Актаныш

Язмышым-ялгышым (ТОРМЫШТАН АЛЫНДЫ)

Фәнүсә ире белән ки¬ңәш¬ләште дә риза булды. Эш кайда да эш инде ул. Фәнүсә авылдагы таркалган сәүдә эшен үз кулына алды. Кибетне ремонтлап рәткә китерде. Эшеннән аларга яшәргә ярыйсы гына нык йорт бирделәр. Аның эчен-тышын Ислам белән бергә ныклап төзәттеләр, рәтләделәр дә берничә елдан үз гаиләләре исеменә күчерделәр. Күпләп мал...

Фәнүсә ире белән ки¬ңәш¬ләште дә риза булды. Эш кайда да эш инде ул. Фәнүсә авылдагы таркалган сәүдә эшен үз кулына алды. Кибетне ремонтлап рәткә китерде. Эшеннән аларга яшәргә ярыйсы гына нык йорт бирделәр. Аның эчен-тышын Ислам белән бергә ныклап төзәттеләр, рәтләделәр дә берничә елдан үз гаиләләре исеменә күчерделәр. Күпләп мал тоттылар. Яши торгач, кызлары туды.
Тормыш бер җайга салынып, шулай яшәп ятарга була иде кебек. Тик төп авылына кайткач, Ислам күзгә күренеп үзгәрде. Монда ул үзен хуҗа ролендә сизде булса кирәк. Ягъни ничек телим- шулай яшим. Бергә үскән кайбер дус-ишләре, төшереп алган Исламның юмартлыгын белеп, вакытлы-вакытсыз аларның өе тирәсендә күз көеге булып, гаиләнең тынычлыгын алып йөрделәр. Ә бераз салып алса, дуслары өчен Ислам чынлап та искиткеч юмарт затка әйләнә иде. Йорттагы сукыр тиенгә хәтле эчеп бетергән чаклары булды. Ирен яхшылык белән тыярга тырышкан хатынына Ислам кул күтәрә башлады: «Син кем мине тыярга?! Син килмешәк! Мин монда хуҗа!»
− Кем турында уйланып ятасың? - төнге караңгыда йөзенә суккандай кинәт яңгыраган тавыштан өркеп, Фәнүсә бер тын уяна алмый, исенә килә алмый ятты. Йокыга киткән аңының бер өлеше бу усал тавышны төшендә килә дип кабул итте. Акылының икенче яртысы, өндә икәнлеген аңлап, яңагына суккандай кискен сүзләрне кабул итә алмый изаланды. − Кем турында уйлыйсың, дим мин сиңа, хайван?! Һаман шул Фәрхәт турындамы? - бу юлы уяна алмый азапланган хатынына Ислам терсәге белән нык кына төртте. Ниһаять, Фәнүсә, дертләп, күзен ачты һәм, балаларын уятмас өчен, ярымпышылдап тын гына сузды:
− Ислам, дим, зинһар өчен, хет төнлә тынычлык бир. Зинһар өчен...
Тавыш чыгарырга бер дә юктан сәбәп эзләгән Исламны бу сүзләр үртәде генә.
− Ә-ә, алаймы? Тынычлык кирәкме әле сиңа? Менә сиңа тынычлык! - исерек ир хатынын караваттан тибеп төшерде дә колак шиңдерерлек ачы сүзләр белән сүгенде.
Җылы урыныннан салкын идәнгә очып барып төшкән Фәнүсә бәрелгән янбашын бераз уып утырды да уянып елашкан балалары янына барып өсләрен япты: «Йокла, улым, йокла, кызым. Тынычланыгыз...» Хатын, кысыла-кысыла, кызы янына бер читкә чүмәләде. Таңга хәтле йокы алмаса да, бу төнне Фәнүсә тыныч үткәнгә санады - ире бүген башкача кул күтәрмәде.
Иртән хатын, караңгы таңнан торып, мал астын чистартты, сыер сауды, көтү куды. Улын уятып, ашатып-¬эчереп, мәктәпкә озатты. Эндәшеп караса да, ире торырга уйламады. Фәнүсә йокысы туймаган, көйсезләнгән кызын күтәрде дә кибеткә эшкә китте. Склад ягында агач тартмалар өстенә юрган җәеп, кызын яткырды да сатуына кереште.
Халыкка әле пенсия бирмәделәр, кеше әллә ни күп түгел. Фәнүсә, ревизия ясавы җиңелрәк булсын өчен, көндәлек сатылганны исәп-хисапка алып, теркәп бара. Болай эшләсәң, өстеңә чыгу куркынычы да бик янамый.
Бераздан эчке яктагы кызы уянды. Икәүләп чәй кайнатып эчтеләр. Буш арада Фәнүсә кызын, шалт-шылт шартлатып, чутта санарга өйрәтә. Болай кушсаң, шуның хәтле була... Менә болай алсаң, шуның хәтле. Алты яшьлек Җиһаниясе бик зиһенле бала. Әнисе өйрәткәнне сеңдереп кенә бара. Кибет киштәләрендә торган тартмаларга ябыштырылган ярлыкларны укып йөри: «Прәннек, конфет, хәлвә...» Һәм әнисе күрмәгәндә генә бераз сыйланып та ала...
Эшендә Фәнүсә иренең каһәрләреннән бераз онытылып тора. килгән халык¬ка эчендәгесен сиздермичә, ачык йөз күрсәтергә тырыша. Капма-каршы ике дөнья - тавыш-ызгышлы, кимсетүле гаилә тормышы һәм күңел биреп эшләгән, яраткан, тыныч эше. Мөмкин булса, Фәнүсә шушында эш урынында, кибеттә генә яшәр иде. Өйгә кайтыр вакыт җитсә, йөрәге сулкылдый башлый. Кайтса да, ике баласы өчен генә кайта. Гаилә яме, тормыш тәме әллә кая китте. Инде каенанасына барып киңәш сораган чагы да булмады түгел. Рабига карчык киленен ярата кебек. Фәнүсәне юатырга тырышып: «ярар, Ислам белән сөйләшермен», - дип кала. Тик таякның икенче башы тагын Фәнүсәгә эләгә. әнисе яныннан Ислам тагын да ныграк котырып кайта да хатынына бәйләнә: «Син анда мине әләкләп йөрисеңмени әле?! Күрмәгәнеңне күрсәтәм!»
Ислам соңгы арада хәйләкәррәк эш итә башлады: йөзенә, тәненә күгәргән эз чыкмасын өчен, хатынының башына, колакларына суга. Фәнүсәнең башы нык¬лап авырта башлады, бераздан бер колагы ишетмәс булды. Аталарыннан өреккән балалары да куркакка әйләнделәр. Уллары Мадис куркуыннан төне буена кычкырып чыга. Әтисен күрү белән, кыз диван артына кереп поса. «Әллә ике баламны күтәреп, күзем караган якка чыгып кына китәргәме?» дип уйланган чаклары аз булмады Фәнүсәнең. Тик туйда әнисенең, төшкән җиреңә таш булып төш, дигән сүзләре исеннән чыкмады. Балалары хакына сабыр, түзем булырга тырышты. Әйтсәң - сүз, әйтмәсәң - түз дигәндәй, тавыш-ызгыш тудырмас өчен дәшми калган чаклары да күп булды. Исламның Фәнүсә аңлый алмаган бер ягы бар иде. Әле генә пычрак теле белән кимсетә, әле генә кул күтәрә, ә берничә минуттан берни булмагандай шаяра-көлә башлый.
Сәгать дүртләрдә хатынын алыштырырга кибеткә Ислам килә. Фәнүсәнең иртәрәк кайтып, көтү каршылыйсы, ашарга пешерәсе, балаларны, йортны карыйсы бар. Башка үтенеченә бик колак салмаса да, ни гаҗәп, Ислам кибеткә йөгереп килеп җитә, сәгать җидегә хәтле сату итә. Тик иренең бу адымы да Фәнүсәгә, ярдәмнән бигрәк, кыенлык кына тудырды. Өч тиенлек куян, биш тиенлек зыян − ире һәр кичен диярлек кибеттән салмыш килеш кайта башлагач, Фәнүсәнең өстенә чыкты. Бераздан авыл хатыннары аңа сүз ишеттерделәр: «Син кайтып китү белән, кибеткә Гөлзифа йөгереп керә дә, икәүләп бикләнәләр...» Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшырак. Фәнүсәнең дә күзләре ачыла башлады. Исеме чыккан ялгыз хатын Гөлзифа белән бәйләнгәч, ире хатынын кешегә дә санамый. Фәнүсәнең кышын балалары белән мал абзарында кунган чаклары булды. Үзе йөрүчән Ислам хатынын бер сәбәпсезгә бар ир затына да көнләде. Мәктәпне тәмамлау белән авылдан чыгып китеп, башкача күренмәгән Фәрхәтне Исламның искә алмаган көне булмады: «Себерке, шул сөяркәңне уйлап янасыңмы?!»
Дәвамы бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: