Актаныш

Язмыш борылышлары белән кадерле

Педагогика фәннәре докторы, профессор Васил Гайфуллин белән юлларыбыз фән өлкәсендә кисеште. Язмыш бу очрашуны озын гомерле дуслыкка әверелдерде. Мин Яңа Әлем авылыннан, ә Васил Габдулла улы күрше Мөслим районының Югары Табын авылында туган. Физикага, математикага карата тирән мәхәббәт фән үрләреннән кыю атларга этәргеч биргәндер. Казан шушы хыялларга ирешергә юл ачты....

Педагогика фәннәре докторы, профессор Васил Гайфуллин белән юлларыбыз фән өлкәсендә кисеште. Язмыш бу очрашуны озын гомерле дуслыкка әверелдерде. Мин Яңа Әлем авылыннан, ә Васил Габдулла улы күрше Мөслим районының Югары Табын авылында туган. Физикага, математикага карата тирән мәхәббәт фән үрләреннән кыю атларга этәргеч биргәндер. Казан шушы хыялларга ирешергә юл ачты.
Васил Гайфуллин төгәл фәннәр белән генә чикләнеп калмый. Ул ана телебезне үстерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында эшләгәндә дә милләт язмышын кайгырта. Мәгариф министрлыгының ул еллардагы күркәм эшләренең берсе - яңа тип уку йортлары булдыру. Шушы юнәлештә күп санда гимназияләр, лицейлар, колледжлар, укыту-тәрбия комплекслары, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәпләре барлыкка килә. Иҗади эш киң җәелдерелә.
Министрлыктан соң да милли юнәлештәге эшчәнлеген дәвам итә. Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе була. Аннары аны әлеге дәрәҗәле уку йортының ректоры итеп билгелиләр.
Милли мәгариф системасын камилләштерү өлкәсендә ирешкән казанышлары турында бик озын итеп язарга булыр иде. Ләкин мин хөрмәтле якташларыма аның "Язмыш борылышлары" дигән бик тә эчтәлекле, кызыклы китабын укып чыгарга киңәш итәм. Бәлки, күпләрегез аның белән таныштыр да. Чөнки китап инде күптән дөнья күрде. Мин аны шәхси китапханәмдә кадерле истәлек итеп саклыйм. Педагогик белем бирүче уку йортларын тәмамлаган укытучыларга да ул шактый кызыклы булыр.
Китапта балачак, яшьлекнең кадерле истәлекләре сурәтләнгән. Гади, халыкчан тел белән язылган, укыган саен укыйсы килә. Автор Минзәлә педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтында укыган елларны кызыклы вакыйгалар аша күздән үткәреп яза. Фотосурәтләр урын алган, алар арасында Васил Гайфуллинның Аеш мәктәбен ачу тантанасында катнашуын да күрергә мөмкин. Бу - 1995 ел.
Актаныш районының Куян авылы егете Васил Сәрвәров белән Минзәлә педагогия училищесында, Казан дәүләт педагогия институтында бергә укыганнарын, тулай торакта бер бүлмәдә яшәүләрен җылы хисләр белән искә ала.
Бу җыентык шушы уку йортларының ишеген шакыган, төрле елларда белем алган бик күп мәгариф хезмәткәрләренең яшьлек хатирәләрен кузгатырга бер сәбәптер. Казан дәүләт педагогия институтында, Татар дәүләт гуманитар институтында эшләгән елларының да якты хатирәләре яңартылган.
- Минем теләгем: бүген тормыш үренә менеп җиткәннәр үзләрен үстергән, күтәргән үзәннәрне онытмасыннар, әлеге үзәннәр буйлап килүчеләр исә биеккә, яктыга омтылу тойгысыннан мәхрүм булмасыннар иде! - дип яза ул.
Васил Гайфуллин - фәнгә генә түгел, әдәбиятка, сәнгатькә, җырга гашыйк, бик үзенчәлекле шәхес. Аны якыннан белүчеләргә ул шул сыйфатлары өчен дә кадерле, хөрмәткә лаек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: