Актаныш

Язмышлар, ялгышлар...

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең узган атнада үткән чираттагы утырышында каралган эшләр арасында иң тетрәндергәне, мөгаен, ике гаилә арасында килеп чыккан низаг булгандыр. Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый. Матур-матур вәгъдәләр бирешеп, гомерлеккә бергә булырга, авырлыкларны бергә җиңәргә сүз куешкан гаиләләр дә бер көн таркалырга мөмкин. Андый вакытта бар...

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең узган атнада үткән чираттагы утырышында каралган эшләр арасында иң тетрәндергәне, мөгаен, ике гаилә арасында килеп чыккан низаг булгандыр.
Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый. Матур-матур вәгъдәләр бирешеп, гомерлеккә бергә булырга, авырлыкларны бергә җиңәргә сүз куешкан гаиләләр дә бер көн таркалырга мөмкин. Андый вакытта бар авырлык балаларга төшә. Чөнки алар өчен әти дә якын, әни дә кадерле. Ә инде әтиеңне башка чит хатын янәшәсендә күрү аеруча кыен. Күңелдә әрнү, сагыш, үпкә хисләре бергә тупланып нәфрәткә әйләнә. Ярый ла әтиеңне үзенә юлдаш итеп сайлаган гүзәл зат сине аңларга тырышса...
Утырышта каралган гаилә дә нәкъ шушындый ситуациядә. Ир белән хатын аерылгач, кыз - әнисе, малай әтисе белән яшәп калган. Кызлары әтисе белән энесе янына барып йөргән. Үзенең уңышлары турында сөйләп, шатлыклары белән бүлешкән. Бераздан, әтиләре икенче хатын белән тора башлагач, хәлләр үзгәргән. Ул кызга үзләренә килеп йөрмәскә кушкан.
Нәтиҗәдә әти белән кыз арасында да каршылык туган. Комиссия әгъзалары аларның һәрберсе белән аерым-аерым сөйләште. Гаилә башлыгының беренче гаиләсенә барып, тавыш чыгарып йөрүе дә ачыкланды.
Бу очракта, чыннан да, балигъ булмаган ике бала газап чигә. Кызлары Г.ның нервлары какшаган. Ул инде хәлләрне тыныч кына сөйли дә алмый. А.га икенче хатыны белән яхшылап сөйләшергә, балаларга аралашу мөмкинлеге тудырырга кушылды. Кирәк булган очракта, Ю. ике баласын да үзенә бирүне сорап, судка мөрәҗәгать итә ала. Чөнки ул балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирә, аларга яшәү өчен шартлар тудыра алырдай хәлдә. Аналык хокукыннан да мәхрүм ителмәгән. Бу очракта балаларның теләкләре искә алынырга тиеш.
Замана үзгәргән саен, балаларның да холык-фигыльләре үзгәрә. Алар агрессивка әйләнә баралар. Әз генә ачулануларны да кабул итә алмыйлар. Тыю дигән әйберне бөтенләй аңламыйлар. Әти-әниләрне куркыту өчен нинди генә адымнарга бармыйлар. Телефон, компьютерларның балаларыбызны үз эченә йота баруына торган саен ныграк инанабыз. Компьютерда уйнама дигән сүз өчен, мәктәпкә бармыйм, әйбәт билге алмыйм диюләр инде яңалык түгел.
Ә менә пычакка үрелү... Актанышта яшәүче Д. үзенең кылган гамәлен ныклап аңлата алмады. Карап кына тормалы, чип-чибәр кызның, компьютерда озак уйнама дигән сүз өчен, беләкләренә пычак белән җәрәхәтләр ясавын һич аңларлык та, акларлык та түгел. Әни ачуланган өчен үзеңне газаплауны нормаль күренеш дип атап булмый. Әти-әниләр бераз булса да ачуланырга да, кисәтергә дә тиешләр. Аларның моны балам яхшы булсын дигән нияттән чыгып эшләүләрен балалар да аңласын иде.
Утырышта, эчкечелек белән шөгыльләнеп, гаиләләрендә тавыш чыгарган гаилә башлыкларының да эшләре каралды. Аларга спиртлы эчемлекләр куллануны туктатырга кушылды, барысына да штраф салынды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: