ЯЗМЫШ: Бер ишек ябылганда Аллаһ икенчесен ача
Башыңа төшсә, башмакчы буласың, дигәннәре чыннан да дөрес икән...
Ул кайда гына һәм кем булып кына хезмәт куйса да, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды.
Гөлчирә яңа эш урынына күчте. Бу хәл аның белән беренчегә генә кабатланмый инде. Нишлисең, бу дөньяда һәркемнең үз юлы. Кемдер һөнәр ала да гомере буе бер үк эш урынында, бер үк коллективта хезмәт куя. Кемдер, үз-үзен озак эзләү сәбәпле, бер урыннан икенчесенә күчеп йөри. Ә кемнедер язмышы төрле юллардан йөртә.
Гөлчирә башкалар кебек үк мәктәпне тәмамлагач, һөнәр алды, эшкә урнашты. Тик илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, ул эшләгән тегү фабрикасы ябылды да меңләгән кеше эшсез, алар арасындагы берничә йөзе, шушы фабриканың тулай торагында яшәүчеләр, урамда торып калды. Шулар арасында Гөлчирә дә бар иде. Берничә ай дәвамында таныш-белешләрдә, туган тиешле кешеләрдә сугылып-кагылып кунып йөргәннән соң, бер танышы яшәгән тулай торакның комендантына акча түләп, бүлмә алырга насыйп булды. Бу инде яңа эш урыны эзләргә яңа мөмкинлек алу дигән сүз иде.
“Бирим дигән колына — чыгарып куяр юлына” дигәндәй, Гөлчирә фабрикада бергә эшләгән танышыннан тегү кооперативына тегүчеләр җыйганнарын ишетеп, шунда эшкә урнашты. Монда эш киемнәре тегәләр иде. Эшен яхшы белүче, оста куллы һәм тырыш Гөлчирә тиз арада бу коллективта үз урынын тапты һәм алдынгылар сафына басты.
Ярты ел әйбәт кенә эшләп йөргән җирдән бу кооперативның да эшләре алга бармый башлады. Сәбәпләре дә төрле иде. Имеш, хуҗа тиешле ханым кемнәр беләндер табышын бүлешмәгәнгә аның юлына аркылы төшкәннәр икән, дигән сүз дә чыкты. “Бу эшен ул бурычка акча алып башлаган икән, шуны вакытында түли алмаган”, – дигән имеш-мимешләр дә ишетелде. Бизнеслары ире белән уртак булып, ул сөяркәсе янына чыгып киткән, шуңа мөлкәтләрен бүләләр икән, дип сөйләүчеләр дә булды. Гөлчирәне бу гайбәт кызыксындырмый, ул тагын да эшсез калудан курка иде.
Ай азагында кооперативта эшләүчеләргә эш хакы түләргә акча юклыгы хакында әйттеләр дә үзләре теккән кием – эш формасын таратып чыктылар. Бу хәлдән соң бик күпләр китте. Ә Гөлчирәне хуҗа ханым калырга үгетләде. Бу хәлнең вакытлыча гына булуын, киләсе айдан инде эш хакы түләнәчәгенә ышандырды. Яшь кыз ризалашты да эшләвен дәвам итте. Тик ай азагында эш хакы урынына тагын чалбар белән пиджәкләр бирелде...
Ә яшәр өчен тере акча кирәк иде. Гөлчирәнең эштән кайтыр юлы җир асты кичүе аша үтә. Монда башка тормыш кайный иде. Ике яклап та тезелеп баскан сатучылар арасында кемнәр генә юк та нинди генә товар тәкъдим итмиләр! Кибетләрнең буш киштәләрендәге барлык әйберләр дә шушы җир асты кичүенә төшкән иде. Гөлчирә дә эш хакына бирелгән әйберләрен шушында сатып карарга булды.
Икенче көнне ул таныш тукталышка юлланды. Кеше агымы бер генә дә туктамаган җир асты кичүен ул башта читтән генә күзәтеп торды. Монда, сата белсәң, товар үтә кебек тоелды аңа. Барлык кыюлыгын җыеп, курка-курка гына иң читкә барып басты. Тик аның монда торуы аның күршесенә ошамады, акыра-бакыра куып җибәрде. Гөлчирә, товарын тотып, кичүнең икенче ягына атлады. Көнбагыш сатып торган хатын янында тукталды да аның янында басып торырга рөхсәт сорады. Кат-кат киенгән, йөзендә нуры булмаган бу хатын аңа каш астыннан гына сөзеп карады да, авызын бер якка кәкрәйтеп, теш арасыннан бер генә сүз әйтте: “Бас!”.
Гөлчирә, чалбар белән пиджәкне кулына тотып, бик озак басып торды. Аның үзен дә, товарын да искә алучы булмады. Инде көн кичкә авышканда янына яшь кенә бер ир килеп, товарны тотып карады, хакын сорады. Гөлчирә тотлыга-тотлыга мут елмайган иркәйгә җавап бирде.
– Моны киеп карарга мөмкинме? Тукымасы сыйфатлыга охшаган. Тегелеше дә яхшы. Үлчәме дә туры килсә – алам! – диде иркәй.
– Белмим инде. Монда ничек киеп карарсыз икән соң? Кеше күп бит, – дип җавап бирде Гөлчирә.
– Монда түгел инде. Юл буенда минем машина калды. Шунда барыйк та, киеп карармын, – диде үзен “Юра” дип таныштырырга өлгергән егет.
Гөлчирә нәрсә эшләргә дә белмәде. Ул киңәш сорарга, янәшәдә басып торучы көнбагыш сатучыга карады. Анысы астыртын гына елмаеп тора иде. Гөлчирәнең үзенә караганын күргәч, күршесе белән гапь корды. Кызның икеләнүе көчле булса да, таныш булмаган ир артыннан иярмичә булдыра алмады, чөнки иркәй сатыласы чалбарны кулына алып, чыгу ягына атлый иде инде.
– Минем машина тукталыштан ерак түгел, әнә тегендә тора, – дип сөйли-сөйли атлады ир.
Чынлап та, тукталыштан ерак түгел бер машина тора иде. Юра машина янына барып җитәрәк адымнарын тизләтте. Гөлчирә, чак кына артта калса да, килеп җиткәндә аның әйткән сүзләрен ишетеп калды.
– Менә, сиңа бер чибәр “кош” алып килдем. Очып киткәнче акчаңны бир, – диде Юра машина эчендәге кара сакаллы иргә.
Гөлчирә шул минутта үзенең гомеренең кыл өстендә торганлыгын аңлады. Ул кырт кына борылды да барлык көченә кире йөгерде. Юра борылып караганда ул инде, халык агымына кушылып, аның күз уңыннан югалган иде.
Өс-башын да алыштырмыйча үз ятагында уянып киткәндә Гөлчирә күпме йөгергәнен дә, ничек итеп тулай торак бүлмәсенә кайтып егылганын да хәтерләми иде. Шушы вакыйгадан соң ул, кешеләр арасына чыгарга да куркып, берничә көн бүлмәсендә бикләнеп ятты. Ә инде җир асты кичүенә ул башкача кермәс булды. Яшәр урынына урау юллар белән кайтты.
Шок хәле бераз үткәч, Гөлчирәгә тагын яңа эш урыны эзләргә туры килде. Тик бу юлы тиз генә эшкә урнаша алмады. Ул әти-әнисе янына авылга кайтып китте. Эшсез калганын, үзе белән булган хәлләрне берсенә дә сөйләмәде, белгертмәде. Якыннарына ул: “Ял бирделәр, шуңа кайттым”, – дип алдады.
Атна-ун көн узгач, кире шәһәргә киткәндә, ул әнисеннән тегү машинасын биреп торуын үтенде һәм, үзенең иске пальтосын сүтеп, аның тышлыгын да сумка төбенә салды.
Уфага баргач, көндез оешмадан-оешмага эш эзләп йөрде, кичләрен өйдә киеп йөри торган тапочкалар текте. Төн йокысын йокламыйча ул калын тукыманы лекало буенча кисте, кайчы тоткан бармаклары суелып бетте. Иртән торгач, күрше бүлмәдәгеләр кайсы-кая чыгып киткәч, тегү машинасы артына утырды. Тулай торакның озын коридорында тегү машинасының келтер-келтер эшләгәне ишетелеп торды.
Җылы һәм уңайлы аяк киемнәрен Гөлчирә тулай торактагы күршеләренә сатты. Ахирәте дә ярдәм кулы сузды – тапочкаларны үзенең таныш-белешләренә тәкъдим итте. Шулай итеп, Гөлчирә үзенә көн күрерлек акча эшләде.
Берникадәр вакыт узгач, Гөлчирәгә бәхет елмайды — җизнәсе үзе эшләгән заводның тегү цехына тегүче итеп урнаштырды. Кыз бик тырышып эшли башлады. Коллектив белән дә уртак телне тиз тапты. Ихласлыгы, ачык йөзле, мөлаем булуы ярдәм итте аңа.
Булачак бәхетен дә ул шушында тапты. Тегү машиналарын ремонтлаучы яшь егеткә кияүгә чыкты. Баштагы мәлне яшь гаилә тулай торак бүлмәсендә көн күрде. Инде Гөлчирә бәбигә узгач, ире ягына кайтырга булдылар. Авылда яңа тормыш корып, гөрләтеп дөнья көтә башладылар. Әлбәттә, моның өчен хәләл көч түгәргә, тырышып эшләргә, яшәргә кирәк иде.
Гөлчирәнең хезмәт кенәгәсендә төрле язулар бар: тегүче, идән юучы, каравылчы, сатучы, социаль хезмәт күрсәтүче. Ул кайда гына һәм кем булып кына хезмәт куйса да, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды.
Инде менә тагын яңа эш урынына күчәргә туры килде. Гөлчирә моңа һич көяләнмәде, чөнки ул белә: “Бер ишек ябылганда, Аллаһ икенчесен ача”...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев