Актаныш

ЯЗМЫШ: Балам юклыгына үкенмим

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә 30 ел гомерен балалар укытуга багышлаган укытучы ханым яза. Нинди генә язмышлар турында язмыйсыз. Мин дә язарга булдым. Мин инде илледән узган хатын. Ике тапкыр кияүдә булдым. Уңмадым. Балаларым да булмады. Кызганыпмы, белмим нигә, миңа гел әйтә киләләр: “Ичмасам, үзеңә юаныч булсын өчен бер бала да тапмадың!”

Монысын инде күбрәк бертуган апам әйтә. Берәрсен тап, иптәш булыр, дип әйтүчеләрнең исә исәбе юк. Тик мин бит үземне бәхетсез итеп тә, кемнәндер ким итеп тә тоймыйм. Бүгенге халәтемнән дә, тормышымнан да канәгать. Кайчак, кешенең үз тормышын кайгыртмыйча, мине тикшереп ятуына ачуым да килә.   Әйе, гаилә тормышы барып чыкмады. Төскә-биткә ямьсез түгел, фигурам да ярыйсы. Беренче ирем эчкече булды. Өч ел түзгәч, аерылыштык. Ул вакытта күпме тәнкыйть утына тоттылар. Имеш мин сабыр итмәгән, айныту өчен бармак та селкетмәгән. Үзе теләмәгән кешене мин ничек айнытыйм? Икенче ирем белән биш ел яшәдек. Ул бик тә бала теләде. Ә мин уза алмадым. Читтә сөяркәсе булып, баласы туганлыгын белгәч, тынычлап кына аерып җибәрдем. Хәзер сөйләве җиңел инде, әлбәттә, ул чакларда миңа да рәхәт булмады. Ләкин мин үземне тамчы да гаепләмим.  Исереккә түзеп яшәүне дә, балам булмаганга кимсенеп, сөяркәгә түзеп яшәүне дә нормаль күренеш дип санамыйм.   Әйе, Аллаһ Тәгалә миңа бала бирмәде. Аның каравы, мин ничә дистә ел башлангыч сыйныфларга белем бирәм. Һәр укучымны үземнеке кебек якын күрәм, эшемне яратам. Гадәттә баласы булмаган кеше башка балаларны яратмый, диләр. Юк, дөрес түгел. Минем бер генә балага да кырын караганым булмады. Бала табу бәхетенә ирешкән аналардан да бер тапкыр да көнләшмәдем үз гомеремдә. Хәтта күбесен кызганып та куям. Ни өченме? 

Күп очракта, балалар ата-ана өметен акламый. Мин моны үзем укыткан укучылардан да күрәм. Бу хәл тәрбиягә дә, гаиләнең матди хәленә дә бәйле түгел. Бала таптым да, мин теләгәнчә була, дигән сүз түгел.   Шуңа күрә, үзең өчен бала тап, дигән саен апам белән дә гел сүзгә килә идек. Үзе дә өч бала табып үстерде. Олысы өйләнү белән хатын ягына авышты, ике елга бер генә күрешәләр. Уртанчысының ни юньле эше, ни торыр урыны юк. Кырыкка җитә, һаман апа ашата. Өченче малай үскәндә бик тырыш, акыллы булып үскән иде. Хәзер ул да үзгәреп китте. Ата-анасына каршы дәшә, сүзләрен тыңламый. Апам төн йокыларын калдырып, булсын-булсын дип, икешәр эштә эшләп үстерде аларны. Җизни гомере буе ике эштә эшләде. Ипотека түләп, фатир, машина алдылар, балаларга бездән нәрсә дә булса калсын дип. Тик балалар моның кадерен беләме соң? Кызганыч, юк шул...   Күпме ата-ана юаныч дигән булып үзләре өчен көенеч үстерә бүген. Кечкенә чакларында авырмасыннар дип борчылалар, үскәч нинди юлда йөриләр икән, дип борчылалар. Ә балалар усал хәзер. Әти-әнидән, укытучыдан курку, хөрмәт итү дигән әйбер бөтенләй сирәк күренешкә әйләнеп бара. Шул күренешләргә карыйм да, ник үкенергә тиеш соң мин?   Бер укучымның әти-әнисе хәрбиләр иде. Олыгаеп кына өйләнешкәннәр, олыгаеп кына бала тудырганнар. Ул балага булган мәхәббәт... Карап торышка шулкадәр дөрес тәрбия бирделәр менә. Кечкенәдән үк мәдәни чараларга йөрттеләр. Вакытында ятып, вакытында торып, дигәндә. Малай яхшы укыды. Мәктәпне дә тәртипле генә, яхшы билгеләренә тәмамлады. Югары уку йортына керде. Аннан инде мин аны күзәтеп тора алмадым. Әле күптән түгел билгеле булды: бу малай укуын бетерә алмаган икән. Университетны ташлаган. Моны белгәч әтисенә инфаркт булган. “Хәзер үземчә яшәячәкмен. Туйдым мин сездән”, - дип әйтә икән әти-әнисенә.  

Икенче бер мисал. Укучы кыз баланың күзләре кылый иде. Сыйныфта гел котырталар иде шул уңайдан. Соңыннан әнисе сөйләде. “Йөкле вакытта да туктый алмадым, тәмәке тарттым. Шуңа кылый булып туды”, - диде. Алар бер бүлмәле фатирда яшәделәр. Кызның әтисе белән аерылышканнар иде. Әни кеше ел саен яңа ирне йортка кертә иде. Бер караганда, ул бала ни күреп үсә ала инде 32 квадрат метрлы фатирда? Әнисе салгаларга да ярата иде бугай. Кыз бала үзе дә тугызга җиткәндә тәмәке тарта башлады. Берничә тапкыр үз күзем белән күрдем. Әнисен күреп, бу хакта сорагач: “Миннән яшереп тартканчы, минем алда тартсын”, - дип елмайды. Беләсезме, ул кыз бала үз тырышлыгы белән югары уку йортын бетерде. Шундый яхшы урында эшли бүгенге көндә. Аралашып торабыз. Ел саен әнисен ял итәргә дип чит илгә алып чыга. Әле Төркия, әле Мисыр...   Күргән гаиләләрне анализлыйм да, Аллаһ Тәгалә кемгә нинди бала бирә бит әле, дип уйлап куям. Кешегә әйтүе җиңел ул. Тик бик тырышып үстергән очракта да аклыймы әле ул син теләгәнне? Зинһар өчен, ялгыз хатыннарга, хәтта ялгыз булмаганнарга да, “бала тап” дип әйтмәгез!   Хөрмәт белән, Л.Х.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: