Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Язучылар яңа җитәкче сайлады (ФОТО)

Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае булып узды. Монда берлекнең соңгы 4 елында башкарылган эш-гамәлләре тикшерелде, ике корылтай арасында узган әдәби чаралар барланды. Чараның төп вакыйгасы - иҗади берлеккә яңа рәис сайланды. Делегатлар үз араларыннан дүрт кандидантны тәкъдим итте: Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла, Рифат Сәлах һәм Данил Салихов. Шактый кызу, кызыклы...

Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае булып узды. Монда берлекнең соңгы 4 елында башкарылган эш-гамәлләре тикшерелде, ике корылтай арасында узган әдәби чаралар барланды. Чараның төп вакыйгасы - иҗади берлеккә яңа рәис сайланды.

Делегатлар үз араларыннан дүрт кандидантны тәкъдим итте: Илфак Ибраһимов, Ркаил Зәйдулла, Рифат Сәлах һәм Данил Салихов.
Шактый кызу, кызыклы бәхәсләрдән соң, аеруча күп тавыш белән Данил Салихов Татарстан язучыларының лидеры итеп сайланды.
Тавыш бирүдә барлыгы 231 бюллетень катнашкан, шуның 132 се Данил Салихов өчен тавыш биргән, 63 кеше Илфак Ибраһимовны сайлаган. Егермедән артык тавыш Ркаил Зәйдулла исәбендә һәм дистәгә якын кеше Рифат Сәлахка тавышын биргән.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/58870-yazuchyilar-yaңa-җitәkche-sayladyi-foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев