акрын гына урам буйлап атлый. Ара-тирә очкан саесканнар томшыкларын томшыкларына бәреп, гадәти булмаган тавышлар, авазлар чыгарып, гүя бар җиһанга "мөдир апа" дип пышылдыйлар сыман. Әйе, мөдир апа - безнең апа ул. Бик күп еллар Актанышның 5 нче балалар бакчасы мөдире булып эшләгән хөрмәтле Фәйрүзә Сөнгать кызы Разетдинова.
Ул үзенең 42 еллык эшчәнлеген мәгариф өлкәсенә багышлый. 27 елдан артык балалар бакчасы мөдире буларак намуслы хезмәтен куя. Җитәкчелек вазифасын ул башлангыч мәктәп -балалар бакчасы төзүдән башлый. Бинаны файдалануга тапшыру өчен аның җилкәсенә төзүчеләр, җитәкчеләр белән уртак фикергә килеп эшләү, кирәкле техник җиһазлар, күргәзмә әсбаплар алып кайту һәм башка бик күп мәшәкатьләр өелә. Аларны башкару өчен никадәр йокысыз төннәр үткәргәнен, күпме җитәкчеләрнең ишеген шакыганын Фәйрүзә Сөнгать кызы үзе генә белә торгандыр. Әмма ул барысына да түзде, ару-талуны белмәде, төшенкелеккә бирелмәде, чөнки үзе яна белгән кеше генә башкалар йөрәгендә очкын кабыза ала. Кешеләрне аңлый белгән җитәкчегә бернинди авырлыклар да киртә була алмый.
1995 елның мартында башлангыч мәктәп-балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Шул көннән башлап, ул җирлектәге мәктәпкәчә яшьтәге барлык балаларны бакчага тартуны, аларны тиешенчә мәктәпкә әзерләүне максат итеп куя. Көчле педагогик кадрлар тупланган коллектив балаларның һәрьяклы гармонияле үсешенә ирешү өчен көчен кызганмый. Биредә тәрбияләнүче нәниләр район, республикада үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар.
Ул җитәкләгән коллективта һәрвакыт дустанә җылы мөнәсәбәт, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, ярдәмләшү хөкем сөрә. Бүгенге көндә Фәйрүзә Сөнгать кызы Актанышбаш балалар бакчасын җитәкли. Тынгысыз мөдир тырышлыгы белән бакчада балаларны әхлаклы, сау-сәламәт итеп тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Фәйрүзә Сөнгать кызы тормыш иптәше Фәвәсим абый белән бер-берсен аңлап гомер итәләр. Уллары Илназ, кызлары Гөлшат үз гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр.
Фәйрүзә Сөнгать кызының үз-
үзен тотышында җитезлек, тормыш дәрте ташып тора, күңеле күтәренке. Бүген дә аның җиңе сызганулы, һәр эшне җиренә җиткереп башкара.
Балалар бакчасының абруйлы җитәкчесе, "Россия Федерациясенең атказанган укытучысы" исеменә лаек булган мөгаллимә шушы көннәрдә үзенең юбилеен каршылый.
Хөрмәтле Фәйрүзә Сөнгать кызы! Бәйрәмегез белән Сезне ихлас котлыйбыз. Киләчәктә дә ныклы саулык, бәрәкәтле тигез гомер, җан тынычлыгы, Фәвәсим абый белән балаларыгызның, оныкларыгызның игътибарын, ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Кайда гына хезмәт куйсагыз да,
Күркәм Сезнең кылган эшегез.
Чын җитәкче, гадел һәм намуслы,
Зур максатчан, затлы кеше Сез.
Һәрчак Сезгә юлдаш булсын бары
Якты өмет, олы шатлыклар.
Куанычлы еллар бүләк итсен
Һәрвакытта Сезгә язмышлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев