Актаныш

Язмышы – ил тарихы

90 яшен тутыручы Сәлиха әби Әхмәтова - аяклы тарих. Сугыш чорында тылдагы тормышны, ничә еллар буе икмәк ашау түгел, исен дә иснәмәгән елларны, зур югалтулардан соң илнең аякка басуын, коммунизм төзегән, динне дошман күргән заманнарны ишетеп түгел, эчендә үзе кайнап үткәргән зат ул. Озын-озак 90 ел эчендә күргәннәрен бүген дә...

90 яшен тутыручы Сәлиха әби Әхмәтова - аяклы тарих. Сугыш чорында тылдагы тормышны, ничә еллар буе икмәк ашау түгел, исен дә иснәмәгән елларны, зур югалтулардан соң илнең аякка басуын, коммунизм төзегән, динне дошман күргән заманнарны ишетеп түгел, эчендә үзе кайнап үткәргән зат ул. Озын-озак 90 ел эчендә күргәннәрен бүген дә төгәл хәтерли, еллары, көннәре, исемнәрен ялгышмый атап сөйли, күңелендә калганнарны тәфсилләп кәгазьгә төшерә - безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт һәм сабак өчен.
Эшләп кеше үлми икән
Авыл җирендә бала хезмәт белән үсә. Кечкенәдән үк аның кул астына керә башлавын көтеп кенә торалар. Яшүсмер бала, эш дигәндә, инде зурлар рәтендә йөри. Шул яшьтән Сәлиха әби дә хатыннардан калышмый 25 сотый урак уру дисеңме, 80 сотый печән чабу, чүмәлә түбәсендә тору дисеңме - барысын да эшли. Җиңгәсе белән Әҗәкүлгә ат җигеп капчыклап икмәк ташу да, үгез я сыер белән җир сөрү дә калмый. Чандыр гәүдәле, кыскарак кына буйлы кыз куллары аша күпме авырлык үткәндер! Хәер, ул елларда иртә җитлеккән, бик яшьли зурлар җитдилеге, өлкәннәр акылы кергән аның кебек кыз-егетләр - тулы бер буын.
Сәлиха апаның сугыш чоры авырлыклары турындагы истәлекләре Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган язда "Актаныш таңнары" газетасының 24, 26, 28 саннарында басылып чыккан иде. "Актаныш радиосы" аша да берничә тапшыру әзерләдек. Бетмәс-төкәнмәс эш һәм ашарга табу турында гына уйлап яшәгән ул авыр чорлар берүк кабат килә күрмәсен.
Укыган кеше югалмас
Сугыш башлангач, VII сыйныфны тәмамлаган бик күпләр уку турында онытырга мәҗбүр була. Сәлиха да мәктәпне ташлый. Тик, бәхетенә, 1943 елда баласызлар салымы гамәлгә керә. Гаиләдәге җиде баладан олы малай сугышта, ике кыз кияүдә, әтиләре Муллахмәт әле сугышка кадәр үк репрессия корбаны буларак эзәрлекләнеп, җәфа-газаплардан чирләп үлеп киткән, димәк, әниләре янында бер өем кыз.
- Шунда әнинең коты очты, бер-бер артлы 18 яшькә җитәләр бит кызлар, Сәлиханы булса да укытыйк инде, ди. Укыганнарга налог юк иде, - дип сөйли Сәлиха әби. Салымнан качып укырга керүчеләр Аеш авылыннан 14 кыз, 2 егет җыелалар. 12 чакрымны тәпиләп басу аша турыга гына көн саен Актанышка бара-кайта укыйлар. Аркаларына аскан биштәргә басуда коелып калган орлык, узган елгы бәрәңге җыеп алып кайтыш - буш йөрү юк.
- "Уңыш" салган капчыкны класста идәнгә куябыз, кайтып киткәнче каткан кар-бозы эреми, бүлмәләр шулай салкын була иде, - дип искә ала ул шул көннәрне. Эчкә үткән салкын, көн буена ашаган ике бөртек бәрәңге белән кайтасы да бар бит әле. Кышын йөгерә-атлый кайтып, җылынырсың да, юеш-пычрагында нишләргә? Аю чокырына язын төшкән суларны, чишенеп, бил тиңентен ерып чыгалар... Ничек исән-сау үскәннәр диген?!
Мәктәпне бетергәндә Аештан килгән 16 укучыдан икәү кала. Гел "5"кә укыган Сәлиха мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый.
- Мәктәпне тәмамлауга мине Аккүзгә физика-математика укытырга җибәрделәр. Укучы малайларыма мыек төртә башлаган, мин дәрес аңлатканда, сине яратам, дип, запискалар җибәреп утыралар, - дип көлә Сәлиха әби. - Түзмәдем, әнкәйгә кайтып еладым да, мине Тыңламаска башлангыч сыйныфлар укытырга җибәрделәр.
Шул елны ук кыз Минзәлә педучилищесына укырга керә, сугыштан кайтып, Меңнәргә эшкә килгән Такталачык авылы егете Мансаф белән таныша, өйләнешәләр. Мансаф та Минзәләдә шул уку йортында белем ала, соңрак Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләрендә югары партия мәктәбен, Сәлиха читтән торып Алабуга пединституын тәмамлыйлар. Мансаф ага Татар Әҗби авылында колхоз рәисе, Актанышка күчергәч, күп еллар районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, төрле оешма җитәкчесе булып хезмәт куя. Салиха Муллахмәт кызы Актаныш мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияте, тарих фәннәрен укыта. Гомер буе белем-нур, белмәү-хур, дип инанган әти-әни балаларын да югары белемле итәр өчен тырыша.
- Без гаиләдә биш бала, бишебез дә мәктәптә бик җиңел укыдык, - дип сөйли Сәлиха әбинең үз янында Актанышта калып тормыш корган кызы Вәзилә ханым. - Мәктәпне тәмамлауга исә, нык хәтерлим, кая барыйк икән соң, әни, дигәч, Казанда 11 институт бар, шуның бишесенә барасыз, берегез дә бер төрле генә юнәлештә укымыйсыз, дип җавап биргән иде. Шулай итеп, менә Зилә апа табибә булды, мин - укытучы, Роза - инженер, Адель - архитектор, Айрат авиация юлын сайлады.
Һөнәрләре генә түгел, яшәү урыннары да төрле Сәлиха әби балаларының: Зилә ханым һәм төпчекләре Айрат Казанда, Розасы Мәскәүдә төпләнгән, Россиянең архитекторлар берлеге әгъзасы булган Адель Калининградка ук китеп барган, Татарстанның атказанган мөгаллимәсе исеменә ия Вәзилә Мансаф кызын исә химия-биология укытучысы буларак Актанышта бик яхшы беләләр.
Мин балаларга эш кушмадым
Кечкенәдән эш тәмен сеңдереп үскән Сәлиха әби балаларын да хезмәт белән тәрбияли. Зурраклар кечеләрне карап, өйдәге, бакчада, ихатадагы, абзардагы бөтен эшне өйрәнеп, үзләре белеп эшләп үсәләр. Сәлиха апаның аларны өйрәтеп утырырга вакыты да булмагандыр, мөгаен. Сыйныф саен 30ар укучысы булган укытучы дәфтәр тикшерү, план төзү кебек турыдан-туры вазифаларыннан тыш, җәмәгать эшләренә иң нык җигелүче авыл активы да булган бит. Сәлиха Муллахмәт кызы да биш ел дәвамында Актанышта хатын-кызлар советын җитәкли. Ай саен чаралар үткәрү, авыр гаиләләрдә булу, үзәктә узган һәр мәдәни чара алдыннан докладлар әзерләп уку...
- Әнинең тик торганын хәтерләмим мин, - ди кызы Вәзилә ханым. - Аның янында без тик утырып торырга да кыенсына идек, югыйсә ачуланганы да булмады үзенең.
Әниләреннән күреп, кызлары кечкенәдән кул эшенә өйрәнә: тегү, чигү, бәйләү - тормыш иткәндә һәммәсе дә бик кирәк булган һөнәрләр.
- Инәкәй оста тегә иде, аңа карап, мин өйрәндем. Инәкәй белән мәктәпнең чыгарылыш кичәсенә җизниләрдән калган чалбардан итәк, костюмнан пинҗәк ясап кигән әле дә истә. Миннән кызларым өйрәнде, Вәзилә энекәшләрен бакчага илткәндә шортик-күлмәккә кадәр тегеп кигерә иде, - дип уртаклаша Сәлиха әби бала тәрбиясе мәсьәләсендә тәҗрибәсе белән.
Шөкер итеп яшәргә кирәк
Озын гомерле булуының хикмәтен Сәлиха әби юкка-барга борчылмавында, ачу-талаш сөймәвендә, гомумән, ачу саклый белмәвендә, ә иң мөһиме - шөкер итеп, барга канәгать булып яшәвендә күрә.
- Нинди авыр елларда да, нишләрбез, дип борчылмадым, беркайчан акча санамадым, бервакытта да кеше киеменә, байлыгына күзем төшмәде, - ди ул. Мин исә кешеләрне, тормышны ярату гомер озынлыгына янә бер сәбәптер дияр идем. Кеше яратмаса, биш балалы ишле гаиләсенә Татар Әҗби, Уразай, Тыңламас, Аеш, Кәзкәй авылларыннан туганнары, дус-танышларының Актанышка килеп укучы кыз-малайларын да сыендырыр идеме? Я булмаса, өчәр көнгә сузылучы август конференциясенә килгән авыл мөгаллимнәрен үзендә кундырып яткырыр идеме? Игелек марафоннарына үзеннән акчалата өлеш биргән, аз керемле гаилә баласының мәктәп ашханәсендә туклануын үзе күтәргән өчен "Алтын йөрәкле кеше" медаленә лаек булган олы йөрәкле акъәби ул. Пединститутта укыганда факультатив дәресләрдә гарәп язуын өйрәнеп, балачакта әниләре - указлы мулла кызыннан отып алган догаларны кабат укып, хәтердә яңартып, Сәлиха әби бик күп актанышлыларга дини гыйлем бирә. Энесе исә Аешта бүген дә мулла вазифасын башкара.
- Без әнинең гарәп язуын, догалар белүен, Коръән укуын белми дә идек, - дигән кызына Сәлиха әби, заманы шундый иде, дип каршы төшә:
- Кем амин тота? - дигәнгә сыйныфта берәр бала кул күтәрсә дә, укытучыны эштән чыгаралар иде. Тәрбия планын төзегәндә, дингә каршы планың кая, дип сорыйлар иде. Шуңа гомер буе белгәнемне яшердем. Шөкер, бүген динебезне белергә, өйрәнергә теләүчеләргә иркенлек, укы, өйрән генә!
Сугыш ветераннарының тол хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча дәүләттән алган иркен фатирында ялгызы гына яшәсә дә, Сәлиха әбинең өйдә үзе генә чагы бик сирәк. Мәктәптә укыткан укучылары, аңардан дини гыйлем алганнар, дус-танышлары, күрше-күлән - сагынып та, хәл белергә дә, дога я шигырь язып бирүен үтенеп тә киләләр... Бөек Җиңүнең 65 еллыгына "Көйгә салынган тарих" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Әле бүген дә кибет киемнәрен үзенә ошарлык итеп үзгәртеп тегеп куя, шигырьләр яза, гәзит-журналлардан өр-яңа рецепт табып, ят ризыклар пешереп, күрше-тирәләрен сыйлый - тормышны бар күңеле белән яраткан, аның һәр фасылы, һәр чорыннан матурлык тапкан иркен күңелле кеше генә 90 яшен тутырганда да шундый булып кала аладыр. 26 март көнне юбилеен каршылаучы Сәлиха әбигә шулай матур үрнәк булып, башкаларны сөендереп тагын-тагын язларны каршыларга язсын әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: