Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Яшүсмер” яшүсмерләрне барлый

Укучыларның җәйге озын яллары чорында Россия Эчке эшләр министрлыгы фәрманы нигезендә, һәр елдагыча, "Яшүсмер" профилактика операциясе уздырыла. 1 июньнән 31 августка кадәр планлаштырылган чараның максаты - эчке эшләр органнарында һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссияләрдә хисапта торган, катлаулы тормыш хәлендә калган үсмерләрнең җәйге чорда мәшгульлеген тәэмин итү, балалар һәм яшүсмерләр...

Укучыларның җәйге озын яллары чорында Россия Эчке эшләр министрлыгы фәрманы нигезендә, һәр елдагыча, "Яшүсмер" профилактика операциясе уздырыла. 1 июньнән 31 августка кадәр планлаштырылган чараның максаты - эчке эшләр органнарында һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссияләрдә хисапта торган, катлаулы тормыш хәлендә калган үсмерләрнең җәйге чорда мәшгульлеген тәэмин итү, балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларга юл куймау, аларның мәнфәгатьләрен яклау. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспекторы Ания Ахунова белән әңгәмәбез шушы чара хакында.
- Белүемчә, Ания Анильевна, "Яшүсмер" операциясе ел саен төрле исемдәге этапларда үтә.
- Әйе, быелгылары "Яшүсмер-Караучысыз бала", "Яшүсмер-Гаилә", "Яшүсмер-Энә" дигән шартлы исемнәр астында узачак. "Яшүсмер-Гаилә" операциясе, мәсәлән, имин булмаган гаиләләр белән эшләүгә исәпләнгән. Милиция хезмәткәрләре социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә бу гаиләләргә йөреп, аларда балаларның яшәү шартларын, сәламәтлеген, туклануын тикшерәчәк, эшкә урнаштыруда ярдәм итәчәк. Ата-ананың үз вазифаларын башкармавы ачыкланганда, аларны административ яки җинаять җаваплылыгына тарту каралган. "Яшүсмер-Энә" операциясе балигъ булмаганнар арасында наркотик, психотроп матдәләр куллануны профилактикалауга, наркоман-токсикоманнарны ачыклау, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләргә үсмерләрне тарту фактларын ачыклауга исәпләнгән.
- Балигъ булмаганнар арасында тәртип бозу очраклары турында бераз мәгълүмат бирсәк...
- 2016 елның 5 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яшүсмерләр тарафыннан ясалган җинаятьләр кимегән булып тора: узган ел 5 айда 6 җинаять эшләнгән булса, быелга алар-2. Бүген балигъ булмаганнар инспекциясендә 14 яшүсмер профилактик исәптә тора. Араларында тиешсез урында тәмәке тарту кебек административ тәртип бозучылар да, әйткәнемчә, җинаять ясаганнар да бар. Шулай ук, яшьләр генә түгел, яшүсмерләрнең дә җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган, исерек хәлдә йөргән очраклары еш күзәтелә. Закон буенча, яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатылмаска тиеш. Бу елда районның бер авылында яшүсмергә исерткеч сатканда тоткарланган сатучыга суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Мондый хәлләрне булдырмау йөзеннән рейдлар оештырылачак.
- Җәйге чорда балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозулар да еш очрый.
- Хокуксыз килеш скутер руле артына утырган, тиешсез урында велосипедта җилдерүче балалар өчен ата-аналарга җавап бирергә туры килә. Закон бозган өчен штраф суммасы да саллы. Быел әлегә таныклыгы булмаган килеш скутерда йөрүче бер бала да тоткарланмады. Хикмәт төзелгән беркетмәләр санында да, салынган штрафлар күләмендә дә түгел. Иң кыйммәтлесе - балалар иминлеге. Җәен алар болай да үз иркенә куелган, бик күбесе вакытын урамда үткәрә. Шуңа да, әти-әниләргә, кыз-улларыгызның кайда, кайчан, кем белән һәм ни рәвешле вакыт үткәрүеннән хәбәрдар булып, балаларга игътибарлырак булсагыз иде диясем килә. Җәйләр имин, матур үтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев