Актаныш

Язгы ташу быел иртәрәк кузгалачак

Агыйдел аша гына күрше Башкортстанга чыгарга теләүчеләр җиңел сулап куя ала - әле 5 тонна авырлыкка кадәр техника белән елгага керергә рөхсәт ителә. Әмма көннән-көн җылы яз сулышы елга-күлләрнең боз юрганын эретә, йомшарта, боз өсте көпшәкләнеп, юкара бара. Быел язгы ташулар иртәрәк башланырга охшаган - елгаларның боздан арчылуы башка еллардагыдан...

Агыйдел аша гына күрше Башкортстанга чыгарга теләүчеләр җиңел сулап куя ала - әле 5 тонна авырлыкка кадәр техника белән елгага керергә рөхсәт ителә. Әмма көннән-көн җылы яз сулышы елга-күлләрнең боз юрганын эретә, йомшарта, боз өсте көпшәкләнеп, юкара бара. Быел язгы ташулар иртәрәк башланырга охшаган - елгаларның боздан арчылуы башка еллардагыдан берәр атнага иртәрәк булыр дип көтелә.
103нче коткару-янгын сакчылыгы гарнизонының янгынга каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 15нче отряды җитәкчесе Денис Терентьев белән әңгәмәбез язгы ташуга әзерлек хакында.
- Елгаларда калын-калын бозларның кышкы йокыдан уянып, кубарылып кузгалуы, ерактан ук ишетелүче гөрелдәү тавышлары - безнең өчен язның иң көтеп алынган, гайрәтле матурлык күренеше, сезнең хезмәт өчен - урак өсте дип әйтсәк тә буладыр.
- Әйе, бу гайрәтле матурлык җимергеч көчкә ия булып, каршында очраган бар нәрсәне юкка чыгару сәләтенә дә ия. Язгы ташуның куәте туфракның дымлылыгына, кардагы су запасына һәм һава торышына бәйле. Әмма быел ташулар тыныч булырга охшаган. Күпьеллык күзәтүләр һәм Татарстан гидрометеохезмәте биргән мәгълүматлар буенча, Сөн елгасында суның максималь күтәрелү дәрәҗәсе 5,96 м дип исәпләнә. 2015 елда су күпкә аз - 3,85 м дәрәҗәсендә күтәрелгән. Быел районда кар калынлыгы күпьеллык уртача күрсәткечләргә карата 89 процент тәшкил итә, ягъни язгы ташу чорында елгаларда су урта дәрәҗәдә - 4,53 м күтәрелер дип фаразларга нигез бирә. Шуңа күрә елгаларның боздан арчылуы һәм боз китү вакыты безнең төньяк-көнчыгыш районнарда 30 март-4 апрель тирәләренә туры килер дип көтәбез.
- Су басу куркынычы янаган авыллар бармы?
- Барысы да һава торышына бәйле. Хәзер менә көннәр суыта башлады. Апрель аенда исә уртача тәүлеклек һава температурасы җылы булыр дип көтелә. Ул вакытта кар эрү көн-төн барачак, димәк, елгалар күтәреләчәк. Су басу куркынычы янаган дүрт зона билгеләнгән: Яңа Байсардан - 15 йорт, Аккүздән - 5, Меңнәрдән - 9, Аештан - 28 йорт, шул йортларда яшәүче 178 кеше куркыныч зонада исәпләнә. Потенциаль яктан куркыныч зонага кергән социаль әһәмияткә ия һәм икътисади объектлар юк. Бу урыннарда тәүлек буе суның биеклеген үлчәү белән шөгыльләнә торган вакытлы гидропостлар булдырылды, җаваплы кешеләре билгеләнде. Һәр төрле хәвефле очрак өчен тиешле техника - су суыртучы насослар, махсус машиналар, шул исәптән, янгын сүндерү машинасы, мотокөймә әзерләп куелган, халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр бирү системасы эшчәнлеге тикшерелә. Шулай ук, Теләкәй җирлегенә караган Иске Җияш авылы буасы капиталь ремонт таләп итә, шуңа күрә анда да гидропост булдырылды. Көздән бар саклык чаралары күрелде, буада суны махсус киметтек.
24 февраль көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең язгы ташу вакытында район халкының иминлеген саклау турында карары чыкты. Бу чорда башкарыласы чаралар планы төзелеп, җаваплы оешмалар билгеләнеп, хәзер алар план нигезендә тормышка ашырыла.
- Язгы ташуда боз тыгылу куркынычы булган участокларда боз шартлата торган иделәр...
- Узган ел елгаларда боз бик тиз эреп бетү сәбәпле, андый эшләр башкарылмады. Быел исә Сөн елгасының Иске Байсар күпере янында һәм Аешта боз шартлатулар ниятләнә.
- Балык тоту җене кагылганнарны, гадәттә, язгы боз гына туктатмый, елгаларда су күтәрелә башлагач та, урын табып, үз эшләрен дәвам итәргә тырышалар.
- Кызганычка каршы, аларны үзләренең генә түгел, коткаручыларның тормышларын куркыныч астына куюлары да бик уйландырмый. Балык тоту ләззәте, аннан килгән табыш берничек тә кеше гомере белән тиңләшә алмый. Әгәр дә һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак дәрәҗәдә саклана икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими. Шөкер, быел кышын районда суга батып үлүчеләр булмады. Язгы ташуларны да югалту, афәтләрсез, имин генә үткәрергә язсын. Шунысын да искәртү урынлы булыр: язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәргә 1 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: