Актаныш

Язгы чәчүгә әзерлек

Төп бурычлар үзгәрми Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры-язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Сер түгел, аңа әзерлек, елдагыча көздән үк башланып киткән иде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда әлеге хезмәткә нәтиҗә ясау буларак техник күзәтүләр башланды. Аның тәүгесе хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар катнашында "Алга" ҖЧҖндә узды. - Төп максат- язгы кыр...

Төп бурычлар үзгәрми
Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры-язгы чәчүгә дә кыска вакыт калып килә. Сер түгел, аңа әзерлек, елдагыча көздән үк башланып киткән иде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда әлеге хезмәткә нәтиҗә ясау буларак техник күзәтүләр башланды. Аның тәүгесе хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар катнашында "Алга" ҖЧҖндә узды.
- Төп максат- язгы кыр эшләрен бәлә-казаларсыз, исән-имин башкарып чыгу,-дип ассызыклады сөйләшү барышында район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев. Әлеге бурыч ел да кат-кат ассызыкланса да, кызганыч язгы эшләр, урып-җыю чоры корбаннарсыз узмый.
Республикада 2000 елдан алып 2013 елга кадәр 200гә якын бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның саллы өлеше кеше факторына бәйле: ярдан төшү, тапталу, ягъни гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү һәм башкалар. Сер түгел, төзек булмаган техникаларның юлларда йөрүе дә башкалар өчен зур куркынычлык тудыра. Техник күзәтүләрнең иң тәүге максаты шушы фаҗигаләрне булдырмау.
Сүз уңаеннан
Быел Республика буенча язгы чәчү 2 млн гектар жирдә башкарылачак һәм язгы кампания 11 млрд сумлык ресурс таләп итә.
Әлеге финанслауның саллы өлешен (5 млрд сум) минераль ашламалар тәшкил итәчәк. Ягулык-майлау материалларына 2,5 млрд, запас частьләргә, орлыклар алуга, үсемлекләрне саклауга 1шәр млрд сум тоту ниятләнә.
Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, узган ел язгы чәчүгә 8 млрд сум тәганләнгән булган, әмма агымдагы елда ягулык-майлау материалларына бәя кискен арту быел өстәмә финанслаусорый.
Кара алтын өстендә утырып, 500 млн тоннадан артык нефть чыгарсак та, шунсы кызганыч, иң кыйммәт ягулык бездә.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: