Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яшьтәшләребез кайда, ничек яшиләр?

Без Уфага барып кергәндә кояш инде балкып тора иде. Шәһәр белән таныша-таныша, Рәми Гарипов исемендәге беренче башкорт республика гимназия-интернатына юл тоттык. Ишектән керүгә башкорт шагыйренең портрет-тактасы һәм шигъри юллары каршы алды. Безне директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Альмира Абдуллина сәламләде. Ул безне ерактан килгән кунаклар дип якты-йөз белән каршылаганнан соң,...

Без Уфага барып кергәндә кояш инде балкып тора иде. Шәһәр белән таныша-таныша, Рәми Гарипов исемендәге беренче башкорт республика гимназия-интернатына юл тоттык.
Ишектән керүгә башкорт шагыйренең портрет-тактасы һәм шигъри юллары каршы алды. Безне директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Альмира Абдуллина сәламләде. Ул безне ерактан килгән кунаклар дип якты-йөз белән каршылаганнан соң, ашханәгә алып керде. Бик матур итеп табын хәзерләнгән иде.
Уку йортында бай җиһазландырылган, барлык мөмкинлекләр тудырылган медпункт эшли. Беренче медицина ярдәме күрсәтү, дәвалау, массаж, изоляция бүлмәләре җиһазландырылган. Аннары без укучылар яши торган бүлмәләргә кердек. Балалар бер бүлмәдә икешәр-өчәр кеше бергә яшиләр. Артык зур булмаган бүлмәләрдә караватлар, өстәл-тумбочкалар, кием шкафлары, душ бүлмәләре урнаштырылган. "Безнең укучылар бер минут та тик тормый, менә бүген курай бәйрәменә катнашырга барачаклар",- диде Альмира апа.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 3 февраль, 2012 9 (9654) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев