Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яз көне боз өстенә чыгудан тыелырга кирәк

Иртә язда, бигрәк тә март-апрель айларында коткаручыларга боз ватылып, су астына төшеп киткән кешеләрне коткарырга еш туры килә. Язгы кояш нурлары астында сулыклардагы, елга-күлләрдәге бозлар көпшәкләнә, ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый. Елга тамакларында, тиз агымлы, яисә чишмә бәреп торган урыннарда, суүсемнәр, агач-куаклар, камыш үскән...

Иртә язда, бигрәк тә март-апрель айларында коткаручыларга боз ватылып, су астына төшеп киткән кешеләрне коткарырга еш туры килә. Язгы кояш нурлары астында сулыклардагы, елга-күлләрдәге бозлар көпшәкләнә, ныклыгы бетә. Бу чорда боз өстеннән йөрү аеруча куркыныч була башлый.
Елга тамакларында, тиз агымлы, яисә чишмә бәреп торган урыннарда, суүсемнәр, агач-куаклар, камыш үскән җирләрдә боз ышанычлы түгел. Һава температурасы өч көн рәттән 0 градустан югарырак тора икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими дигән сүз Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен көпшәкләнә, йомшаклана. Караңгыда, күз күреме начар булганда боз өстеннән чыгу куркынычка әйләнә. Бер кеше өчен бозның калынлыгы 7 сантиметр булганда куркынычсыз, ә җәяүле¬ләр чыгу урыннарында ул - 15, автомобильләргә - 30 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Ныклы боз - үтә күренмәле, яшкелт яисә зәңгәрсу төстә булырга тиеш, ә нәзек боз - тонык була, өстендә кар булган боз да куркыныч. Ул агым булган, камышлар үскән җирләрдә нә¬зегрәк.
Бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый, таяк белән суккач су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый. Боз аша чыгу өчен тапталган сукмакны яисә чаңгы эзен сайларга кирәк. Аяк астыгызда боз чатнаса, аякны боздан аермыйча, аларны җилкә киңлегендә ку¬еп, үзегез кергән эздән ярга чыгыгыз.
Нәкъ менә кышкы-язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында суда уннарча кеше, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә. Фаҗигалар булмасын өчен, яз көне боз өстенә чыгудан тыелырга кирәк. Бу - иң ышанычлы ысул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев