Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Явыз кармак каптырмасын!

Соңгы вакытларда интернетта балаларны суицидка китерә торган төрле сайтлар турында еш ишетелә башлады. Төрле психологик факторларның гына түгел, шушындый уеннарның сау-сәламәт балаларыбызны юкка чыгаруы аеруча аяныч. Теләп тапкан, сөеп баккан газизләребезне шушындый афәтләрдән, психикаларына начар тәэсир итүче әйберләрдән ничек сакларга һәм ничек якларга? Әлеге сорау, мөгаен, барлык ата-аналарны да борчый...

Соңгы вакытларда интернетта балаларны суицидка китерә торган төрле сайтлар турында еш ишетелә башлады. Төрле психологик факторларның гына түгел, шушындый уеннарның сау-сәламәт балаларыбызны юкка чыгаруы аеруча аяныч. Теләп тапкан, сөеп баккан газизләребезне шушындый афәтләрдән, психикаларына начар тәэсир итүче әйберләрдән ничек сакларга һәм ничек якларга? Әлеге сорау, мөгаен, барлык ата-аналарны да борчый торгандыр. Белгечләр ярдәмендә без аларга берникадәр ачыклык кертергә тырыштык.
Сөйләшүгә "Ихлас" педагогик-психологик үзәге җитәкчесе Миләүшә Имаметдинованы, Актанышның 1 нче мәктәбенең социаль педагогы Илиза Әхмәтханованы, Актанышның 2 нче мәктәбенең социаль педагогы Ландыш Шәехованы, кадет интернат-мәктәбе социаль педагогы Кәрим Галиәхмәтовны чакырдык. Әлеге педагоглар балалар белән якыннан эшләүче, аларның күңелләренә тирәнрәк үтеп керүче һәм проблемалары хакында күбрәк белүчеләр дә.
- Без, гадәттә, баланың психикасына начар тәэсир итүче препаратлар дигәндә, наркотик матдәләрне күз алдына китерәбез. Ә бит тәмәкедә дә күпмедер никотин бар. Шулай ук спиртлы эчемлекләр дә психиканы боза. Төрле спайслар да балада бәйлелек барлыкка китерә.
Ландыш Шәехова:
- Сүз дә юк, наркотик - замана афәте. Аның белән көрәшү өчен оештырылган һәр чара хуплау таба. Соңгы елларда 16-27 март көннәрендә "Үлем белән кайда сату итәләр - хәбәр ит" дигән бөтенрәсәй күләмендә уздырылучы акция дә шуның ачык мисалы. Ак үлемгә каршы көрәштә халык ярдәме зур, аның буенча ышаныч телефоннары да эшли. Шунысы куандыра: безнең районда наркотик кулланучы яшүсмерләр юк.
Илиза Әхмәтханова:
- Әмма, кызганычка каршы, күп кенә яшүсмерләр бик иртә тәмәке тарта, исерткеч эчемлекләр куллана, хәтта организм тиз күнегә торган җиңелчә наркотиклар да куллана башлыйлар. Статистика 11-14 яшьлек яшүсмерләрне шушы хәлдә күрсәтә.
- Бик иртә тәмәке тарта, исерткеч эчемлекләр куллана башлаган балаларга мәктәпләрдә нинди аңлату эшләре алып барыла?
Кәрим Галиәхмәтов:
- Үзегез дә белеп торасыз, безнең кадет мәктәбенә күбрәк авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар килә. Алар белән беренче көннән үк якыннан аралашып, күңелләренә юл табарга тырышабыз. Мәктәптә дә, интернатта да алар гел күзәтү астында. Һәр гамәлләре уч төбендәге кебек. Тәмәке тартучы балалар беленә икән, аларның әти-әниләренә хәбәр итәбез, үзләрен чакырып аралашабыз, өйләренә барып яшәү шартларын өйрәнәбез.
Илиза Әхмәтханова:
- Тәмәке тартучы, исерткеч эчемлекләр кулланучы балаларның 70-80 проценты, гадәттә, тотрыксыз гаиләләрдән була. Аларның девизы: "Бар нәрсәне дә кулланып карарга", "текә егет" булу. Әти-әнинең бертуктаусыз басым ясавы нәтиҗәсе, шөгыль булмаудан бу. Шуңа күрә хәтәр төркемдә торучы яшүсмерләрнең теге яки бу түгәрәккә йөрүләрен тәэмин итәргә тырышабыз. Начар гадәтле яшүсмерләрнең әти-
әниләре белән сөйләшүләр алып барабыз. Сөйләшү барышында аларның бу хәлләрне белмәве ачыклана. Ышанасылары килмичә, "юктыр" дигән сүзне әйтәләр.
- Кибетләрдә бала организмында бәйлелек барлыкка китерә торган энергетик эчемлек, спайс, электрон сигарет сату очраклары ешайды. Яшүсмерләр организмга аларның бер зыяны да юк, дип исәпли. Чынлыкта исә, киресе бит. Өстәвенә, алар кыйммәт тә.
Ландыш Шәехова:
- Әйе, дөрестән дә, әлеге афәтләр безнең районны да читләтеп үтми. Кибетләрдә аларны сату очраклары бар. Без укучыларга аларның зыяны хакында даими аңлату эшләре алып барабыз. Укучылар белән очрашуга районның наркологларын чакырабыз. Алар электрон сигаретлар составында да организмда бәйлелек барлыкка китерә, сәламәтлеккә зыян сала торган матдәләр барлыгын яхшылап аңлаталар. Энергетик эчемлекләр, спайслар да шундый ук үзлеккә ия икәнлегенә төшендерәләр. Мөмкинлектән файдаланып, сатучыларга 18 яше тулмаган балаларга электрон сигаретларны, энергетик эчемлекләрне, спайсларны сатмасагыз иде дип мөрәҗәгать итәм. Ул балаларны үз балаларыгыз итеп күз алдына китерсәгез иде. Мәктәпләр янындагы кибетләрдә спиртлы эчемлекләр, тәмәке сатуны, гомумән, бетерсеннәр иде дип телибез. Әлеге фикерне ата-аналар да хуплый.
Кәрим Галиәхмәтов:
- Әлеге фикерне мин дә хуплыйм. Без балаларның йөзләреннән үк нәрсәнең нәрсә икәнен чамалыйбыз. Кайвакыт яшерергә тырышсалар да, кесәләрен капшап булса да, аларны алабыз, юк итәбез. Кабат-кабат аңлату эшләре алып барабыз. Шунысы куандыра: кадет мәктәбенә килгәндә бик үк тәртипле булмаган балалар да бер елдан соң кысага керә, начар гамәлләр кылмый башлый. Спортка тартыла.
- Тәртипсезлек эшләргә яраткан балаларга психологлар ярдәме дә зыян итмидер...
Миләүшә Имаметдинова:
- Психолог ярдәме дигәндә, күпләр аны акыл ягыннан артта калганнарга ярдәм дип кабул итә. Әмма бу һич кенә дә алай түгел. Безнең "Ихлас" педагогик-психологик үзәгендә бүгенге көндә ике бүлмә эшли. Шуларның берсе - заманча җиһазландырылган сенсор бүлмәсе. Әлеге бүлмәнең максаты - психологик эмоциональ киеренкелекне киметү, төрле тотлыгуны бетерү юнәлешендә эшләү. Бүлмә коры бассейн, төрле фибероптик җиһазлар, көзгеле шар, төсле динамик проектор белән җиһазланган. Икенче бүлмәдә аерым һәм төркем белән эшләү өчен төрле типтагы җиһазлар урнаштырылган.
Безнең тарафтан барлык мәктәпләр белән дә килешү төзелде, психологик ярдәм күрсәтүгә ата-аналардан язмача ризалык алынды. Мәктәпләрдә балалар, ата-аналар, педагогик коллектив белән очрашулар алып барабыз. Балалар белән тестлар үткәрәбез. Иң беренче чиратта, социаль яктан авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашып, эш оештырабыз.
- Соңгы вакытта интернет челтәрендә балалар арасында "Зәңгәр кит" дип исемләнгән бик куркыныч уен киң таралды. Уенның төп максаты: баланы суицидка китерү.
- Әйе, уенда 50 адым билгеләнә. 1 нче адымда бала үз кулына кит рәсемен ясарга тиеш. Шул рәвешле бала 49 тапкыр төрле мәгънәсез биремнәрне эшләргә тиеш була. Бу - баланы зомбига әйләндерүнең бер юлы. 50 нче адым - бала үлеме. Ата-аналар балаларына аеруча игътибарлы булсыннар иде. Хәзер программалар бик күп төрле. Уенның хуҗасын белеп, сез тиз арада тиешле органнарга хәбәр итәргә тиешсез. Интернет балаларны тәрбияләми, аларны без үзебез тәрбиялибез.
Илиза Әхмәтханова:
- Кайбер әти-әниләр балалардан ерак торалар. Өйдә ашау, йоклау гына гаилә тәрбиясенә керми. Баланы аңлый белергә, аның белән дус булырга кирәк. Әти-әнисенең дә кайчандыр яшүсмер булганын, аның да шундый проблемалары булганын яшүсмерләр аңлап бетерми. Баланың үзе белән генә түгел, дуслары белән дә дус булырга кирәклеген онытмагыз. Ә безнең әти-әниләр кайбер очракта баласының кем белән аралашканын да белми. Тәмәкене, аракыны күп кеше куллана димәскә, ә киресенчә, кулланмыйча үрнәк күрсәтергә кирәк. Гап-гади мисал: кеше организмына һава климаты ярамый икән, ул авырый башлый. Өйдәге психологик климат та нәкъ шулай. Ниндидер тайпылыш булды икән, яшүсмер өйне дә, әти-әнине дә үзгәртә алмый, урамга чыгып китә. Ә урам баласы нәкъ шушы кармакка килеп эләгә.
Миләүшә Имаметдинова:
- Балалар белән утырырга, шөгыльләнергә вакытыгызны кызганмагыз. Бергәләп бүгенге көннең ничек үтүе, нинди күңелле һәм проблемалы вакыйгалар булуын ачыклагыз. Сезнең ярдәм кирәкмиме - белегез. Бала социаль челтәрдә кем белән аралаша, нинди сайтларда утыра - сез аларны да белеп торырга тиеш. Хөрмәтле ата-аналар! Балалар язмышы бары сезнең кулларда. Сез төрле ситуациядә дә инициативаны үз кулыгызга алып, дөрес юнәлеш бирергә тиешсез.
Илиза Әхмәтханова:
- Сезнең җылы сүзегез, ягымлы карашыгыз балага көн буена җитә торган азык икәнен онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев