Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Язмышларга ниләр язылган...

"Их шул чакларга тагын бер кайтып булса! Төзәтер иде хаталарын, һай, төзәтер иде дә соң... Үткәннәргә кайтып булса әгәр... Әнисе дә еш кабатлый иде ләбаса: "Балаларның сабый чаклары бер генә вакыт ул, кызым, шул гүзәл, рәхәт мизгелләрнең кадерен бел! Бик тиз уза алар, сизми дә калырсың. Итәктә чагында гына сөйдерә...

"Их шул чакларга тагын бер кайтып булса! Төзәтер иде хаталарын, һай, төзәтер иде дә соң...
Үткәннәргә кайтып булса әгәр...
Әнисе дә еш кабатлый иде ләбаса: "Балаларның сабый чаклары бер генә вакыт ул, кызым, шул гүзәл, рәхәт мизгелләрнең кадерен бел! Бик тиз уза алар, сизми дә калырсың. Итәктә чагында гына сөйдерә ул бала, итәктән төшкәч - көйдерә..." Ник тыңламады газиз анасының дөнья бәһасенә тиң алтындай сүзләрен?! Ник?! Берсеннән-берсе кечкенә, тулып пешкән алмадай алсу битле, сылу өч сабыен калдырып, ишекне "шап" итеп ябып чыгып киткәндә никләр генә юлына аркылы төшмәде икән әнисе?! Хәер, үзен туктатырга теләүчеләрне күрерлек хәлдә идеме соң ул? Яле, яле, күптөрле вакыйгалар белән шыплап тулган хәтер сандыгының иң төбенә күмелгән, кире үзенә әйләнеп кайтып, үзәкләрен өзәр җайны көтеп кенә яткан теге ачы хатирәләр берәм-берәм баш калкыта башлады түгелме? Усал икән ул истәлекләр. Барыннан да бигрәк бер гөнаһсыз нарасыйларының сорау тулы ялварулы карашлары күз алдына килеп, бәгырьне телә, җанны сызландыра. Шул кечкенәләрне олы яшьтәге ата-анасына калдырып чыгып киткәндә әлеге карашларның ни әйтергә омтылуларын ана күңеле генә аңларга теләмәде. Ана... Я, нинди ана инде ул? Йөрәгеннән өзелеп төшкән балаларын чит бер ир кисәгенә алыштырган сатлыкҗанны ана дип зурларга тел дә карыша. Ә нәниләрнең көн артыннан көннәре узды... Әнисез көннәре... Балалар бакчасыннан кош тоткандай сөенеп алып кайткан тәүге рәсемнәре өчен дә әбиләре мактап, башларыннан сыйпады, үсендерде, иңнәренә канат куя белде аларның. Ул ир куенында назланганда, сабыйлары беренче хәрефләрен өйрәнергә азапланды, шул хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр төзеде. Ишегалында кукраеп йөрүче кәкрекойрык усал әтәч куркытып, өйгә куып керткәндә дә әбиләренең кочагына качып еладылар бит алар. Каф таулары артындагы алтын сарайлар турындагы әкиятне дә бабалары авызыннан ишетте нарасыйлар. Ким-хур итмичә, җил-яңгыр тидермичә, әти-әни җылысын бирергә тырышып, сөеп, назлап үстергәннәр әби-бабай. Әмма үз әниләрен генә онытканнар балалар. Хәтта барлыгын да белмиләр шикелле. Әллә белергә теләмиләр шунда... "Әни" сүзен бер ишетергә, ай, күпме тилмерә дә соң! Ул бала вакытта, күрше-тирә әбиләре кич утырмага җыелгач, картаймыш көндә ялгыз калулардан да авыры юк, дип сөйлиләр иде. "Фәлән карчыкның баласы шәһәргә китеп урнашкан да, кайтып хәлен дә белми", дип әллә никадәрле гыйбрәтле мисаллар белән сүзләрен җөпләп тә куялар иде әле. Балачак узган. Хәзер исә менә аны сөйлиләр. Кызганып та, хөкем итеп тә. "Үзе теләп алган язмыш. Шул кирәк аңа! Балаларының күз яшьләре төшкәндер", диючеләр дә бар. Аларга да үпкәләми ул. Чөнки, дөреслектән качып булмый шул. Яшьлегендәге гөнаһлары, хаталары өчен түләргә, ай-һай, каты сынау бирә язмыш дигәнең. Әмма... Әмма түләп бетерә алырмы?
Үткәннәргә кайтып булса әгәр..."
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 30 гыйнвар, 2013 7 (9752) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев