Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Язмыш аларны бер-берсенә тиң яр иткән

Алар икесе дә бер авылда туып үскәннәр, бер сукмактан йөргәннәр. Авылның ике башында яшәсәләр дә, бер-берсенең төс-кыяфәтен, холык-фигылен кечкенәдән үк күреп торганнар. Сүзем Хәмидә һәм Дамир Хәбибуллиннар турында. Аларның гаилә корып, бергә гомер кичерүләренә дә инде 55 ел вакыт узган. Гомер агышларына күзләр иярми. Апрель гөрләвекләре кебек, көннәр-еллар каядыр ашыгалар,...

Алар икесе дә бер авылда туып үскәннәр, бер сукмактан йөргәннәр. Авылның ике башында яшәсәләр дә, бер-берсенең төс-кыяфәтен, холык-фигылен кечкенәдән үк күреп торганнар. Сүзем Хәмидә һәм Дамир Хәбибуллиннар турында. Аларның гаилә корып, бергә гомер кичерүләренә дә инде 55 ел вакыт узган. Гомер агышларына күзләр иярми. Апрель гөрләвекләре кебек, көннәр-еллар каядыр ашыгалар, тормышта очраган төрле кыенлыкларны читкә этәрә-этәрә, үз юлын табып, гомер үз җаена ага да ага...
Пучы урта мәктәбен 1955 елда тәмамлаган егет авылны калдырып, чирәм җирләрне үзләштерергә чыгып китә. Яшьлек хыяллары Дамир Хәбибуллинга әнә шундый канат куйган, ерак юлга кузгалырга үзендә көч тапкан. 1954 елда илдә ашлык үстерүне арттыру, күз алдына китергесез зур дала җирләреннән сөрем җирләре ясау бурычы куелган. Комсомол чакыруы белән, яшьләр агым-агым булып Казахстан якларына юл ала. Чирү авылының көч-куәте ташып торган егете Дамир Мирзамөхәммәт улы да чирәм җирләрне үзләштерүгә 4 ел гомерен багышлый. Тик сагындыра икән ул туган як, авылдан читтә яшәү мавыктыргыч та, әмма күңелгә нидер җитми. Туган туфрак, туган нигез тарта. Ә Дамир абый - җир кешесе. Аның өчен туган як басулары читтәге ялан-кырлардан якынрак та, кадерлерәк тә.
Ул кабат туган ягына кайткач, ике дә уйламыйча, тракторга утыра. Комбайн штурвалын да иярли. Соңрак бригадир, остаханә мөдире була. 1972 елда аны Әтәс авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Бу вазифаны 8 еллап башкарганнан соң, читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм агроном булып эшли. Ә лаеклы ялга чыкканчы 7-8 еллап хуҗалыкта икътисадчы вазифасын башкара.
Шушы вакыт эчендә аларның гаиләсендә тупырдашып балалар да үсә. Тормыш иптәше Хәмидә Газизҗан кызы иренә зур ярдәмче, балаларына олы терәк була. Язмыш җилләре генә аны гел иркәләп-назлап тормый, бер-бер артлы ачы сынаулар килеп тора. Иң аянычы - аңа бала хәсрәте татырга туры килә. Әле бер генә тапкыр да түгел...
Чирү авылының чибәр кызы Хәмидәне 17 яшендә мәҗбүриләп диярлек кияүгә бирәләр. Озак яшәмиләр алар беренче ире белән, 5 елдан аерылып, авылына әти-әнисе йортына кайтып төшә. Бу вакытта аңа 22 яшь була. Әлеге вакыйгалар 4-5 ел күрешми яшәгән Дамир белән Хәмидәгә кабат күрешү мөмкинлеге бирә.
- Дүрт малай тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз, Аллага шөкер, тырыш, эшчән булып үстеләр. Хәзерге тормышларын күреп, сөенеп яшибез, - диләр алар.
- Зурысы 27 яшендә мәрхүм булды, - диделәр дә, берара сүзсез калдылар.
Шушы кайгы әле дә аларның йөрәген телгәли. Дамир абый авыр сулап бүлмә буйлап йөренеп килә, ирләрчә ныклык күрсәтергә теләсә дә, җаны бәргәләнгәнен күңел сизә. Ә Хәмидә апаның күз яшьләре кибеп тормый, хәсрәтен эчкә йотар өчен, тамагына җыелган төер җибәрмидер кебек. Бик авыр кичерә ана йөрәге бу кайгыны, төн йокылары кача, табиблар аны өзлегүдән саклап калу өчен, салкын су белән коенырга тәкъдим итәләр.
- Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Менә шулай килеп чыкты инде, йоклый алмагач, көчле тәэсирле дарулар эчтем, кыш-җәй дип тормадым, 14 ел буе салкын су белән коендым, салкын тимәде.
Айрат исемле уллары Актанышта яши. Ерак юлларга йөрүче шофер ул, илнең бер почмагыннан икенчесенә автомобильләр ташый. Хатыны Нәкыя белән ике бала үстергәннәр. Балалары инде зурлар, Алия һәм Артур исемлеләр. Югары белем үзләштереп, хәзер икесе дә Казанда яши.
Алмаз исемлесе Чаллыда яши. Кызы Фәнүзә - Алабуга педагогия институтын, ә улы Алгиз төзелеш колледжын тәмамлаган.
Төпчек уллары Айдар һәм аның хатыны Сөмбел Әтәс мәктәбендә укыталар. Баштагы елларда алар төп йортта әти-әниләре белән бергә яшәгәннәр. Аннары, эшкә якынрак дип, Әтәстә үз йортларын булдырганнар. Алинә һәм Адилә исемле ике кыз үстерәләр.
- Балаларыгызның да, оныкларыгызның да исемнәре "А" хәрефеннән башлана икән.
- Нәфис сүз остасы Айрат Арслановның концертын карап кайткач, яңа туган улыма Айрат исеме кушарга булдым. Абыйларына якын дип, энеләренә Алмаз, Айдар дип исем бирдек. Ә алар үз балаларына исем сайлаганда әтиләренә хөрмәт билгесе дигәннәрдер инде, - ди гаилә башлыгы Дамир абый.
Сүзләр җебен Хәмидә апа ялгап алып китә:
- Рәхәт чаклар да, михнәт күргән газаплар да очрап торды. Яшермим, тормышым катлаулы булды. Җиде бала таптым, шуның дүртесе - гүр иясе. Беренче иптәшемнән туган малаем да озын гомерле булмады, 48 яшендә дөнья куйды. Югары Ослан районында гаиләсе калды. Гомерем буе хуҗалыкта эшләдем, ул дәверләрдә эштән калу юк иде. 24 ел каенанам белән яшәдем. Бик яхшы кеше иде, балаларыбызны ул үстереште. Киленнәрем дә бик әйбәтләр, аларны үстергән әти-әниләренә рәхмәтлебез.
Дамир Хәбибуллинның "Чирәм җирләрне үзләштергән өчен" медале бар, ике тапкыр ВДНХның бронза медаленә лаек була. Заманында аның әти-әнисе Сәхипкамал һәм Мирзамөхәммәт Хәбибуллиннар улларына бәхет сорап дога кылганнардыр. 3 бертуган, өчесе өч җирдә яшәсәләр дә, әле дә бер-берсенең хәлләрен белешеп гомер кичерәләр. Хәмидә апа исә әти-әнисенең ишле балалы гаиләсендә 5 ир бала янында бердәнбер кыз булып үсә. Шуңадырмы - ир-атларга карата игътибар-хөрмәт күрсәтүгә аеруча сак карый.
- Иремә рәхмәтлемен, какмады, авыр сүз әйтмәде, начар гадәтләре булмады. Авылыбызны яратабыз. Күршеләребез, туганнарыбыз белән аралашып, дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль булып көннең үткәнен сизми дә калабыз.
Хәбибуллиннар үз гомерләрендә ике өй салып чыкканнар. Ишле мал-туар асрап яшәгәннәр. Хәзер дә эшсез тора алмыйлар. Хәмидә апа өендә, бакчасында матур гөлләр-чәчәкләр үстерергә ярата.
- Гөлләремнең шау чәчәктә утырган чакларын күрү - минем өчен зур куаныч, - ди ул. Алдагы тормышлары да, балаларының, оныкларының яшәеш-көнкүрешләре дә чәчәк бакчасыдай матур булсын, рәхәтләнеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев