Актаныш

ЯЗМЫШ: Рәнҗеш корбаны

Рәнҗеш – куркыныч әйбер. Әле әбиләрнең яшь чагында булган бер вакыйга турында кат-кат сөйләп, әни безгә моны гел искә төшереп тора. Аңа бу хакта үз әнисе елый-елый сөйли торган булган.

Узган гасырның 30нчы еллары булса кирәк. Илдә коммунизм төзелешенең иң кызган чагы. Бөек эшләргә акчаны кайдан алырга? Крестьяннардан, гади эшчеләрдән, билгеле. Ул чорларда продналог дигән салым төре кертелгән. Дәүләт казнасына тапшырырга акчаң җыелмый икән, азык-төлек бирә аласың. Үзеңә ашарга ризык каламы дип кызыксынучы юк. Авылларда ул мәҗбүри булган. 


Әбигә ул вакытта 25 яшьләр тирәсе. Сугыш башланырга әле 5-6 ел вакыт бар. Әмма тормышлар бик авыр. Чөнки сау булмаган улы белән ялгыз калган чагы. Ире Оренбург якларына эшкә киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый. «Белмим, үзе шулай теләгәнме, үтереп ташлаганнармы. Ләкин мин аны башка күрмәдем. Кемдер, урыс хатыны белән чуалып китеп, шунда төпләнеп калырга булды ул, дип тә сөйләп йөрде. Белмим, белмим...», – дип әби ул хакта артык ачылып китәргә яратмаган. Нишлисең, тормыш дәвам итә. Кечкенә хуҗалыгын берүзе өстери ул. Малаен аякка бастырасы да бар бит әле. Ләкин иң курыкканы эш түгел, ә бөкре Фәтхи. Ул – авылда продналог җыючы иң әшәке җаң иясе. «Алар, билгеле, авыл саен булган. Әмма моның кадәр үк кансыз түгелләр иде», – дип искә алган әби. 
Бер бөртек сарыгын Бәдриҗамал күз карасыдай саклый. Шушы арада менә-менә бәрәнләргә тиеш. Ул төнне көтә-көтә йокларга куркып гел уяу ята ул. Ниһаять, тилмереп көтелгән мизгелләр. Бәрәне уймак кебек кечкенә, төп-түгәрәк, үзе йомшак. Фәрештәләр бүләге! 


Ике-өч көн үтүгә авыл буенча шомлы хәбәр тарала. Бөкре Фәтхи йорт саен йөреп, продналог җыя башлаган. Бәдриҗамал сискәнеп куйды. Ходаем, нәрсә генә бирим икән шуңа дип күңеле белән «байлыгын» барлый башлый. «Йонга гына риза булыр микән? Әллә йомыркалар тутырып куйым микән?» Шулай уйланып йөргән арада җил капкасы кинәт ачылып китә. 


– Нәрсә, Бәдри? Ниләр белән сөендерәсең? 
Ялгыз хатын нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, тәмам куркып кала. Шул тынлыкта абзардан килгән сарык тавышы бигрәк каты яңгыраган төсле тоела аңа. Моны Фәтхи дә сизеп ала. Бөкресен тагын да катырак чыгарып, кечкенә генә лапаска иелеп кереп китә. Бәдриҗамал йөрәге дөп-дөп тибә. 


– Сарыгым бәрәнләде. Ашарга сорап кычкыра», – дип, гафу үтенгәндәй, акланырга керешә ул. 
– Ярар, бик әйбәт булган. Бүген сарык тапшыручылар булмады әле миңа, – ди-ди, сарыкны  өстерәп алып чыга
Бәдриҗамалның шушы минутта йөрәге өзелеп төшкәндәй була. Телсез, аңсыз кала. Сарыкның күзләрен күргәч кенә, айнып киткәндәй була. Фәтхи алдында тезләнеп кычкырып елый ук башлады. Аның ялварулары бөтен авылга яңгыраган, күрше-күлән, эшеннән туктап, һушы китеп тыңлап торган. «Калдыр сарыкны, бәрәне бераз үсә төшсен, соңрак бирермен», – дип елый ул. Фәтхи сүгенеп, аның өстенә төкергән дә, «тере продналогны» җилкәсенә күтәреп салган. Шул вакыт Бәдри аягына ябыша.


– Җибәрмим, теләсә нәрсә эшлә!
 Тик файдасыз. Бөкре булса да, көче бар ир затының. Тибеп кенә җибәрә ул аны. 
Ятим бәрәнне саклап калыр өчен авыл буйлап, бер чокыр сөт эзләргә чыгып китә Бәдри. Башта кызганып бирәләр, тик көн саен кем шулай зурласын? Бер атнадан теге йомры йомшаккае ачлыктан тырмашып җан бирә. «И, Ходаем, шушы бәрән кебек теге Фәтхи дә тырмашып үлсә иде», – дип рәнҗи ул җан ачысы белән.


Сугыш башлангач, авылда эшкә яраклы бер ир дә калмый. Өйдә калу бәхете балаларга, картларга һәм бөкре Фәтхигә генә тәти. Нишлисең, шулай яратылган зат. Ул елларда җәйләре кызу, кышлары бик салкын килгән. Ике авыл арасы ерак булмаса да, караңгыда юлга чыгарга курыкканнар. Бөкре Фәтхи андый вак-төяккә игътибар итә торган кеше түгел. Аны җен дә куркытмый. Буранлы көнне кинәт нидер исенә төшеп, күрше салага чыгып китә ул. Тик ул төнне кире әйләнеп кайтмый. Хәер, аны махсус эзләүче дә булмый. Буран туктагач кына, йомышы төшкән авылдашлар ике арада йөри башлый. Бер-ике көн узды микән, берәр атна микән, билгесез. Бөкре Фәтхи табыла. Ике авыл арасында Оет тавы бар. Юлны кыскартам дип, шуның аша гына кайтмакчы булган, күрәсең. Тик тау биек, кар шома, буран көчле. Шунда менә алмыйча, тырмашып үлгән. 30 градус салкында кәкрәеп каткан гәүдәсен генә табып алалар. Өшегән бармакларын кыргый хайваннар кимергәләгән, күзләрен чукыганнар. Болай ташлап калдырып булмый инде дип, өенә дә алып кереп тормыйча, авыл зиратына шул килеш җирлиләр.


 Бәдриҗамал әби үлгәнче шул хакта елап сөйли торган булган, хәзер бу сүзләрне әни кабатлый. Бигрәк куркыныч чорлар, кешеләре дә шуңа күрә кырыс булгандыр инде...  



Люция НОТФУЛЛИНА

Чыганак: "Сөембикә"

   

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: