Актаныш

Язмышны үзгәртүче мәхәббәт һәм тугрылык

Тетрәнү хисләрен һәм бәхетле мизгелләрне белдерүче күз яшьләре...Күңел түреннән ургып чыга да алар, менә түгеләм, менә түгеләм, дигәндә генә олы йөрәкнең рәхим-шәфкатенә сеңеп киредән йотылалар. Яшәү белән үлем арасын үтеп, үзенә һәм кешеләргә, тормышка ышанычын җуймаган көчле ихтыярлы кешеләрдә генә була ул. Андыйлар алдында Язмыш үзе баш ия. Шундый көчле...

Тетрәнү хисләрен һәм бәхетле мизгелләрне белдерүче күз яшьләре...Күңел түреннән ургып чыга да алар, менә түгеләм, менә түгеләм, дигәндә генә олы йөрәкнең рәхим-шәфкатенә сеңеп киредән йотылалар. Яшәү белән үлем арасын үтеп, үзенә һәм кешеләргә, тормышка ышанычын җуймаган көчле ихтыярлы кешеләрдә генә була ул. Андыйлар алдында Язмыш үзе баш ия. Шундый көчле гаиләнең кайгыртучан, ышык, җылы оясында бәйрәм мизгелләрен уртаклаштым быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә.
Мәхәббәт һәм тугрылык
Мәхәббәт һәм тугрылыкның олы мәгънәсен анлап та бетермибез кебек без тормышта. Еш кына аны ир-ат белән хатын-кыз арасындагы хис-тойгыларга бәйләп карыйбыз. Тормышыңда иң якын кешеләр - ата-анаңа, бергә яшәгән парыңа, баларыңа, үз-үзеңә булган ышанычны аклау, сынаулар аша үткәндә дә аларны язмыш кочагында ялгыз калдырмау, терәк булу! Ә мәхәббәт бергәләп барысын үтеп чыгарга, алга таба яшәргә көч бирә. Лира һәм Газинур Гәрәевләр - шундый гаиләләрнең берсе. Бер-берсенә карата ярату, хөрмәт хисләре тын алуларыннан ук сизелеп тора аларның. Күзләр аша сүзсез дә аңлашалар, бер-берсенең фикерен ярты сүздән аңлыйлар. Керсез күңелләре, җиңел хәрәкәтләре, ихлас булулары башкаларның да кәефен күтәрә, үзеңә булган ышанычны арттыра. Заманча зәвык белән салынган өйнең һәр бүлмәсеннән җылылык, яктылык сирпелә. Күзләр тимәсен, дисең!
Сөйләшү барышында тормыш мизгелләре талгын гына кирегә сүтелә. Бергәләп үтелгән юл - барысы да үзеңнеке: шатлык-борчулар да, сөенеч-көенечләр дә. Һәммәсе аша да үтелгән, барысы да кичерелгән. Бүгенгесе - иң кадерлесе.
Актаныш кызы Лира белән Тыңламас авылы егете Газинур Минзәләдә укыганда танышалар. Ике яшь йөрәк бер-берсенә тартыла. Укуны тәмамлап кайтып, бер ел эшләгәннән соң, 1991 елның август аенда Актанышта яшь гаилә барлыкка килә. Якты уйлар, матур хыяллар. Уртак хисләр, тынгысызлык, тормышны, кешеләрне, хезмәтне ярату гаиләгә ямь өстенә ямь өсти, яктылыгына, җылылыгына дуслар, туганнар да тартыла. Кеше өзелми бездән, диләр икесе дә.
Вакыт сизелми дә үтә: көннәр - төнгә, төннәр көнгә ялгана. Олы кызлары гүзәл Дүртөйледә тормышта. Кияүләре Артур, оныклары Әмиргә дә күңел түрләреннән урын бирелгән. Уртанчы кызлары Гөлнара X сыйныфка күчте быел. Төпчекләре Газиз балалар бакчасына йөри.
Тормышның кадере, гаилә ныклыгы, яшәү кыйммәте балаларда, диләр алар. Балалар өчен, гаиләбез өчен, дип, һәр көн эшкә ашыкканда, йорт тергезгәндә, балаларның күзгә күренеп үсеп килгән вакытында - гап-гади бер көндә тормышлары көтелмәгән борылыш ала аларның.
Боҗра
Бәләкәйдән шук, шаян, һәр шөгыль белән кызыксынучы, укуда да "5"ле билгеләренә генә укучы уртанчы кызлары Гөлнараның тешләре сызлый башлый. Табибларның районныкына да, шәһәрнекенә дә, танышлык аша да күренәләр. Сәбәпнең генә нидә икәнен әйтә алмый алар. Ата-ананың күңеленә шик керә. Ут бөтерчегедәй Гөлнарага күз тиде микән әллә? Бассейнда да балык кебек йөзүче, укудан бушаган арада яңа төзелә башлаган өйләренә дә йөгереп кенә барып кайтучы кызның кисәк кенә сырхаулап китүенә аптырарлык та шул?! Кеше сүзен тыңлап, дәвалаучы әбигә дә барып карыйлар. Нәтиҗәсе күренми аның да. Бер елдан артык Казан, Уфа юлын таптыйлар. Табиблар да чарасыз, елдан артык бер бүлектән икенчесенә йөртәләр. Яңадан үзләре, мәҗбүри сорап, 2012 елның декабрь аенда 12 яшьлек кыз белән Мәскәү табибларына баралар.
- Иң элек Мәскәүнең фәнни-тикшерү ревматология институтына бардык. Алар йөз-яңакларны тикшерергә җибәрделәр. Аннан Н.Блохина исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенә бардык. Лейкоз, диделәр. 80 процент зарарлану. Нишләп алдан килмәдегез, соңаргансыз, дип тә өстәделәр. Аяз көнне яшен суккан кебек булды, - дип, ана йөрәге генә күтәрә алырдай вакыйгалар белән уртаклашты Лира апа.
Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегенә 3 декабрьдә дәваланырга кереп киткән Гөлнара икенче елның 18 августында гына Актанышка кайта. Көчле химия терапиясе ала. Әнисе, апасы чиратлап янында торалар. Дәвалану курсын өйдә таблеткалар белән үтә. 2015 елның февраленә кадәр дәвам итә әлеге дәвалану курсы.
- Мин үзем башта аңлап та бетермәдем, хастаханәгә ятып химия ала башлагач кына хәлнең җитдилеген аңладым, - ди Гөлнара.
Шат күңелле, елмаеп кына аралашучы Гөлнара шушы вакыт эчендә күп сынаулар аша үткән.
- Бергәләп үттек барысын да, психолог ярдәменә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде, - ди Лира апа кызына, яратып карап.
Хәл алабыз гына дигәндә Гөлнараның кисәктән аяклары авырта башлый. Ятып торуга гына кала.
Табиблар тагын ни дияргә белмиләр, диагноз куя алмыйлар. Тагын Мәскәүгә юл ала Гәрәевлар. Анализ алалар, тикшерәләр. Ремиссия. Аптырап карап торган Гөлнарага табиблар:"Сөен! Лейкоз тукталган. Бәхет үзе сиңа килә!" - диләр. Аяклары авыртуны көчле химия терапиясе нәтиҗәсендә организмнан кальцийның юылып чыгуы белән аңлаталар. Сөяк үзеннән-үзе ашала, туктатып булмый. Тагын әллә ничә тапкыр Мәскәүгә баралар. Берни эшләп булмый, дип, таблеткалар тәкъдим итәләр. Шулай да РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының гематология фәнни үзәгенә барырга киңәш итәләр. Тикшергәннән соң, суставларны алыштыру кирәклеге ачыклана. Керамик эндопротезларны Германиядә заказ биреп эшләтергә кирәк икәнлеген дә әйтәләр.
- Тоташ сынаулардан торган, чыгар юл таба алмаган язмыш боҗрасы, нишләргә, каян башларга белмәгән авыр вакыт иде ул, - ди Лира апа.
ДӘВАМЫ БАР

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: