Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Язмышмы, әллә җибәрелгән ялгышмы?

Язмыш. Шушы бер сүз кеше тормышының астын-өскә китерергә сәләтле. Шушы бер сүзгә күпме вакыйгалар сыйган. Алар арасында шатлыклылары да, күзгә яшь китереп, бугазга төер булып утырганнары да җитәрлек. 13 декабрь көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында да без төрле язмышлы кешеләр белән очраштык. Үзе әти-әни булып, балалар...

Язмыш. Шушы бер сүз кеше тормышының астын-өскә китерергә сәләтле. Шушы бер сүзгә күпме вакыйгалар сыйган. Алар арасында шатлыклылары да, күзгә яшь китереп, бугазга төер булып утырганнары да җитәрлек. 13 декабрь көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында да без төрле язмышлы кешеләр белән очраштык.
Үзе әти-әни булып, балалар үстерүчеләр барысы да минем белән килешер: бер генә әти-әни дә баласын начар булсын, кирәкмәгән гамәлләр кылсын дип тәрбияләми. Йөзебезгә кызыллык китерүләрен дә теләмибез. Ләкин тормыш гел без теләгәнчә генә бармый. Балалар үсә. Араларында тәртип бозучылары да очрый. Шул вакытта гына әти-әни дилбегәне кулдан ычкындырганны аңлый. Балаңның тәртип бозганы өчен шактый гына штраф та түләргә туры килсә...
Утырыш барышында шушындый "бүләк"кә ия булган әниләрне чын күңелемнән кызганып утырдым мин. Карап кына тормалы, чип-чибәр кызларның төн уртасында ниндидер кешеләргә ияреп, күңел ачып йөрүләре башка сыймый. Шулар матур киенсен, кеше арасында ким-хур булмасын дип авызларыннан өзеп, бар тапканнарын балаларына тоткан әниләр утырышта да башларын аска иеп, кыенсынып торды. Ә кызларга әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Гафу итегез, башка алай кабатланмас, дигән сүзне дә әниләре мәҗбүри әйтергә кушканга, авыз эчендә ботка пешерде алар. Кич тиешле вакыттан соң урамда йөрү өстенә, спиртлы эчемлекләр дә кулланганнар. Район үзәк хастаханәсе наркологы Иршат Зәкиев кызларны шундук танып алды.
Ул көнне хастаханәгә тикшерүгә китергәндә, аларның спиртлы эчемлек кулланганнары читтән үк күренеп тора иде, - ди ул. Алар бер елга наркологта профилактик исәпкә куелганнар.
Сөйләшү барышында әниләрен тыңламаулары да ачыкланды. Әниләренә балаларына карата игътибарны арттырырга кушылды. Штраф буларак түләнәсе 1500-2000 сум акчаның гаилә бюджетын саектырасын да исәпкә алсак, баламны тәрбияләгәндә кайда хата җибәрдем икән, дип уйланырлык та шул. Башка балаларга да, шундый гамәлләр кылганчы, әти-әниләрегезне уйлагыз, дип әйтәсе килә.
Ф. Г.ның эше дә югарыдагыларныкына охшаган. Ул исә аларны да уздырган. Җәй көне, әнисенә әйтмичә, иптәш кызына ияреп шәһәргә китеп барган. Шактый вакыт үзенең кайдалыгын белгертмичә яшәгән. Әнисе ут йотып, баласын эзләгән. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенә дә мөрәҗәгать иткән. Ф.не акылына килгәндер, башка тәртип бозмас, дип өметләнгәннәр. Ноябрь башында кич тиешле вакыттан соң урамда йөргәне, спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен аңа тагын беркетмә төзелгән. Ф.дә кыенсыну дигән хис бөтенләй юк. Үкенәсе урында, әллә ничә тапкыр тотып, беркетмә төзегәч, алар нигә әнигә бер тапкыр гына шалтыратканнар дип, комиссия әгъзаларына сорау белән мөрәҗәгать итте ул. Нәтиҗәсе билгеле: әнисенә кызы өчен штраф түләргә туры киләчәк.
Әти белән әни аерылышкан гаиләләр арасында да аңлашылмаучылыклар чыгып кына тора. Хатынның үз тормышы, ирнең үз тормышы кебек. Әмма әлеге дә баягы балалар бар. Аларның әти белән дә, әни белән дә аралашасы килә. Балигъ булмаган баланың әтине башка хатын янәшәсендә күрәсе килмәве, бүлешергә теләмәве табигый күренеш. Ә яңа хатынның иренең беренче никахтан туган балалары белән ничек аралашуы - икенче мәсьәлә. Комиссия әгъзалары караган эш нәкъ шундый. Әтисе белән әнисе аерылса да, Г. әти белән элемтәләрне өзми. Бер авылда яшәгәч, әтисенең өенә кунакка да барыштыра. Анда исә әтисенең яңа хатыны белән сүзгә киләләр. Шундый очрашуларның соңгысы ике арада сугыш белән тәмамлана.
Әти кеше, кызына дөрес тәрбия бирми дип, беренче хатынын гаепли. Әмма бу очракта яңа хатынга үзен кулда тотарга кирәк булгандыр. Балигъ булмаган бала белән кара-каршы сугышу аклый торган гамәл түгел.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев