Актаныш

Язмышларны тапламасын кара таплар

Узган атнаның җомга көнендә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Ландыш Шәмсунова алып барды. Ишек төбендә башларын иеп басып торган әниләрне күргәч, күңелдә аларны кызгану хисе уянды. Бер генә әти-әни дә, балам өчен кызарырга туры килсен, дип үстерми газизен. Тик, нишлисең, тормыш гел без...

Узган атнаның җомга көнендә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аны комиссия рәисе Ландыш Шәмсунова алып барды.
Ишек төбендә башларын иеп басып торган әниләрне күргәч, күңелдә аларны кызгану хисе уянды. Бер генә әти-әни дә, балам өчен кызарырга туры килсен, дип үстерми газизен. Тик, нишлисең, тормыш гел без теләгәнчә генә бармый шул. Утырышта караган эшләрнең күбесе - яшүсмерләрнең кич, тиешле сәгатьләрдән соң урамнарда йөргәне өчен төзелгән беркетмәләр буенча иде.
18 яше тулмаган яшүсмерләргә кичке сәгать 10 нан соң урамнарда йөрү тыелганлыгы хакында мәктәпләрдә күпме генә аңлатылса да, кайберәүләргә ул стенага борчак чәчкән кебек кенә тэсир итә. Минем кич йөргәнне сизмәсләр әле, дигән ялган уй белән йөри. Берничә мәртәбә эләкмәдең дә ди, тик барыбер бер килеп кабасың бит ул. Әмма, шуны аңлый алмыйм, ничек итеп әти-әниләр балаларына тиешле сәгатьләрдән соң урамда йөрергә рөхсәт итәләр икән? Комиссия әгъзалары каршында басып торучы әниләрдән бу хакта сорагач, иңсәләрен генә сикерттеләр. Атна уртасында кич чыгарга рөхсәт итүләре дә гаҗәп. Кич чыгып йөргән баланың дәрес әзерләргә вакыты каладыр, дип тә уйламыйм.
Урамда йөргән баланың төрле күңелсезлекләргә юлыгуы да ихтимал. Күмәкләшеп сугышу вакытында бер гаебең булмаса да, синең дә фамилияң алар арасына эләгергә мөмкин. Берәрсе ялгыш китереп сугып, имгәнүең, яисә гомерең өзелүе дә бар. Яисә син ялгыш берәрсен этеп җибәреп, ул кешенең гомеренә зыян салырга мөмкинсең. Менә шушыларны беркайчан да истән чыгармаска кирәк. Әнә шул гамәлләрең белән әти-әниеңне күпме борчуга салганны да онытырга ярамый. Комиссия әгъзалары каршында, улларына караганда, әниләре күбрәк кыенсынып басып тора. Кәзкәй авылында яшәүче, Актанышның икенче мәктәбендә укучы И. өчен 6 минут вакыт 2 мең сумга төште. Ул кичке сәгать 10нан соң урамда йөргән өчен икенче тапкыр полиция хезмәткәрләренә эләккән. Икенче тапкыр эләккәч, штраф күләме 2 мең сум, ә өченче тапкыр да эләксә, ул 5 мең сум күләмендә була. Менә шушыларны ныклап уйласаң, сәгать 10нан соң үткән 6 минут вакытның никадәр кыйммәткә төшүен, бер ярты сәгать алдан кайтканнан берни үзгәрмәвен чамаларга буладыр. Гаилә бюджетына күпме зыян салганын да бу яшүсмер аңлагандыр, шәт.
Утырышта технология техникумының икенче курс студенты З.нең дә эше каралды. Әлеге яшүсмер үзенең агрессивлыгы, дәрес калдыруы, начар сүзләр әйтүе белән укытучыларның да, иптәшләренең дә үзәгенә үткән, өстәвенә, беренче курста укучы яшүсмерләрне дә кыерсыткан. Берсе белән сугышып, эше хәтта судта каралган һәм аңа тиешле җәза бирелгән.
Сугышулар, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә исәпкә куелулар язмышларына кара тап булып ягылуын исләреннән чыгармасыннар иде. Киләчәктә уку йортларына кергәндә, эшли башлагач, эш урынында бу сезне бизәүче фал булмаячак. Алай гына да түгел, җинаять җавапчылыгына тартылган кешенең туганнары да моннан зыян күрәчәк. Ничек дисезме? Әйтик, кеше юридик белем ала, юрист булырга тели, яисә хокук органнарында эшләргә җыена ди, тик туганнары арасында җинаять җаваплылыгына тартылган кеше булганлыктан, аны мондый эшләргә алмаячаклар.
Безне икенче борчыган мәсьәлә - эчкече әниләр. Бу көнне дә шундый берничә әнине оялтырга тырышып бик озак утырдык без. Һәрберсе күзен дә йоммыйча, мин эчкече түгел, балаларымны үзем карыйм, дип авыз эчләреннән ботка пешерәләр. Ничек тә биредән тизрәк чыгып китү ягын карыйлар. Тат. Суыксу авылыннан Л. ханым үзе белән әнисен дә алып килгән. Анысы, билгеле, кызын яклый. Авырлык белән генә йөрүче анага кызы аек тормыш алып барып, үзен һәм балигъ булмаган улын тәрбияләсә, яхшырак түгел микәнни соң? Яңа Әлем, Киров, Актаныштан килгән эчкече әниләргә дә дәваланырга барырга кушылды. Дәваланмаган очракта, балаларының приютларга җибәреләчәген хәбәр иттеләр. Бәлки шушы юл белән аларны акылларына китереп булыр, дигән фикер җиткерде комиссия әгъзалары. Беркетмәгә кул куярга кушкач, калтыранып басып торган бу "әни"ләргә карата нинди генә үгетләү сүзләре дә үтми инде. Чөнки аларның башларында бер генә уй - моннан тизрәк чыгып китеп, баш төзәтү. Аларның бу гамәлләреннән балигъ булмаган балалары зыян күрә - иң аянычлысы менә шул.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: