Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яз урынына җәй килә!

Метеорологлар һич көтелмәгән фаразлар китерә.

Русиядә мартның беренче көннәрендә үк яз башы өчен хас булмаган җылы һава торышы булачак. Илнең кайбер төбәкләрендә көндез 22-24 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Русия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде.

"Бу инде яз түгел, ә чын җәй булачак", — дип ассызыклый ул. Әйтик, 4 марттан аномаль җылы Воронеж, Курск һәм Липецк өлкәләрендә +15-18 градуска кадәр көтелә. Кырым һәм Краснодар краенда — 22, Адыгеяда 24 градуска кадәр җылытачак.

Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсендә атна дәвамында температура апрельдәге кебек булачак. Пәнҗешәмбе, 5 мартта, 13 градуска кадәр җылытачак. Март башында явым-төшем көтелми.

"8 мартта кояш кыздыруын көтәргә кирәкми, әмма көн җылы булачак”, — ди белгеч. Аның сүзләренә караганда, бу 140 ел эчендә куелган температура рекорды булырга мөмкин.

"Һава торышы гади булмаячак. Көн саен температура күтәреләчәк, бу Африкадан һәм Якын Көнчыгыштан килә торган бик җылы һава агымы белән бәйле”, — дип ассызыклый синоптик.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев